Оныттылар, ахрысы

Быел август азагында Чаллы шәһәр башлыгы Васил Шәйхразиевкә шундый эчтәлектәге хат җибәргән идем:

«Узган ел Чаллы шәһәренең 23нче бистәсендә урнашкан «Медео» шугалагын тимер койма белән уратып алдылар. Түрәләр шуның белән тимераякта шуарга килгән халыкка нинди авырлыклар китергәннәрен аңлый микән? Килгән кешеләр автомобильләрен шугалакның бер башына куеп, эчкә керер өчен җәяү, тимераяк кигән килеш балаларын җитәкләп, икенче башта урнашкан капкага барырга тиеш, чөнки капка койманың бер башына гына куелган.

Кышкы әйбәт көннәрдә анда ял итәргә килүчеләр байтак була. Машиналарны шугалактан еракта да калдырырга туры килә. Җитмәсә, шугалакка керә торган юлда шлагбаум да куйганнар иде, ярый әле соңрак анысын алдылар. Мин моның билет сатып акча җыяр өчен эшләнгәнен шунда ук аңлап алдым. Узган кышта шулай да шугалакка керү бушлай булды әле. Әмма быел инде халыкны акча түләтеп кертмәкче булалар!

Ә бит Чаллы шәһәрендә болай да халык бушлай йөри торган ял урыннары бик аз. Әйтик, берничә еллар элек Кама буендагы пляжларны уратып алып, түләүле иткәннәр иде. Инде хәзер, шулай итеп, кышкы ял урыннарына да тотындылар! Ә бит аларны тотар өчен шулчаклы күп чыгымнар соралмый!

Узган елларда шугалакның бер башында кичкә таба яшьләр җыелып, хоккей уйныйлар иде. Һәр кешенең дә хоккей киемнәре сатып алып, боз сарайларында акча түләп уйнарга мөмкинлеге юк бит. Шәһәребезнең бу шугалагы бик зур, шуңа күрә алар анда тимераякта шуучыларга бер дә комачау итмәделәр. Әмма былтыр аларга хоккей уйнарга рөхсәт бирелмәде – куып тараттылар.

Әйтергә кирәк, шугалакны һәрвакыт диярлек кардан чистартып, бозылган урыннарын яңадан су сибеп катырып тордылар. Ул яктан андагы җитәкчеләргә бездән дәгъва юк.

Шугалакта шуучылар төнлә дә байтак була иде, анысына да чикләүләр булмады. Ә билет белән кертә башласалар, «фәлән сәгатькә кадәр» дип, анысын да чикләрләр шикелле. Мисал өчен, әйтик, Боровецки паркында урнашкан «Тулпар» балалар-яшүсмерләр атлы – спорт мәктәбендә дә шулай иттеләр бит. Бер-ике ел элек балаларны понига атландырып йөртү өчен билет хакы 150 сум булып, 1-2 км йөртәләр иде. Ә хәзер – 200 сум алалар, ә йөртү озынлыгы 100 метр да юк.

Хөрмәтле Васил Гаяз улы! Бу чиктән азган түрәләрне «урынына утыртсагыз» иде! Алар үзләренә түгел, ә халыкка хезмәт итәргә тиешлекләрен аңламыйлар, ахрысы! Бөтен нәрсәне чикләү, тыю, акчага кору халыкта зур ризасызлык тудыра!»

Әмма бер айдан артык вакыт узды, һаман җавап алган юк. Чаллы хакимият башлыгы алмашынудан файдаланып, ваграк түрәләр өстә язылганнарның барысын да шул көе калдырмакчылар бугай…

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Комментарии