«Безнең гәҗит»кә язылыргамы, юкмы?

Минем зарым хезмәткәрләренә. Алар сезнең газетаны китерү мәҗбүри түгел, дип уйлыйлар бугай. Чөнки татар телен һаман кысалар. «Нигә килмәде?» – дип шалтыраттым. «Безгә килмәде», – дип җавап бирделәр. Ничек инде шулай булырга мөмкин? Башка бүлекләргә килгән, ә безгә юк. Әнә, меңләгән тонна икмәк югалып та, эзләүче юк, кем сиңа бер газетаны эзләп йөрсен инде?! Без бит пенсия акчабызга яздырабыз ул газетаны. Яңалыкларны да беләсебез килә, телевидение программасы да кирәк. Үзәк почтага барган идем (башлыклары Шакуров Антон Витальевич), ялда булып чыкты. Аның ярдәмчесе Менчилова Галина Александровна: «Ярар, тикшерербез», – диде дә, котылды. Бу хәл турында Илфат әфәнде та хәбәрдар. Мин аның белән телефоннан сөйләштем.

Менә хәзер уйга калдым инде. Язылыргамы, юкмы «»кә? Кызганычка каршы, минем фикер белән ризалашучылар күп булыр әле.

Җ. ХАЛИКОВ, хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Редакциядән: Кызганычка каршы, бу хәбәр бердәнбер түгел. Көн саен берничә шалтырату кабул итәм. Почта эшләмәгән эш өчен, җаваплылыкны үз өстебезгә алып, югалган газеталарны заказлы хат белән өстәмә акча түләп салабыз. Әле матди чыгым гына түгел, күпме вакытыбыз исраф була. Хәзерге вакытта газетабыз югалу турындагы безгә килеп ирешкән хәбәрләр буенча тикшерү алып бара. Мин әлеге оешма җитәкчелегеннән рәсми җавап таләп итәм. Бу хат та җитәкчелегенә тапшырылачак.

Урыннардагы кайбер почта хезмәткәрләренең өстебезгә турыдан-туры яла ягуы да мәгълүм. Газета килмәсә, редакция чыгармады, дип кенә җаваплыйлар. Редакция укучылары алдындагы бурычын тулысынча үти. Ул типография белән килешенгән вакытка газетаны әзерләп өлгертергә тиеш, һәм өлгертә дә. Әле бер хат ташучы бөтенләй уздырган: газеталарны ай ахырында һәм ай башында, акча экономияләп, редакция чыгармый, шуңа «Безнең гәҗит» килмәде, дигән газетабызның берничә саны рәттән юкка чыккач. Яңа газеталарның да югалу очраклары шактый теркәлде. Һәм шунысы гаҗәп: мондый очраклар ачыкланган урыннарда башка газеталар да шулай югаламы, дип кызыксынам. Әмма ни өчендер бер «Безнең гәҗит» кенә югала, булып чыга. Монда хакимият даирәләре хәйран тәнкыйть урын алган газетаны махсус югалтмыйлар микән, дигән шик туа, абруебызны төшерү өчен.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабыз килмәгән һәр очрак өчен почта хезмәткәрләре җаваплы булсын дисәк, бергәләп эшләсәк иде. Ярар инде, бер санның бары-югы, дип кул селтәмәскә. Килмәгән сан өчен, квитанциягезне тотып почтага барып, акчасын таләп итегез. Чөнки язылу бәясенең бик зур өлеше почтага китә. Шул исәптән, Сезгә килеп җитмәгән, почта югалткан газета өчен дә хак алына редакциядән. Күрсәтмәгән хезмәт, әле югалту өчен дә акча алына, димәк.

«Безнең гәҗит» һәр атнаның чәршәмбесендә чыга. Ул Татарстанда укучысына көнендә барып җитәргә тиеш. Бик сирәк очракларда гына типография гаебе белән берәр көнгә тоткарланырга мөмкин. Ләкин бу елга 1–2 очрак була. Ә газетаның чыгу графигы үзгәрсә, без беренче биттә алдан кисәтәбез. Шулай ук, редакциябез тәкъдим иткән тагын 5 газета чыкканнан соң да хәбәр «Безнең гәҗит»тә бирелә. Димәк, шул атнада ук аларны да сорагыз, әгәр килмәде, дисәләр, почта хезмәткәрләре Казаннан үз линияләре буенча соратып алырга тиеш. Редакция почтадагы югалтулар өчен, үз хисабына өстәмә тираж бастырып та тапшыра. Кызганыч, үз эшләренә салкын караш, битарафлык почтада бик еш очрый шул.

Кыскасы, «Безнең гәҗит» һәм ул нәшер иткән , , , , газеталары турында: «Ул чыкмады», – дисәләр, ышанмагыз. Почтада ялганлыйлар. Таптырыгыз. Әгәр селкенүче булмаса, редакциягә шалтыратыгыз. Һәр очрак аерым тикшереләчәк. Җаваплыларны җавапка тартыр чак җиткәндер!!!

Әлеге язмабыз белән без почтага тулаем тап төшерергә теләмибез. Нигездә, намуслы, газета укучысына барып җитсен, дип тырышучы хезмәткәрләр эшли бу оешмада. Бик күп хат ташучылар үзләре үк борчылып редакциябезгә шалтыратып тора. Рәхмәт аларга! Тик һәр урында булган кебек, арабызда эленке-салынкы хезмәт куючылар да бар шул.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  «Безнең гәҗит»кә язылыргамы, юкмы?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии