ХАКЛЫКНЫ КЕМНӘР ТАБАР?

«» нең 2011 елның 10нчы ( №31) һәм 24 август (№33) саннарында «» сәхифәсендә басылган «Буксир кирәк» һәм « Хәерчеләр үрчетәбезмени?» дигән язмаларны укыгач, фикер туды бит әле башта. Менә, афәрин дә инде бу безнең Илфат, мин әйтәм. Илдә барган хәлләрне дөрес итеп әйтеп, кемнәрнеңдер күзен ач әле син. Күбебез бит: «Миңа тимиләр бит әле дип, һаман читтә кала бирәбез, сүз әйтергә дә куркып, посып тик утырабыз. Ә илдә ни генә кылaнмыйлар да, кем-кемне алдамый, таламый, үтерми (Аллам сакласын!). Хаклыкны эзләп табып кара син аннан соң. Дөрес, мөселман кардәшләр авызыннан кайчак: «Аллаһ хозурына күчкәч була инде чын гаделлек, менә Ул чын дөреслек белән хөкем итәчәк», дигән сүзләрне ишетәбез-ишетүен. Тик үлчәүгә салып карасаң, андыйлар күп дисәк тә, дингә чын аңлау белән килгәннәребез аз шул әле. Пенсиягә чыккач кына намаз укып, ураза тотарга кирәк, диеп уйлаучылар, кызганычка каршы, ике адымның берсендә. Динебезне авыз ачтыру һәм сәдака бирүгә кайтарып-калдыручыларыбыз байтак әле бүгенге көндә. Яшәешебез безне ясаган Зат кушканча булмагач, әлбәттә инде, илдәге тәртипсезлеккә, алдау һәм хәерчелеккә ис китәсе юк. Алга таба да шулай барса, кая килеп төртелербез икән без? Череп таркалганлык соң чиккә җитеп килә. Яшьләрнең (кешеләрнең дип укысаң да ярый) тәртипсезлегеннән башлап түрәләрнең, чиктән ашуларына карасаң, башыңдагы соңгы кара чәчләрең агарырлык. Илфат энем проблемаларны күп санаган. Кабатлап тору кирәкмәстер. Тик бу хәлләрдән чыгу юлы бармы икән соң? Булса, нинди микән ул юл? Шуны күрсәтмәгән ул. Ә, бәлки, безнең тутыккан миләребезне бераз гына селкетеп, уйланып карарга кушуы булдымы икән аның? Бу проблемаларның чишелеше бары тик Аллаһта гына, ул кушканча – Исламча яшәүдә генә түгел микән? Бары тик Аллаһ кушканча идарә иткән чагында гына барлык кеше дә бертөрле шартларда яшәячәк, байлыгы да җитәрлек булачак, тәртип тә тиешенчә урнаштырылачагын Коръән, сөннәт буенча беләбез, инде Аллаһка ышанмаучыларга килгәндә, бу турыда алар да белә, чөнки болар турында тарих дәресләрендә өйрәтелә. Бабаларыбыз1400 елга якын яхшы шартларда яшәгән ич. Тик Ислам дигәч, күп кешенең чәчләре үрә тора, чөнки аны бозып күрсәтәләр. Аракы (ягъни хәрәм) җитештермәсәң, экономика алга бармый, кредит, ипотека сазлыгына (тагын хәрамга) батмасаң, фатир алып булмый, урлашмасаң баеп булмый дигән ялгыш фикерләр адәм балаларының башларына ныклап кереп утырса да, хаклык барыбер җиңәчәк, Аллаһ теләсә. Безгә дә хаклыкның җиңүен теләү кирәк түгел микән?

Сөембикә ханым.

.

 

Комментарии