Тормышны үзгәрткән «юк»

Галим Альберт Энштейн: «Миңа «юк» дип әйткән дусларыма рәхмәтлемен, чөнки ул эшләрне үземә эшләргә насыйп булды», – дигән. Минем дә булды андый дусларым. Мин дә аларга бик рәхмәтле. Бер дустымнан ике көнгә генә циркуляр пычкысын сорап торган идем. «Юк!» – диде. Уйга калдым. Мин бит данлыклы СХТда эшлим. Мастерскойны без кечкенә завод дип йөртәбез. Җитәкчеләр дә каршы килмәде, иптәшләр дә хупладылар гына, бер дигән итеп ясап куйдык без аны. Үзем өчен дә, күрше-тирәләргә дә, авылдагы туганнарга да файдасы тиде, Аллаһка шөкер.

Мастерскойда чынлап та алтын куллы егетләр эшләде. Якупов Айдар, Сәлимов Ринат, Кәримуллин Кәрим, Солтанов Илгизәрләрнең кулыннан килмәгән эше юк иде. Аларга борчаны алып килсәң, аны да дагалап җибәрерләр. Циркуляр пычкы ясаган өчен генә мактыйсың, димәгез. Алар үз эшләренең осталары иде. Хәзер инде төрле урыннарда эшләсәләр дә, күрешеп-очрашып торабыз.

И бу дөнья! Күз алдында үзгәрә бит. 360 кешегә эш биргән, шул кадәр үк гаиләне йортлы-җирле иткән «Сельхозтехника» да юк бит инде. Эшмәкәрләр яулап алган урыны гына шунда.

Басулар чәчелми – куак баса башлады. Балаларны укыту системасы аларны надан калдыруга юнәлдерелгән. Галимнәр дә чит илләргә китеп беттеләр. 30 еллап инде көнчыгышта космодром төзибез. Барып чыкмады, ахрысы. Шул урынга аэродром төзи башладык. Кая барабыз да, инде кая барып җиттек...

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы

Комментарии