Бездә – Казан кунаклары!

Бездә – Казан кунаклары!

Күңел чакыруларыбызны сизгәннәр диярсең, безнең Шубан төп гомуми белем мәктәбенә шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпова һәм Ленар Шәех кунакка килделәр. 16нчы март көнне мәктәбебездә үткәрелгән ул кичә «Синең бер тамчы караңа тулы кояш сыйган бит» дип исемләнгән иде. Бу көнне мәктәбебез малайлары һәм кызларының шатлыклары эчләренә сыймады. Шатланмаслыкмыни?! Мөхтәрәм шәхесләр белән аралашу үзе генә дә ни тора!

Без бу көнне танылган язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрапова һәм татар шагыйре, журналист, галим, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А.Алиш, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Миңнемөһим улы Шәеховлар белән очраштык.

Башта укучылар Йолдыз апа Шәрапованың һәм Ленар Шәехнең матур шигырьләрен сөйләделәр. Аннары сүз балаларның яратып укыган шагыйрәләре – Йолдыз апага бирелде:

– Рәхмәт шушылай җыелып килгәнегез өчен! – диде ул. – Мин инде мондый очрашуларда бик күп булганым бар. Алар һәрберсе менә шушылай яратып үткәрелә. Китап яраткан кешеләр җыелган монда. Әдәбиятны яраткан кешеләр. Моңа ничек сөенмисең?! Чөнки әдәбият дигән сүзнең тамырында әдәп сүзе ята. Менә бүген менә бу залда утыручылар – болар инде әдәп сагында торучылар. Ә балалар шушы әдәпләребезне, матур гадәтләребезне киләчәккә алып баручылар диеп ышанып кала алабыз.

Ул үзенең «Шәһри Казан» газетасында да эшләвен әйтте. Кырык эшен кырык якка ташлап, безнең янга ашыккан. Буш кул белән килмәгән, яңа гына табадан төшкән шигъри җыентыгын да алып килгән! Әлеге китап «Тәмле сүзләр» дип атала. Ул әле аудио китап та – телефон аша андагы шигырьләрне тыңларга да була! Җыентыкны Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган. Баш мөхәррире – Ленар Шәех.

Менә сүзне язучы Ленар Миңнемөһим улы алды.

– Укучыларның чыгышларын караганнан соң бездә милләтебез дәвамчылары – балаларга соклану хисләре туды! – дип башлады ул үзенең чыгышын. – Соңгы халык санын алу вакытында халкыбыз 600 меңгә кимеде дигән сан әйтелгән иде. Мин бу фикерләр белән һич кенә дә килешә алмыйм. Шушы бәйрәмнән соң да, без, киресенчә, артканбыз дигән уй килде башыма. Татар халкы һич кенә дә кимергә тиеш түгел, ә артырга гына тиеш!

Кичә барышында укучыларыбыз үзләренең яраткан язучыларына кызыклы сораулар да тәкъдим иттеләр. Кайберләрен сезнең белән дә бүлешик әле.

– Йолдыз апа, сез кем булырга теләгән идегез?

– Мин – кечкенәдән үк, 5нче сыйныфта ук, журналист булам һәм «Яшь ленинчы»да эшлим диеп, инша язган кеше. Ул инде, күрәсең, фәрештәнең: «Амин!» дигән сәгатенә туры килгән. Университетка укырга кереп, аннары «Яшь ленинчы» газетасында 29 ел эшләргә туры килде. Әгәр яңадан тормыш бирсәләр, мин нәкъ шушындый ук язмышны сайлап, шушы ук юлдан киткән булыр идем.

– Йолдыз апа, сез балачакта нинди идегез?

– Хәзер нинди – нәкъ шундый! Әзрәк юләррәк, хыялыйрак... Әгәр шундый булмасаң, ихлас булмасаң, ул балачак дөньясында моның хәтле озак яшәп тә калып булмый торгандыр. Әйткәнемчә, алтыда нинди – алтмышта шул!

– Йолдыз апа, гаиләгездә татар теле сакланамы? Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

– Гаиләбездә татар теле саклана. Балаларыбызның бишесе дә татар гимназиясендә укыдылар. Туган тел – шәфкатьле әни шикелле ул. Әгәр аның кадерен белсәң, ул синең кулыңнан җитәкләп, яктылыкка, яхшылыкка алып бара. Чөнки әни начар була алмый, әни начарлык тели алмый. Менә шуңа күрә балаларны татарча өйрәтүдән, татарча белдерүдән курыкмаска иде. Яшьләренә дә, дәү әниләргә дә – барысына да!

– Йолдыз апа, улыгыз шигырьләр язмыймы?

– Юк, аларның алай шагыйрь булабыз дип йөргәннәре юк. Ләкин Ядкәр улымның мәктәптә укыганда төрле конкурсларда катнашканы булды. Сөенеп әйтә алам: армиядә вакытында ул миңа шигырь белән хат язган иде. Бар инде күңелләрендә. Шагыйрь булмасыннар, тик матурлыкны күрә белсеннәр, кеше булып калсыннар, дигән уй белән үстердек инде без аларны. Шагыйрь булу мәҗбүри түгел, ә менә дөньяның матурлыгын күрә белү һәм аны күңелеңә салып, киләчәккә алып бару, балаларыңа бирү, чын кеше булу – менә анысы мөһимрәк.

– Ленар абый, шигырь ничек барлыкка килә соң?

– Шигырь туу күңелдәге халәткә, дөньядагы вәзгыятькә бәйле. Бүген күбрәк фәлсәфи шигырьләр языла, тормыш турында, яшәеш турында, дини характердагы фикерләр дә килеп керә. Бүген безнең төп таянычыбыз Аллаһы Тәгалә! Ул гына безгә булыша, ярдәм итә ала. Аллаһы Тәгалә барысын да хәерле кылсын инде.

– Йолдыз апа, барлыгы ничә китап яздыгыз?

– Барлыгы 19 китабым бар. Быел Татарстан китап нәшриятында ике яшьтән биш яшьлекләр өчен «Дельфинга хат» дигән китабым планга керде. Мин аны оныгыма бүләк дип саныйм. Безнең ун айлык оныгыбыз бар. Бүләк булыр диеп, шул яшьтәге балаларга эшләдем мин аны.

– Йолдыз апа, өлкәннәр өчен шигырь язып караганыгыз бармы?

– Бар. Минем «Ярый әле» һәм «Күңел кыңгыраулары» дигән китапларым өлкәннәргә адресланган. «Күңел кыңгыраулары» дигәне Сурая апа Вайнуллина тарафыннан рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Ә болай мин «Шәһри Казан»да юмористик шигырьләр язам.

– Йолдыз апа, язучылар арасында кумирларыгыз бар идеме?

– Төп остазым – Шәүкәт абый Галиев. Мин балачактан аның шигырьләрен сөйләп йөргән кеше. Монда килгәч, Шәүкәт абый белән аралашу һәм аның фатихасын алу бәхете насыйп булды. Шәүкәт абый – минем турыда «Ана шагыйрә», «Аналар шигырь яза» диеп, «Сабантуй» газетасында беренче шигырьләремне тәкъдим иткән кеше. Роберт абый Миңнуллин белән дә бик якыннан аралашып, аның кул астында «Яшь ленинчы», «Сабантуй» газеталарында эшләргә туры килде. Үзем дә бүгенге көндә каләм тибрәтүчеләргә ярдәм итәргә тырышам. Үземнең дә инде шәкертләрем бар.

– Ленар абый, авыл малаен Казан ничек каршы алды?

– Авылдан зур шәһәргә килү үзенә күрә бер стресс инде ул. Җиңел халәт түгел. Сагынасың, кайтасы килә, ләкин үз-үзеңне мәҗбүр итеп, шушы дөньяга чумасың һәм сабыр итә-итә ияләшәсең. Аннары инде шул мохитнең бер өлешенә әйләнәсең. Башта куркыта, аннары ияләшкәч, ничектер, рәхәт булып китә. Чөнки мәркәзебез Казан – ул безнең башкалабыз, татар дөньясы үзәге!

– Йолдыз апа, сез бер очрашуда тәрбиягә кыз бала алуыгыз турында сөйләгән идегез...

– Салтыкова Мария Романовнаны үстердек. Паспорт алгач, Шәрапова Әдилә Сиреневна булып, татар кызына әйләнде. Ул да татар гимназиясендә укыды. Кызыбызга быел 21 яшь тула. Русия хокук саклау академиясенең колледжын тәмамлады. Шундый чибәр, акыллы кыз булып үсеп җитте, Аллага шөкер. Сөенәбез аңа карап!

Кунакларны олылап, мәктәбебездә күп еллар башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән, соңгы елларда укучыларга әхлак нигезләрен төшендергән Әминә Габделбәр кызы Мөхәммәтҗанова сүз алды.

– Безнең мәктәп шуның белән бәхетле: коллективның яртысы ир-егетләр! Абыйлар укыткан балалар икенче төрле булалар. Мәктәпләргә ир-егетләр кирәк!

Без Йолдыз апагыз белән күптәннән таныш. Аның миндә бик күп китаплары бар. Ул – чын бала күңелле язучы. Ленар Шәех та безнең даими кунагыбыз булыр дигән өметтә калабыз. Кайчан килсәгез дә, без сезне чын күңелдән, ихлас күңелдән каршы алырбыз! – диде ул.

Шулай итеп, очрашу кичәсе ахырына якынлашты. Мәктәбебез китапханәчесе – Надия Наил кызы ерак юлларны якын итеп безгә кунакка килгән каләм ияләренә рәхмәт юллады. Алга таба да иҗат уңышлары теләде. «Балтач туфрагында тишелеп, гөрләп чәчәк аткан әлеге гөлләребез безнең очрашу истәлеге булсын!» – дип тапшырылган матур гөлләр нурлы йөзле кунакларыбызны тагын да балкытып җибәрде.

Мондый истәлекле очрашулар күбрәк булсын иде дип таралыштык. Аны оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтлебез.

Инсаф СӘЛӘХЕТДИНОВ,

Балтач районы Шубан төп гомуми белем мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Комментарии