«Лаеклылар» – лаекмы?

«Лаеклылар» – лаекмы?

26нчы апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган Туган тел бәйрәме үтте. Гадәттә, һәр ел шушы көндә аның исеменә лаек булган бүләк ияләренең исемнәре һәм аларның башкарган хезмәтләре тәгаенләнә. Быел 10 кандидат арасыннан дүрт шәхеснең бу дәрәҗәле исемгә лаек булуын күрдек.
Бу дәрәҗәле бүләккә лаек булучылар арасында һәр ел саен нинди дә булса аңлашылмый торган сәерлекләр булып тора. Быелгы лауреатлар арасында, халык белгән шәхесләр юк кебек күренде. Дүрт лауреат арасыннан берсенең генә исемен ишеткәнем бар иде. Элеккеге елларда, бу дәрәҗәле исемне татарча язган язучыларга бирәләр иде. Хәзерге вакытта шундый дәрәҗәле исемнең татарча сөйләшә дә белмәгәннәргә, исеме күпләргә таныш булмаганнарга бирелүе – сәер булып күренмиме икән? Соңгы елларда, бу дәрәҗәле бүләкне язучыларга караганда рәсем ясаучылар, хәтта хорда җырлаучыларга кадәр өләшә башладылар. Лауреатлар арасыннан берсе, нинди хезмәтем өчен шундый дәрәҗәле бүләкнең бирелүенә үзе дә ышана алмыйча торуы турында әйткән иде. Минем күзлектән караганда, быел бу бүләк, һичшиксез, татарның күренекле язучысы, данлыклы романнар авторы Рафис Корбанга бирелер, дип өметләнеп торган идем. Үзенең авылдашы, милләттәшебез, кыю, данлыклы разведчик Әхмәровның хезмәтләрен таныта алган китаплары, безнең милләтнең горурлыгы булып саналуга лаек түгел микәнни?
Бу дәрәҗәле бүләкнең кемнәргә бирелүе турындагы Указда менә ничек язылган: «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге турындагы Республика Президенты Указында: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятын һәм милли мәдәниятны үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә», – дип язылган бит, югыйсә.
Бу Дәүләт бүләгенең җәмгыять тарафыннан киң танылган күренекле кешеләргә бирелүе турында әйтелгәнен кабатларга туры килә. Болай булгач, бу бүләкнең Указда әйтелгән таләпләргә туры килгән язучыларыбызга бирелмәвен ничек аңларга икән? Канунсыз кануннар, вертикаль законнар белән яшәгәч, кемнәргәдер шулай булуы хәерлерәк була торгандыр дип уйларга кирәктер.
Рәфкать ИБРАҺИМ
Казан шәһәре

Комментарии