Төпкә чабалар

Төпкә чабалар

«Безнең гәҗит»тә (№40, 4 октябрь, 2017) «Татар баласы бакчада урыслаша» дигән мәкаләм чыкты. Әлеге язмада Чаллы шәһәрендәге 56нчы бакчаның 13нче татар төркемендә балаларның урысча гына аралашуы турында әйтелгән иде. Мондый вазгыятьне үзгәртү өчен бакчада татарча мультфильмнар күрсәтергә, барлык белем-тәрбияне татар телендә алып бару кирәклеге турында язган идем. Әлеге мәкаләне Татарстан җитәкчеләренә дә җибәрдем. Җавап хаты Чаллының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.В. Кашаповтан килде.

Хатта, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларындагы татар төркемнәре күп төрле методик кулланмалар белән тәэмин ителде, 56нчы бакчаның 6 төркемендә белем бирү татар телендә, диелгән иде.

Чыннан да узган уку-тәрбия елында кызым Илдинә йөргән 56нчы бакчаның 13нче татар төркемендә тәрбия-белем татарча методик кулланмалар ярдәмендә бирелде. Быел ни күрәбез? 19нчы октябрь көнне кызымның татар төркемендә булдым. Шунда тәрбияченең урысча методик ярдәмлек белән дәрес бирүен күрдем. Аның әйтүенчә, әлеге мәктәпкә әзерлек төркеме татарча методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителмәгән, шуңа күрә дәресне ул урыс телендә алып барырга мәҗбүр икән. Димәк, республикада мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен татарча методик кулланмалар чыгарылмый булып чыга.

Н.В. Кашапов хатында, балалар бакчаларында татар язучыларының әсәрләре, татар халык әкиятләре, урыс язучыларының тәрҗемә ителгән әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар күрсәтелә, дип әйтелгән.

20нче октябрьдә 56нчы бакчада татар телендә бик матур музыкаль әкият күрсәттеләр. Аны бакчаның татар төркеменә йөрүче балалар куйды. Мин шунда чакырулы идем. Әлеге тамашадан соң 13нче татар төркеменә керсәм, чарада катнашмаган балаларның урысча мультфильм карап утыруын күреп алдым. Моны ничек аңларга? Димәк, татар төркемнәре балалар кызыксынып карарлык заманча мультфильмнар белән тәэмин ителмәгән булып чыга. Ә ул Н.В. Кашапов хатында әйтелгән мультфильмнарны 2-3 яшьлек балалар гына яратып карый бит.

Дөрес, Мәгариф һәм фән министрлыгы узган ел «Фиксиләр»не татарчага тәрҗемә иттерде анысы. Ләкин 13нче татар төркеменә йөргән балалар ул мультфильмнарны 4-5 яшьлек чагында ук урысчасын карап, ятлап бетергән иде инде. 6-7 яшьлек балаларга күрсәтер өчен яңа чыккан заманча мультфильмнар кирәк. Андый мультфильмнарны даими тәрҗемә итү һәм үзебезнекен булдыру өчен акча бүлеп бирелми, күрәсең.

АБОРИГЕННЫҢ ХӘЛЕ БЕЗНЕКЕННӘН ЯХШЫРАК

Гаҗәп инде, Республикабыз, Президентыбыз була торып, Татарстанны нигезләгән милләтнең телен сакларга акча табылмый. Шул сәбәпле безнең хәлебез кайбер илләрдә яшәүче аборигеннарныкыннан да яманрак, ахрысы.

Цивилизацияле илләрдә дәүләт программалары төзеп, аборигеннарның телләрен саклыйлар һәм үстерәләр. Ул программаларның кайберләрендә доминант, ягъни өстенлекле булып торган телне абориген балалары тәрбияләнүче бакчаларда һәм башлангыч мәктәпләрдә укыту бөтенләй каралмаган. Башта абориген милләт баласы ана телен ныклап үзләштерә, аннары гына, акрынлап, төп дәүләт телен өйрәнүгә күчә.

Бакчага килгән татар баласына тырышып-тырышып урыс телен өйрәтергә керешүләре турында биш ел элек үк «Безнең гәҗит»тә (№2, 18 гыйнвар, 2012) язган идем. Бу һаман шулай дәвам итә. Мондый күренеш, татар баласының урысча гына аралашуына бер сәбәп булып тора. Шуңа күрә бакчалардагы татар төркемнәрендә аборигеннарның ана телен өйрәнү методикасын файдаланырга кирәк.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН

Чаллы шәһәре

Комментарии