Авылыма күпер кирәк

Әтнә районы, Казак Үртәме авылында туып-үсеп, чит төбәкләрдә яшәп ятучы хөрмәтле авылдашлар! Сезгә «Безнең гәҗит» аша авылдашларыгыз мөрәҗәгать итә.

Авылыбыз, Аллага шөкер, бөтенләй үк юкка чыгып бетмәде. Юлсыз, күперсез азапланып, «ыңгырашып» яшәп маташа. Зиратыбыз авылдан 400-500 метрлап читтә урнашкан. Ерак бабаларыбыз бу урынны бик уңышлы сайлаган – күтәренкерәк урында ул. Еллар узу белән авыл һәм зират арасында ике тирән елга хасил булды. Мәетләрне җирләү, зиратка дога укырга баручыларга бу елгалар бик зур мәшәкать тудыра – зиратка бик ерактан әйләнеп барырга туры килә. Яз-көз айларында бөтенләй дә керергә мөмкин түгел.

Авылыбыз аерым колхоз булып яшәгән вакытларда, язгы кар сулары агып беткәч, ике арадагы күпер һәр елны төзекләндерелә иде. Күперләрнең төзеклеген районыбыз җитәкчеләре дә контрольдә тотты. Җирләребез, болыннарыбыз да шул елгаларның икенче ягында. Колхозлар эреләндерелгәч, авылыбыз колхоз үзәгеннән читтә калды. Күперләр дә кирәк булмады ахрысы. Ә авылыбыз кешеләренә, чит төбәкләрдән кайткан кунакларга ул күперләр һәрвакыт кирәк. Менә шушы ике күперне ясап чыгу өчен чит төбәкләрдә яшәп ятучы авылдашларның да булышлыгы кирәк. Минем белүемчә, бу эшкә инде шактый авылдашыбыз үз өлешен керткән. Ләкин ике күперне ясап чыгу өчен бу сумма гына җитәрлек түгел. Эшли башлагач, аны ахырына җиткерәсе иде бит. Бу эштә Әтнә районы җитәкчеләре дә, җирләребездән файдаланган «Ашыт» җәмгыяте дә читтә калмас дип уйлыйбыз. Чөнки күперләр барыбызга да кирәк.

Авылыбызның игелекле кешеләре: абыйлы-энеле Гыйлемхан абый малайлары Салихов Таһир белән Дамир, Солтанов Ринат – Мәгъсүм абый малае, Гыйззәтуллина Фирдания – Гайнуллин Рәшит абый кызы бу эшкә чын-чынлап керештеләр инде. Бу егет-кызлар зиратыбызның әйләнәсен дә гел төзекләндереп тора.

Шушы саваплы эшкә үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләрдән ярдәм сорыйбыз. Кәрәзле телефон номеры: 8-917-882-74-58. Булышырга теләүчеләр шушы номерга акча сала ала. Гайнуллин Рәшит абыйның кызы Гыйззәтуллина Фирдания Казанның Лукин урамындагы 8нче йортта, 172нче фатирда яши.

Рафаэль БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии