Телсез кәмит

Узган сандагы «Мөслимдә түрәләргә исемеңне татарча сөйләргә ярамый?» язмасын укыдым да («БГ» №46, 14 ноябрь, 2018) кичекмәстән үз фикеремне белдерергә алындым. Мөслимдә генә түгел, Җөмһүриятебез Татарстанда түрәләрнең татар телен «танымау»ларының асылы, минемчә, менә нәрсәдә.

2014нче елны бер төркем «90нчы еллар калдыклары» Русия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан буенча Идарәсендә теркәлү нияте белән, документларыбызны (Устав, беркетмә) татар телендә тапшырдык. Алдылар. Бераз вакыт үткәннән соң, рус телендә дә булсын, дип, кире кайтардылар. Бер үк битнең бер ягына – татарча, икенче ягына русча язып тапшырдык. Шул ук хәл кабатланды. Татарча язылганы русчасына туры килүенә гарантия юк рәвешендә тагын кире кайтардылар. Нишләргә? Оешуыбызның максаты телебезне саклау, яклау, ә теркәлгән вакытта ук Юстиция Идарәсе таләбен үтәп, документларны бары тик рус телендә генә тапшырып, телебезне инкарь итүләрен «йотып» җибәрергәме? Кабул итүче ханым белән «по душам» сөйләшкәч, менә нәрсә аңлашылды. Әйе, закон нигезендә без хаклы. Татарстанда татар телендә язылган документлар кабул ителергә тиеш. Бүлекләрендә татар телле хезмәткәрләр дә бар икән. Кабул итмәүләренең сәбәбе: халыкта «налоговик»лар дип аталган оешма хезмәткәрләре татар телендә язылган документларны кабул итми икән. Ягъни, ясак җыючылар ясак түләүчеләр телен телгә санамый.

Әйтик, авылыбыз Иске Тинчәледә 80 яшьлек Сәлам бабайның үз хуҗалыгында үстергән сыер итен «налоговик» әфәнде ашый, ә «ит» урынына «мясо» дип язарга районны да, Татарстанны да, бабайның үзен дә мәҗбүр итә. Моңа охшаш хәлнең мамонтлар чорында да булуы мөмкин түгел, ә ничә йөз мең ел үткәч тә Русия атамалы илдә бу гадәти хәлгә әйләнгән.

Бу хәл без мөрәҗәгать иткән Идарәдә генә түгел, дәүләт оешмаларының барысында да диярлек кагыйдә буларак үтәлә икән, димәк, ясак җыючылар теләге Русия Федерациясе, Татарстан Республикасы Конституцияләреннән өстен, ә закон сагында торучы оешмалар ясак җыючыларның теләген үтәүчеләр дәрәҗәсендә кала.

Моның ни дәрәҗәдә гайре табигый икәнлегенә мисал китерү урынлы булыр. Суд барышында, гадәттә, русча аңлыйсыңмы, дип сорыйлар. Аңлыйм, әмма судның татар телендә баруын сорыйм, дисең. Тарткалаша торгач, тәрҗемәче «предоставляется», ягъни, табыла. Менә шуннан соң башлана инде кәмит. Судья, үзе татар, хөкемгә тартылган татарга урысча сорау бирә. Тәрҗемәче татар урысча бирелгән сорауны татарчага әйләндереп, гаепләнүче татарга бирә. Гаепләнүче татар татарча биргән җавапны тәрҗемәче татар рус теленә тәрҗемә итеп, судья атамалы татар кешесенә урысча әйтә. Менә шулай кай вакытта сәгатьләр буе дәвам итә. Шуны күреп еларга да, көләргә дә белмисең. Әйе, кияргә киемем бар, ашарга ризыгым бар, әмма «мин» дип әйтерлегем, «без» дип әйтерлегебез мамонтлар чорындагыдан түбән түгелме икән?

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Рәүф ИБРАҺИМОВ

Комментарии