Киләчәкне ни көтә: каргышмы, догамы?

Киләчәкне ни көтә: каргышмы, догамы?

«Думада яңа «спектакль» премьерасы узды…» (19 сентябрь, 2012 ел)дигән мәкаләм чыкты. Мин анда ни өчен «Гадел Русия» фиркасе депутаты Геннадий Гудковның мандатын алулары хакында үз фаразларым белән уртаклашкан идем. Интернет сәхифәбездә бу уңайдан кечерәк кенә бәхәс тә булып алды: янәсе, безгә мондый язмалар кирәкме, түгелме? Бу виртуаль әңгәмәбезнең бер өлешен кәгазь укучылар игътибарына да тәкъдим итәм:

Атаман: Эт өрә, бүре йөри, Искәндәр дус! Безнең монда тел көрмәкләндерүнең поты бер тиен!

И.Сираҗи: Дөрес уйламыйсың – татарның үз сәяси фикере булырга, аны матбугат формалаштырырга тиеш.

Арчалы: Яхшы, татарның үз сәяси бик матур фикерләре бар ди. Урыс әйтмешли, «а дальше то что?» Безгә берәү заманында сәяси фикер генә түгел, ә кемгә күпме кирәгенчә суверенитет та «бүләк» иткән иде…

Шулай итеп бәхәсебез «язудан файда бармы, юкмы?» дигән темага кереп китте. Ул әңгәмәне кирәк кеше тулысы белән сайттан укый ала, ә мин хәзергә үз фикерләрем белән уртаклашып алам.

Бәлки, сәяси язмаларны укырга авыр һәм алар бөтен укучыларыбызга да кызык та түгелдер, әмма, минемчә, татарның сәясәт өлкәсендә дә, икътисадта да, тормышыбызның башка өлкәләрендә дә үз фикере формалашкан булырга тиеш. Ә бу фикерләрне тудыручы һәм халыкка җиткерүче – ул матбугат.

Бер караганда, сәясәт белән шыплап тулган урыс матбугаты да җитәрлек, теләгән кеше рәхәтләнеп укысын кебек. Сәясәт нишләтсәң дә, нинди телдә язсаң да шул сәясәт инде ул! Ләкин юк шул, ялгыш фикер – сәясәтнең дә милләте бар. Әйтик, шул ук урыс телле матбугат, хәтта татар мәнфәгатен яклап үз сүзен әйтсә дә, ул татар фикере булмый. Чөнки татар телендә түгел. Әгәр без сәясәт, икътисад, фән-техника, медицина, мәгариф һәм башка өлкәләрдә үзебез фикер йөртмичә, моны башка телле кемсәләргә калдырабыз икән, милләтебез деградациягә биреләчәк, аңгыраячак. Нәрсә, татар абзарындагы терлегенең тизәген җыеп, бакчасындагы бәрәңгесенең кортын чүпләп кенә яшәргә тиешме? Аның телендә инде бары тик иген үстереп, мал үрчетеп Мәскәүгә ничә миллион тонна тапшыруыбыз хакында гына сөйләшергә ярыймы?

Мәскәү Кремленең күптәнге хыялы – татар һәм башка кавемнәрдән тыңлаучан коллар ясау. Моны әле Аксак Каратун исеме белән кереп калган архиепископ Лука Конашевич моннан 250 еллар элек үк башлаган. Ул татар телендә белем бирү системасын бетерү, укытуны бары тик урыс телендә генә калдыру идеяләре белән чыга. Чөнки белә: үз телендә фикер йөртә белмәгән кеше, ул инде бөтенләй үк татар булмый. Тик тормышның күп өлкәләреннән хәбәрдар булмаса да, бу бәндә иген игәргә, империя өчен сугышларда үләргә, салым түләп, казнаны тулыландырырга ярый.

Ул чакта татар мәдрәсәдә бары тик башлангыч белем алу хокукына гына ия була, милләт хадимнәре бу чикләрне бетерү өчен тырыша. Ә бүген, XXI гасырда, без балаларыбызны башлангыч сыйныфларда гына булса да татарча укыту бәхетенә ирешү өчен көрәшәбез. Моны хәтта экс-президент Минтимер Шәймиев әйткән иде – имеш, җитә. Баштарак бу фикергә теләктәшлек белдерсәм дә, соңыннан аңладым: бу татарны сату, кухняда гына сөйләшерлек телле, тирес түгәргә генә җитәрлек фикерле дәрәҗәгә калдыру. Гади генә итеп әйткәндә, Мәскәүгә нефть табып, «КамАЗ»ясап, иген үстереп ятучы кол итү, ә урыс агае бездән килгән акчага чиркәвенең гөмбәзен алтынлармы? Болай да инде бер «Татнефть» кенә елына Мәскәү казнасына 350 миллиард акча кертә, ә Татарстанның бюджеты 120 миллиард сум чамасы була. Үзебез биргән акчаны Мәскәү Кремленнән ялынып, милли мәнфәгатьләребездән баш тарта-тарта ялагайланып алабыз. Горурлык мәсьәләсендә татарның инде сөйләшерлеге калмады, ичмасам, фәлсәфә өлкәсен булса да калдырып торыйк. Килер бер көн, милли идея янә күтәрелер, шул чакта матбугатыбыз тәрбияләгән берничә хөр фикерле чын татар кешесе ярымайлы, яшелле-кызыллы байрагыбызны күтәрерләр. Юк, фикердән баш тартырга ярамый әле безгә – татарны аңгырайту хакында сүзне башкача алып бармыйк!!!

***

Инде язуның файдалымы, юкмы икәненә килик. Кемнәрдер файдасыз дияргә тырыша, ә мин әйтәм, файдалы дим. Файдасыз дип сөйләшүчеләргә бер тәкъдимем бар: әйдәгез газетабыз битләрендә үзегезне бер кат «сүтеп җыям» – күңелле булырмы икән? Хәтта югалтыр әйберсе булмаган гади кешедән дә таныш-белеш, дус-иш, туган-тумачасы көләчәк. Беркемнең дә кеше көлдерәсе, ким-хур буласы килми.

Ә инде сүз дәрәҗәле кәнәфиләр биләгән кешеләр хакында булса, бу язма алар өчен күпкә куркынычрак. Чөнки, гади авыл агаеның югалтыр әйберсе юк – йөзенә кызыллык кына килә, ә кәнәфи биләүче түрә абзыйның югалтыр әйбере байтак. Әйтик, шул ук кәнәфиен югалту куркынычы да юк түгел. Әйе, бер язганнан алып атмаслар, көләрләр генә, икенче язганда бармак янарлар, өченчесендә тавыш күтәрерләр, дүртенчесендә өстәл төеп сүгәрләр… Нәтиҗәдә, тәнкыйтькә дучар булган түрә төзәлү юлына басарга мәҗбүр булачак һәм күп очракта ул баса да. Менә ни өчен минем мәкаләләр бер үк исем астында номерлап әллә ничәү чыга! Әгәр икенче мәкаләдә туктаганмын икән, димәк, түрә төзәлү юлында, аңа бераз вакыт бирергә кирәк. Кайберләрендә өчәр-дүртәр мәкалә кирәк була, нәтиҗәдә ул да бөгелә. Чөнки язган саен мәкаләңне һәм аңлатмалар таләп иткән ике җөмләлек хатыңны югарырак даирәләргә җибәрә торгач, тегеләр туялар һәм гаепле түрәчекнең «арт сабагын укыталар», бары тик иң югарыда торучы түрәләргә һәм аларның туганнарына гына теш үтмәскә мөмкин. Иң югарыларга үзләре хакындагы язмаларны яраннары күрсәтми. Чөнки «хуҗа»ның кәефе кырылырга мөмкин, ә бу исә үз чиратында куштаннарның сыртына күсәк булып төшәчәк. Чөнки «хуҗа абзый»ның хаталары, эшләп бетермәгән эшләре барча гаепләре өчен аның кул астындагылар гаепле була. Шуңа да алар «хуҗа»ны «сүз ирегеннән» нык саклыйлар.

Әмма бу язганнар да эзсез калмый. Бер зур түрәнең әйткәне бар: «Сезнең ул газеталарыгыз әрәм булмый, тиешле җирләрдә папкаларга җыелып барыла һәм кирәк чакта тартып чыгарыла. Язмагызның нәтиҗәсе икенче көнне үк булмас, әмма кайчан да булса барыбер булачак», – дигән иде ул, түрәләрнең газета укымавыннан, без язган тәнкыйтьне күрмәвеннән зарлангач.

Гомумән, әйткән сүз – аткан ук, тотып алып булмый. Менә безнең язганыбыз да халыкка тарала, китапханәләрдә җыелып саклана… Кыскасы, турыдан-туры тәнкыйтьләнгән түрәгә зыян салмаса да, аның хакында халык фикерен тудыра.

Әле кайчан гына Лаеш районы хакимиятенә каныгып алдым. Газета битләрендә беренче мәкаләләрем, телеканалларда тәнкыйди репортажлар күренгәч, җирле ваграк түрәләр бик сөенделәр: «Кара әле, ул бит үзен «президент кешесе» дип кенә җибәрә иде, каршы сүз әйтергә курка идек, ә син тоттың да газета битләрендә, телевидениедә эт итеп сүктең. Буш сүзләр бугай ул аның «президент кешесе» булуы. Җыелышларда да шактый кәефсез була, мәкалә чыккан, репортаж узган саен җыен җыеп киңәшәләр. Димәк, сезнең сүзләр үзәкләренә үтә», – дип рәхмәт белдереп тордылар.

Күргәнегезчә, бу глава хакында инде фикер үзгәрде, аңа каршы дәшәргә дә мөмкин икәнен аңладылар. Әле район халкы да уянды –шикаятьләр юллый башлады. Ә үз мәнфәгатьләрен яклап шикаять яза алган халыкта әле өмет бар – ул яшәячәк.

Белмим, ни дәрәҗәдә хактыр, берзаман Азнакай районы хакимиятен «Яңа гасыр» телеканалы, «Акчарлак» һәм «Безнең гәҗит» газеталары «селкетә» башладык – главаны «эттән алып эткә салдык». Сүз Президент Миңнехановка ук барып җиткән, имеш. «Ярар, өч-дүрт ай торсын да, алып ташларбыз, халкы күкрәк киереп йөрмәсен әле», – дигән, имеш, Рөстәм Нургали улы. Чынлап та, районда хакимият алышынды… Менә тагын Азнакайда күз күрмәгән хәл – кеше хакимият каршында үз-үзен яндырды. Мөгаен, моны да күздән ычкындыру ярамастыр, ул бит тиктомалдан гына хакимият бинасына килмәгән һәм районның тикшерү комитеты да тиктомалдан гына аның соңгы сүзләре язылган хатын әнисенә дә күрсәтмичә саклап ятмый. Гәрчә, бу гамәленең законсыз икәнен белсә дә – анасы улының үзенә язган хатын укырга хакы бар һәм монда «тикшерү сере» була алмый. Әгәр бөтен матбугат белән ябырылсак, гаделлек җиңәр, хокук бозучы хокук сакчыларын урыннарына утырта алырбыз дип уйлыйм. Без моны бер башкардык инде – «Дальний» полиция бүлекчәсен хәйран гына селкеттек… Хәзер мин каләмдәшләремне Азнакай хокукчыларына һәм хакимиятенә игътибар юнәтергә өндим.

Ярар, тагын агымдагы эшләр фикерне бүлдерде, югыйсә, матбугатның көче белән мактанып кына алмакчы идем. Ә ул чынлап та көчле. Безнең бүген язып калдырганыбыз, иртәгә инде тарих булачак, ә 50, 60, 100 еллардан безнең мәкаләләр буенча бүгенге көндә яшәүчеләргә бәя бирерләр. Шул исәптән президент һәм премьер-министрларга, шәһәр мэрларына да… Әгәр 100 елдан ниндидер бер аспирант архивларда казынып, мәкаләләрне укып: «Татарстанның фәләненче президенты татар халкының ышанычын аклый алмаган, бары тик үзе һәм гаиләсе өчен генә яшәгән, республиканың бөтен байлыгын балаларына биреп бетергән», – дигән нәтиҗә чыгарса, аның оныкларына күңелле булырмы? Без, матбугат әһелләре, бүгенгенең «мирасын» киләчәк буынга илтүче дә, хәзерге вәзгыятьтәбәя бирүче дә. Киләчәк буын акыллырак һәм хөр фикерлерәк булыр, «тәлинкә тотучы» каләмдәшләребезнең фикерен бик исәпкә алмас дип өметләнәсе генә кала. Нинди хурлык, бүген яшәүчегә, әгәр йөз елдан соң аңа «пүчтәк» кеше иде, дигән бәя бирелсә!

Иң кызыгы шунда ки, бүгенге түрә вә түрәчекләр үткәннәр шәүләсеннән куркалар. Әле якын көннәрдә генә бер түрәчек белән киңәшмә кебегрәк мәҗлестә катнашырга туры килде. Шунда ул минем тәнкыйтьчеллегемә берничә тапкыр төрттереп алу җаен тапты. Әмма мин дәшмичә генә үземә төртмәле сүз әйттерүчеләрдән түгел, чираттагы тапкыр агаебыз «минем әле кайчан шулай усалланып өлгерүемне» сорап куйгач, җавап бирергә мәҗбүр булдым: «Сезнең бабай узган гасырның 20нче елларында минем бабайны «раскулачивать итеп» авылдан сөргәндә усалланып калынды, әле дә йомшара алмыйм», – дип куйдым. Агаебыз сер бирмәскә тырышса да, йөзе үзгәрде. Чөнки мин әле әбиемнән беләм, Гыйниятулла бабайларымны нәкъ менә аның бабасы авылдан сөргән булган. Ул моны үзе дә белә, әмма танырга теләми. ә фактлар усал – алар халык хәтерендә саклана, архив документларында да бардыр… Әле газета битләрендә дә урын алырга мөмкин.

Күрәсез, бабаларының 90 ел элек кылган гамәле, оныклары өчен бүген оят гамәл булып әйләнеп кайта. Ә безнең бүген язганнарыбыз тагын 90 елдан башкаларның оныкларына җәза булып килер! Шуңа күрә, бигрәк тә түрә-карага нәсел-нәсәбенең киләчәген дә уйлап эш итәргә киңәш итәм. Әгәр сине оныкларың каргап искә ала икән, миллионнар урлап калдыруың кирәк тә түгел – кеше яхшылыкка караганда яманлыкны күбрәк бәяли. Бүгенге күп кенә глава һәм министрларны, ил башларын киләчәк буын оныкларының догасы түгел, ә каргышы көтми дип кем әйтә ала? Мин моңа иман китермәс идем… Я, язган сүзнең әрәм китмәвен раслый алдыммы?

Оныкларыгызның сезне бары дога белән генә искә алуын теләп,

Искәндәр СИРАҖИ.

Киләчәкне ни көтә: каргышмы, догамы? , 4.5 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии