Студия гайбәт урыны булмасын!

Шушы исем астындагы язмамны 14нче сентябрьдә ТНВ каналында күрсәтелгән «Мәдәният дөньясында» тапшыруын караганнан соң язарга булдым.

Бу юлы тапшыруга Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине чакырып, аның белән әңгәмә кордылар, дөресрәге, «имтихан» үткәрделәр. Әле алай гына да димәс идем, әңгәмә күбрәк судтагы сораштыруны хәтерләтә иде. Үз тормышын икенче планда калдырып, утыз ел дәвамында халыкка хезмәт иткән артистның үткән тормыш юлына, хата-кимчелекләренә кагылышлы сораулар биреп, халык алдында фаш итеп, тапшыруның алып баручысы аны кыен хәлгә калдырды, минемчә. Экранда җырчының чын йөзе ачык кына күрсәтелмәде дә.

Мин бу тапшыруга карата нәфрәтләндем. Хәния ханым өчен җан атып карадым. Тик Хәния Фәрхи кемнеңдер кызгануына, яклавына, ялагайлануына мохтаҗдыр дип уйламыйм, чөнки ул – тормышның сикәлтәле, бормалы юлларын узып, биек үрләргә менә алган кеше. Шуңа күрә бүген дә сәхнәдә. Аның килеш-килбәте, буе-сыны, матурлыгы-сөйкемлелеге, бары тик үзенә генә хас булган матур тавышы, башкару осталыгы шул турыда сөйли: ул – халык артисты. Ул – халыкныкы! Халыктан үзеңне яраттыра алу бөтен кешегә дә тәтеми. Аңа сәләт Аллаһтан бирелгән. Ә ирешкән уңышлары – аның үҗәтлеге, тырышлыгы җимеше. Ул хатын-кыз гына түгел, ана һәм дәү әни, иренә – сөекле хатын. Һәрберебез дә шушы дәрәҗәгә ирешә алсак иде дә бит, ни кызганыч, андыйлар бармак белән генә санарлык.

Ә инде әңгәмәгә сорауларны сайлап алган кешеләргә әйтер сүзем шул: бу дөньяда бер генә хатасыз кеше дә юк. Абынабыз, егылабыз, хаталанабыз, тагын торып басабыз… Тормыш шулай дәвам итә. Ә инде шундый күренекле шәхес булган Хәния Фәрхинең үткән тормыш юлын барлап, кем алдында гафу үтенәсе калган, гайбәт, нахак сүзләргә бәйле сораулар бирү урынсыз булды, минемчә. Җитмәсә, шундый зур аудиториясе булган тапшыруда. Студиягә президентны яки депутатларыбызны чакырып, шушындыйрак сорауларны аларга бирсәгез, бәлки, дөнья яхшы якка үзгәреп куяр иде. Депутатларның кискен сорауларга ничек итеп җавап бирүе, гафу үтенүләре халыкка кызыграк һәм файдалырак булыр иде, мөгаен. Ә Хәния ханымның туфлие аркасында сәхнәдә егылып китүләренә аерым игътибар юнәлтмәсәгез дә була иде.

Шәхсән мин үзем шундый дәрәҗәле артист булсам, әңгәмәгә килеп тә тормас идем. Ялгышулар, хаталар – һәр кешенең шәхси эше. Ни кызганыч, без ул хәлләргә һәрберебез дә юлыгып торабыз, тик үзебезнекен тиз онытабыз, хәтта күрмибез-тоймыйбыз да. Һәр кеше, шул исәптән телевидениедә тапшырулар алып баручылар да, күңелгә тия торган сорауларны биргәнче, шушындый сорауларга үзләре дә җавап биреп карасыннар иде.

Әңгәмә барышында Хәния ханым каушап калып, сорауларга җавап бирүдән баш тартмады. Афәрин аңа! Ул ясалмалылык күрсәтмәде, күрсәткән булса, аны халык тояр иде.

Бу тапшырудан Хәния ханым нинди халәттә өенә кайткандыр, нинди уй-хисләр кичергәндер – билгесез. Менә гайбәт каян килеп чыга, җәмәгать. Халыкта гайбәт куерып алгандыр инде. Дустан дошман күп, диләрме әле? Аның да тирә-юнендә гел дуслар гынадыр дип уйламыйм мин. Студия гайбәт тарату урыны булырга тиеш түгел. Ә монда чын-чынлап шулай дип уйларга урын булды.

Тапшыруны оештыручылар башка мондый хаталарны кабатламасын иде.

Вәсилә АРСЛАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии