«Хәләл» бренды – табыш чыганагы?

«Хәләл» бренды – табыш чыганагы?

«Зонада» кибет бар. Шәхси счетыңда акчаң булса, шул кибеттән кирәк әйберләреңне ала аласың. Сыер итеннән бик яхшы консерва кайткан дип ишетеп, мин дә 3 банка алдым. Банка тышына «хәләл» дигән тамгалы кәгазь дә ябыштырылган. Ачарга да уңайлы – боҗрасыннан гына тартасы. Ачтым да, гаҗәпкә калдым: ите кайда соң моның? Өстә бармак калынлыгы ап-ак туң май каткан. Майны чокый торгач, аста бераз гына ите күренде. Ул сыер итенә аның кадәр май каян килгәндер? Мин моны «хәләл» брендын мыскыл итү генә түгел, конкуренция гамәле дә кагылгандыр дип уйлыйм. Хәләл ризыкларны мөселманнар гына түгел, башка диндәге кешеләр дә сатып ала, чөнки андый ризыклар сыйфатлы санала.

Әле безнең бу кибеттә капрон шешәләрдә сөт тә сатыла. Сөткә тел-теш тидерерлек түгел анысы, үзе куе, тиз генә бозылмый да. Әмма бер литры 70 сум тора. Брянскида җитештерелгән сөт монда кадәр кайтып җиткәнче шулай кыйммәтләнәдер инде. Кызык: сыер сөте Брянскидан кайта, сыер ите – Пензадан. Татарстанда сыерлар сөт тә бирми, ит тә бирми башлаганнармы? Бер хәбәр булган иде, имеш, Татарстанда сыерларга паспорт бирә башлыйлар дип. Бәлки, паспорт алгач сөтне күбрәк бирә башларлар, иншәАллаһ

Мисбах СӘХАБЕТДИНОВ,

Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы

Комментарии