Тартып алынган инвалидлык

Тартып алынган инвалидлык

Миңа хәзер 65 яшь тулып килә. Төп туган җирем – Калинин районы, Яңа Байсар авылы (хәзерге Актаныш районы). 6 яшьтән 41 яшькә кадәр әтиемнең туган ягы Мөслим районы, Тат-Шуран авылында яшәдем, шуңа күрә үземне Мөслим районыннан дип саныйм. Мин 12 яшемнән ат җигеп эшли башладым. Мәктәптә 10 ел укыдым. Совет Армиясендә чакта да ике мәртәбә урып-җыю эшләрендә катнаштым. Армиядә машина йөртүче булып хезмәт иттем. Аннан кайткач, колхозда нинди кара эш бар – барысын да эшләдем. 1989нчы елның март аенда Җәлил бистәсенә күчеп килдем. Монда башлы-күзле булдым. Ярый вакытында Җәлилгә киткәнмен әле. Мин китеп күп тә үтмәде, колхозлар таралды, авыл кешеләре эшсез калды. Җәлил бистәсендә 21 ел эшләп, пенсиягә чыктым.

Шагыйрь «эш агачы бик юмарт бирер җимеш» дип язган. Гомер буе эшләп тә чирдән башка әйбер алмадым үземә. Ә менә мин эшләп алҗыган вакытта әле тумаган да булган түрә балалары бөтенесе миллиардерлар. Аларның бит эшләү түгел, бармакка бармак та сукканнары юк. Миңа 2010нчы елның октябрендә Республика онкология диспансерында операция ясадылар. Кыскасы, үпкәнең 1/3ен кисеп алдылар. Шуннан соң миңа Чаллыда, елый-елый гына, бер елга III төркем инвалидлык бирделәр. 2012нче елда аны тагын бер елга озайттылар. Ә инде 2013нче ел башында, син терелгәнсең, дип, инвалидлыкны алдылар. Минем белән бергә операция ясаткан Актаныш кешесеннән телефон аша сораган идем, аңа гомерлеккә III төркем биргәннәр.

Миңа аларның группасы кирәк түгел. Иң мөһиме –сәламәтлек кирәк. Ләкин минем сәламәтлегем ул хәтле мактанырлык түгел. Минем шуңа ачу килә: бу Русия дигән илдә берәр вакыт дөреслек булыр микән? Булмастыр, дип уйлыйм. Бер дә булырга охшамаган, чөнки бу илдә бөтенесе дә акчага корылган. Кемнәр алдаша, урлаша, түрәләргә ярый белә – шулар яхшы тормышта яши. Менә мин инвалидлык алырга комиссияне Чаллыда үттем. Адреслары истә калмаган инде. Гаризаны татар фамилияле врачка язган идем. Алар анда яшь кенә өч кеше утыра иде. Ник бер авыз сүз татарча эндәшсеннәр! Аннан соң, ни өчен без 100 чакрым юл үтеп Чаллыга барырга тиеш икән? 30 чакрым ераклыкта гына Азнакай шәһәрендә дә шундый ук комиссия бар бит.

Әле мин февраль азагында гына Сарманда урнашкан тернәкләндерү үзәгендә булып кайттым. «Шәфкать» дип атала. Менә мин андагы медицина хезмәткәрләренә шаккаттым. Ягымлы итеп сөйләшәләр, дәвалаулары да яхшы. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Шундагы терапевт: «Синнән инвалидлыкны дөрес алмаганнар», – диде. Әле сиңа 5 ел эчендә күп кенә санаторий дәвалары ярамый, диде. Ә ул терапевт Чаллы «профессорлары»на караганда тәҗрибәлерәк.

Фаиз ГИЗЕТДИНОВ.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Комментарии