Ялган сәясәт коткысы

Көн саен радио һәм телевизордан 1939 елгы Сталин башлаган сугышны искә алганда, җитәкчеләр һәм аларның иярченнәренең яшь буынны империянең ялган сәясәте белән агулауларына йөрәгем әрни.

Кайда сез, сугыш чоры балалары? Оныттыгызмыни дөньяда бер халык та кичермәгән ул авыр елларны? Без кичергән ачлык еллары, бетләп, шешенеп үлүләр…

Фронтка ярдәмгә дип, соңгы бәрәңгегә хәтле алып чыгалар иде. Ә үзебез үлән, агач кайрысы белән тукландык. 6-7 яшьтән арба-чана тартып, 13-14 яшьтә колхозда төннәрен дә эшләдек. Иманым камил, әгәр депутатлар без күргәнне бер генә көн кичерсә, телевизордан ул еллар турында алай җиңел сөйләмәсләр иде. Безнең, сугыш чоры балаларының, ни гаебебез бар? Ни өчен әтиләребезне алып китеп үтерделәр?!

Ул сугышны Гитлер түгел, ә 1939 елны Сталин башлады. Мин шахтада күп халкы белән эшләдем. Тормыш тәҗрибәм зур. Миңа хәзер 75 яшь. Сугышта катнашканнар саны арта бара. Хәзерге “сугыш ветераннары” 5 яшьтән яу кырына китмәгәндер бит?! Сугышта булганнар күптән үлеп бетте инде. Шулай берсендә бер “фронтовиктан”: “Син кайсы фронтта булдың?” – дип сорадылар телевизорда. Ә ул кайсында булганын белми. Мондый мисалларны күп китерә алам. Мин эшләгән шахтада Василий Дьякин исемле “фронтовик” бар иде. Бик ялкау, сәрхуш. Аның бөтен күкрәге значок белән тулы. Шулай бер мәҗлестә аннан кайсы фронтта булуын сорадым. “Тәфкил, фронтның ни икәнен белмим дә. Тере немец күрмәдем. Без үгезләр төяп, аларны ит комбинатына озата идек. Кыскасы, ит, хатыннар, самогон”, – дип сөйләп китте. Менә ул да “фронтовик”.

Без, сугыш чоры балалары, Василий кебекләргә караганда, ул чорда фронтка күбрәк файда китердек. Хәзерге фронтовикларның 98%ы Василий кебекләр.

Тел турында да языйм әле. Телсез милләт була алмый. Татарстанда мәктәпләрдә дәресләрен кыскарталар. Киресенчә, рус мәктәпләрендә дә телен өйрәнүне мәҗбүри итәргә кирәк. Безнең авыл төньяктан тау итәгенә урнашкан. Анда болай дип язылган: “Слава погибшим героям!” Әйтик, Татарстандагы рус авылының тау битенә болайрак язганнар дип күз алдына китерегез әле: “Сугыш корбаннарының урыны оҗмахта булсын!” Болай язуны оештырган кешене я атарлар яки 58нче маддә буенча (“За антисоветскую агитацию”) кимендә 10 ел бирерләр иде. Телне саклап, чын булып яшәү үзебездән генә тора. Моның өчен сайлауларда теләсә кемне сайларга ярамый. Аларга милләт кирәк түгел. “Динем өчен түгел, көнем өчен”, – дип кенә халык җилкәсендә утыралар. Яшьләрне үз телебездә укытырга кирәк.

Без, шул чор балалары буларак, сугышта кайсы ил җиңгәнен төгәл беләбез. 60нчы елларда шахтада бер чын фронтовик – Петр Литвинов белән эшләдем. Ул коточкыч югалтулар турында сөйләде. “Бервакытта да беркемгә ышанма. Бу сугышта без җиңмәдек, киноларда, газета-журналда да сугыш турында барысы да ялган. Әгәр Америка ярдәм итмәсә, немец 2-3 айда Мәскәүне ала иде. Безнең армия ач-ялангач, коралсыз булды. Күпме кеше үлгәнен бер Алла гына белә”, – дигән иде ул миңа. Әсирлектә, сугышның үзендә, Сталин төрмәләрендә, ачтан шешенеп үлгән балалар – һәммәсен санасак, кимендә 100 миллион халкын югалтты. Җиңү шундый буламы?! Җиңелүчеләр ничек яши дә, җиңүчеләр ничек яши?! җиңмәде, җиңелде. Әле ничек кенә җиңелде.

Хөрмәтле сугыш чоры балалары, без инде олы яшьтә. Әйдәгез, балаларыбызны, оныкларыбызны чын татар кешесе итеп тәрбиялик.

Тәфкил НУРГАЛИМОВ.

районы, Югары Ушма авылы.

Кечкенә тарих

Коммунистлар партиясе, аның җитәкчесе Сталинның кайбер изге эшләре, халык өчен ничек тырышуы турында үземнең истәлекләр белән уртаклашырга уйлыйм.

Ару гына яшәп ятканда колхозлашу башланды. Анда керергә теләмәгәннәрне пыран-заран китереп, йортларын һәм башка әйберләрен сатып, үзләрен Архангельск яки Свердловскига озаттылар.

Безнең әти берничә авылдашы белән үз атларына утырып, каядыр чыгып качканнар. Алар качкынга әйләнгән, урманда яшәгән.

Шуннан күп тә үтмәде, каяндыр “халык дошманнары” калыкты. Бик күп генерал, командир, язучы һәм башка күренекле кешеләрне аттылар, төрмәгә яптылар.

Безнең Чабаталы авылыннан өч “халык дошманы” чыкты. Берсен шул ук көнне аттылар, икесе ун ел утырып кайтты. Боларыннан соң чиркәүләрне җимерергә, мәчет манараларын аударырга тотындылар.

Гел тик тора белмәдек. Сталин указы белән көнчыгышка, Хәсән күле буена, Япон самурайлары белән сугышырга киттек. Испаниягә дә барып сугыштык. Алласызларны яклап, 1939 елны финнар белән дә бәрелешеп алдык. Үзебез башлаган идек, солых төзеделәр, ахрысы. Бездә җир беткәнмени?! Финнарның җирләре болай да күп түгел. 1941 елның 22 июнендә Ватан сугышы башланды. Гитлер армиясе бер каршылыксыз Украинаны алды, 30-40 градус салкын булмаса, Мәскәүсез дә калыр идек. Исем китә: шундый зур дәүләт фашистларга бирелеп торсын инде?! Аңлашылмый. Солдатлар бәрабәренә, корбаннар хисабына җиңдек. Безне эстоннар да, украиннар да яратмый. Чөнки Балтыйк буе халыкларын “халык дошманнары” итеп чучка вагоннарына төяп, Төньякка озаттылар. Сталин 1932 елны Украинаның ярты халкын ачтан үтерде. Ярый сугыш бетте – “җиңдек”. Үзем дүрт мәртәбә яралы булгач, сугыш беткән елның азагында кайттым. Миңа 10 килограмм паек бирделәр. Район үзәгеннән җәяү барып алдым. Күпләр авырып мәрхүм булган. Канцеляриядә ит, май, йон, йомырка агенты – заем җыялар.

Пленда булганнарны Төньякка озаттылар. Сугыштан исән чыгып, монда 2 килограмм арыш белән тотылып байтак дусларым, яшьтәшләрем төрмәгә эләгеп, кире кайтмадылар.

Фронтовик Мәҗит МИФТАХОВ.

Яр шәһәре.

Сталин безнең беләнме?

“Сталин безнең беләнме?” дип исемләнгән телетапшыруны карагач йөрәк кысылды. Әйтерсең миллионнарча корбаннарның нахакка рәнҗетелүләренә гаеплемен. Алай гына түгел, аларны онытып, күңел каралып, йөрәк мәңгегә тупасланыр кебек. Нишләдек соң әле без? Нигә үзебезне белгәннән бирле беренче урында идеаллар, ә кеше гомере һәм бәхете аннан соң? Халыкларны “бәхетле” итү тарихына күз салыйк.

Кырымда әби патша чорындагы рус оккупациясенә кадәр 5 миллионлап мөселман яшәгән һәм 1554 мәчет булган. Үтереп һәм исәннәрен Себергә җибәреп, ул халык 3 миллионга гына, мәчетләр 700гә генә кала. 1920 елда большевиклар бу мәчетләрне дә яба, ә халыкны ачлыкка дучар итә.

“Известия” газетасында (1922, 15нче сан) иптәш Калининның Кырымдагы ачлык турындагы докладыннан: “Гыйнварда ачлыктан интегүчеләр саны 302 мең 90, шуларның 14 мең 413е үлә, мартта бу сан инде 379 меңгә җитә, үлүчеләр саны – 12 мең 754. Июньдәге сан – 392 мең…”

1946 елда Кырымдагы халык саны 500 мең генә кала, алары да Сталин тарафыннан сөрелә.

– Кавказда 800 мең чечен, 300 мең карачай һәм 250 мең калмык “халык дошманы” буларак сөрелә. Мәчетләр җимерелә һәм алар урынына терлек асрау урыннары, кинотеатрлар, партия штаблары һәм клублар барлыкка килә.

– 1932-33 елларда ачлыктан 3 миллионлап халык кырыла. Ачлыкның сәбәбе уңыш булмауда түгел, ә булган уңышны көчләп алып (продразверстка), Кытайга җибәрү.

Сталин режимының канлы статистикасы моның белән генә бетми. 1935-38 елларда һәм 1945-50дә миллионга якын кеше юк ителә. Ә берничә миллионы көч кулланып сөрелә. 1940 елның 5 мартында 25 мең 700 поляк зыялысына Сталин шәхсән үзе үлем карарына имза куя. 14 мең 700 хәрби әсир һәм 30-40 меңләп тоткын үтерелә.

Тарихчылар җәзаланган, сөрелгән һәм ачлыктан үлгән корбаннар саны 8-20 млн дип атый. Боларның төгәл санын әйтеп булмый, чөнки Совет чорында һәм бүген дә рәсми саннар игълан ителмәде. Сталинның вәхшилеген бүген табылган йөзләгән туганнар каберлеге дәлилли. Гадәттә, НКВД тарафдарлары әсирләрнең үзеннән зур чокырлар казытып, аларны кабергә әверелдергәннәр. 1989 елда Советлар Союзында шундый бер каберлектә җәзалап һәм күмәкләп үтерелгән 80 мең кеше сөякләре табыла.

Нигәдер, бүген безнең игътибарны фашизм вәхшилегенә, аеруча яһүдләргә карата булганына юнәлтәләр. Ә Сталин режимының 10 миллионнарча корбанын оныттырырга тырышалар.

Арча үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл төзелде. “Наше дело правое – мы победим” дип язылган. Әйбәт сүзләр, тик ул сүзләр астында И.Сталин дигәне генә сагайта. Димәк, әле Сталин безнең белән.

Ф.ФАЗЫЛҖАНОВ.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Хөсетлек юньлегә илтми

Илфат энем, “Хөсетлек тамыры тирән” (2 декабрь, 2009 ел) дигән мәкаләңне кат-кат укып чыктым, кайбер фикерләремне сезнең белән уртаклашасым килә.

Мин дә “Россия” телеканалыннан Вольф Мессинг сериалын һәм аның турындагы документаль фильмны кызыксынып карадым.

Сталин чорында булган вакыйгаларга бары тик Сталинны гына гаеплиләр. Гаепләүче кешеләр барысы да шунда булган бит. Нигә аңа дөресен җиткермәгәннәр, үз киңәшләрен бирмәгәннәр? Сталин могҗиза иясе Мессингны Новосибирскига җибәреп, үлемнән саклап калган. Шуның өчен ул хөрмәткә лаек шәхес. Сталин үлгәч тә, Берия аны эзләтү чарасына керешкән. Бәхетенә, Берияне кулга алганнар. Ә хәзер? Радио, телевидение, интернет заманында да Медведев, , үз Президентыбыз да илдә барган вакыйгаларны күреп бетерә алмый. Нинди генә әшәкелек, вәхшилек эшләнми. Җитәкчеләр үз теләкләренә ирешү өчен пычрак юлга баса. Шулай инде, барысы да тарихны юк итәргә тырыша, үзләрен генә белдекле саный, алар гына дөрес юлдан бара, ялгышмый. Киләчәктә аларны да гаепләрбез микәнни?

“Ник дөньяда Русияне яратмыйлар? Ник аңа шикләнеп карыйлар?” – дигәнсез. Шикләнмичә, безнең киләчәк юк. Безнең халык үз-үзен хөрмәт итми, бер-берсенең тырнак астыннан кер эзли.

Журналистлар, суд әһелләре Президентының элеккеге матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга Минтимер Шәймиевне вафат дип ялган мәгълүмат таратуда гаепләп ябырылды. Президент алдында үзләрен күрсәтергә тырышалар, безнеңчә әйткәндә, “тәлинкә” тоталар. Әгәр Президент урынында булсам, Ирекне гафу итәр идем. Халыкта шундый әйтем бар: әгәр кешене вафат дип сөйләсәләр, аның гомере озын була! Үзе белән бергә эшләгән кешене төрмәгә яптыру (вакытында яхшы кеше булган бит!), минемчә, Президентыбызны бизәми. Киләчәктә ул моның өчен үкенер дип уйлыйм. Шәхсән үзем аны коткарыр идем.

Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдиновлар ничек җинаятьче булсын?! Милләт өчен көрәшкән һәрбер кешене төрмәгә утырта башласалар, бөтен Татарстан халкын төрмәгә ябарга туры киләчәк бит! Юкка гына татар бер-берсен ашар, димиләр. Югарырак урыннарда эшләүче татарлар миннән өстен чыкмасын дип, бер-берсенең башларына сугып кына торалар. Руслар, киресенчә, ничек тә бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша. Нишлисең, халыкның игътибарын мөһим вакыйгалардан читләштерү өчен, вак-төяк эшләр белән шөгыльләнәләр.

Хөсетлек, көнчелек чирләре үземә дә кагылды. Мәктәптә укытканда, халык сорап, мине авыл җирлеге рәисе итеп сайладылар. Начар эшләмәдем, авылдашлар хөрмәт итте, районда алдынгылар рәтендә идем. Менә шуннан башланды хәлләр. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем көнләште. Чираттагы вакытында ничек итеп булса да аяк чалырга тырыштылар, кайберләрен миңа каршы котырттылар. Нәтиҗәдә, ике тавыш җитмәү сәбәпле, депутатлыктан төшеп калдым. Хәтта мине эшкә алмаска өндәүчеләр дә булды. Хак Тәгаләмә рәхмәтле! Эш урыныма кайтып, 40 ел укыттым. Бүген 9 мең алып, исән-имин яшәп ятам. Яхшы кешеләр күбрәк иде. Алар төшенкелеккә бирелмәскә өндәде. Зур рәхмәт үзләренә.

Ә теге кешеләргә Ходай һәрберсенә тиешле җәзасын бирде. Хәзер алар миңа үз моң-зарын сөйли, кемнәндер зарлана. Тыныч кына тыңлап торам да алардан бер башка өстен булуыма шатланам. Сөенгән, этлек ясаган кешеләрнең күбесе гафу үтенде.

Дөрес әйтәсең, Илфат энем. Кеше бәхетсезлегенә сөенергә ярамый. Киресенчә, булдыра алганча кешеләргә шатлык өләшергә кирәк. Бер-беребезне саклап, яклап, хөрмәт итеп яшәсәк иде.

Адресым редакция өчен генә.

Комментарии