Сабасы байларныкы булса да, түләүләр ярлыныкы

Бу язмам Байлар Сабасына кагылышлы. Исеме байларча булса да, анда байлар гына көн күрми. Ипотека, кредит түләп, баеп була микән? Төрле салымнар, төрле түләүләр дә бик күп. Яшьләргә эшләргә эш юк. Булганы да читтән килгәннәргә генә. Үз кешесе эш эзләп, чит районнарга чыгып китәргә мәҗбүр. Эшләп тә, еллар буе хезмәт хакын түләмәгән хуҗалар бар. Укысалар, үзләрен танырлар. Алган очракта да, ул акча юлга, бензинга, ашарга йә таксига китеп бетә. Читкә йөреп эшләүчеләрнең күбесе күп катлы йортларда яшәүче яшьләр. Аларның гомер буе ипотека түлиселәре бар. Аның өстенә төрле штрафлар да килеп кенә тора. Кибеткә генә кереп чыккан җиреңнән машинаңны эвакуатор күтәреп алып китә, «сау бул», дип каласың. Менә тагын чыгым – штраф түлисе.

Әйе, хөкүмәтне, халыкны талаучылар, миллионнар белән урлаучылар әле тумаган баласына да зур, иркен йортлар сала. Хезмәт хакының тиенен тиенгә ялгап, андый йортлар төзеп булмый шул. Күп катлы йортларда яшәүчеләрне район түрәләре ялкаулар дип мыскыл итмәсеннәр иде. Анда бит әти-әнисез үскән ятимнәр, гарип баласы булганнар, алган тиеннәрен даруга тоткан кешеләр дә яши.

Яшьләргә бик авыр. Балалар бакчаларына түләү зур. Һич югы, машина куя торган урыннарны бушлай итсеннәр иде. Халыкның юк акчасыннан үзара салым җыялар.

Хәрәм җыеп, исән-имин яшәп булмый, кайчан да бер чыга ул. Игелек кылып яшәүгә ни җитә соң!

ЗИЛӘ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Сабасы байларныкы булса да, түләүләр ярлыныкы, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии