Без дә булдык комсомолда

Әйе, комсомол сафларында булып, шул заман рухында тәрбияләнгән буын без. Ләкин узган гасырның егерменче, утызынчы, кырыгынчы елгы комсомоллары түгел идек шул инде. Фанатизм белән авырмадык. Чөнки илдә барган сәясәтне, шул чор вазгыятен аңлый ала торган буын үсеп җиткән иде. Билгеле, ил җитәкчелегенең иң зур таянычы комсомол булды. Ул елларда гигант төзелешләр башкарылды бит. Барысы да комсомол исеме белән бәйле. Бөек Ватан сугышында аларның нинди зур роль уйнаганнары барыбызга да билгеле. Ә чирәм җирләрне күтәрү, БАМ, КамАЗ төзелешләре… Болар, билгеле инде, яхшы яктан гына истә калып, якты хатирәләр булып торалар. Тарихны күп укыган саен, яшерен мәгълүматлар ачыла башлагач, коммунист-комсомолларның тискәре яклары да күренә башлады. Мәсәлән, аларның коллективлаштыру чорында кылган вәхшилекләре, мәчет манараларын кисеп, чиркәүләрне туздырып йөрүләрен берничек тә аклап булмый шул. Болар барысы да «халык өчен» дип эшләнгән әшәке гамәлләр. Әти мәрхүмнең сөйләве буенча, шушы мәчет манараларын кисеп йөргән, ул белгән егермеләп комсомол-коммунистның берсе-бер үз үлеме белән үлмәгәнлеген мин белә идем. Шуңа күрә үзем дә комсомолга җаным-тәнем белән ыргылып кермәдем. Ләкин без оста көтүче карамагындагы сарыклар көтүе генә идек шул. Чыбыркы кай якка таба шартласа, шул якка өерелеп баручы бәндәләр.

Ләкин, ләкин… Мин барыбер пионер-комсомол оешмаларының яхшы эшләре, илнең икътисадын күтәрү өлкәсендәге кылган гамәлләре күбрәк булган дигән фикердә калам. Ул вакытта чагыштырмача тәртип бар иде. Ә хәзер нәрсә? СССР хакимлек иткән чордагы барлык яхшы әйберләр, халык мәнфәгатен кайгыртып чыгарылган законнар, яшьләр өчен эшләгән оешмалар, түгәрәкләр юкка чыгарылды. Ниндидер бушлыкта яшибез кебек. Яшьләрнең бер өлеше интернет сазлыгында, ә калганнары бар нәрсәгә битараф.

Ә менә минем комсомолга керү көнем гомергә истә калырлык булды. 14 яше тулган үрнәк укучыларны Кильдураз урта мәктәбенең залына тезеп куеп, иртәгә Буага комсомолга керергә барасыбызны әйттеләр. Сүз уңаеннан әйтим, бу агачтан корылган иске мәктәп иде. 1977нче елның декабрь аенда бик көчле янгын чыгып, тулысынча янып бетте.

Октябрь ае. Комсомол оешуга 47 ел. Димәк, бу вакыйгага 53 ел вакыт үткән икән инде. Безне – 25ләп егет-кызны, иртәнге 8дән мәктәпнең агач кабиналы, агач әрҗәле ЗИС машинасына төяп, Буага алып киттеләр. Озата баручы итеп, әле үзе дә кияүгә чыкмаган япь-яшь немец теле укытучысы Фатыйма апаны билгеләделәр. Комсомолга керүчеләр башка мәктәпләрдән дә күп җыелган. Бер-беребезгә сораулар бирәбез, өйрәнәбез, укыйбыз, дулкынланабыз. Хәзер шуларны уйлыйм да, көлеп утырам. Бигрәк тә беркатлы булганбыз икән бит без.

Инде минем чират. Өстәл тирәсендә райкомолның беренче секретаре һәм калган әгъзалар утырышкан. Алар белән рәттән безнең Фатыйма апа да утыра. 5-6 сорауга яхшы җавап бирдем. «Молодец! Инде менә син комсомолец булдың», – дип, кулны кыстылар. Дөресен әйтәм, ул вакытта мин бик горур идем. Берлинны алган маршалныкы кебек, баш югары иде. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, бәлки, бу дөрес юл, шулай кирәк булгандыр, дип нәтиҗә чыгарам. Анда бит бер дә начарга өйрәтмәделәр. Анархия булдырмас өчен, яшь буынны билгеле бер кысаларда тотуның иң яхшы ысулы булгандыр. Эх, менә шунда дингә дә тимәгән, Ленин бабай башлаган НЭПны да бетермәгән булсалар, бу ил шулкадәр казылма байлыклары, шундый эшчән халкы белән нинди дәрәҗәләргә күтәрелгән булыр иде. Тамырына балта белән чаптылар бит. Читтән китерелгән товарны складтан складка, аннары кибеткә күчереп, бәясен 3-4 тапкыр арттырып сату белән шөгыльләнәбез. Башкасы юк. Ул заман белән хәзерге вакытны чагыштырам да, йөрәгем чәнчеп-чәнчеп ала.

Безгә яшьтән үк дөрес юнәлештә тәрбия биргәннәр дип уйлыйм мин. Менә бер мисал. Бишенче класста укыйм, әле пионер яшеннән чыкмаган. Беркөнне ниндидер бәйрәм уңаеннан «линейка»га бастык. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул көнне мәктәпкә галстук тагарга онытып килгәнмен. Директор күземә карады да: «20 минут вакыт җитәме?» – дип сорады. Әрләмәде, сукмады, миңа шундый тәрбия ысулын гына күрсәтте.

Ә менә комсомолга кергән көнгә әйләнеп кайтсак, анда да кызык хәлләр булды. Без, 25 бала, комсомол билетларын алып урамга чыкканда караңгы төшеп килә иде инде. Бу октябрь ае, караңгының тиз төшә торган вакыты. Безне килеп алырга тиешле машина күренми. Фатыйма апа телефонга кереп китте дә, сөйләшә алмыйча, кире чыкты. Сәгать бишләр тулды. Берәр машина очрамасмы, дип, җәяүләп киттек. Бара-бара, Буаның читенә килеп җиттек. Машиналар очрамады. Киредән Буа вокзалына төштек. Якын ара түгел, биш чакрымлап җәяү барасы. Шәһәр эчләтеп, машина юлыннан барабыз. Ул чакларда әле тротуарлар юк, урамда дөм караңгы, анда-санда берәр лампочка яна. Өстәвенә, Буаның хулиган малайлары бәйләнмәкче. Ничек итсәк итеп, вокзалга килеп җиттек. Безнең авыл аша узучы Куйбышев-Казан поезды иртәнге дүрттә генә буласы. Вокзалда төн уздырып, иртәнге биштә генә өйгә кайтып кердек. Буа вокзалыннан ерак түгел минем апалар да яши иде, ләкин без аерылмаска сөйләштек, чын комсомолларча! Икенче көнне Фатыйма апа белән директор арасында нинди сөйләшү булгандыр, әйтә алмыйм, ә менә безнең әти-әниләрнең бу хәлне бик тыныч кабул иткәннәре истә калган. Ул шулай дөрес булгандыр да. Шушы көннән башлап, без чын тормыш сукмагына аяк басканбыздыр. Олылар да акыллылык күрсәткәннәр. Мөстәкыйль тормышка аяк басу өчен бер этәргеч кирәк булуын алар аңлаганнар. Йөзә белмәгән кешене суга кермичә генә йөзәргә өйрәтеп булмаганын барыбыз да белә. Ә менә хәзерге ата-аналар булса, директорны, шоферны судка биреп, прокуратура буенча йөртеп җаннарын алган булырлар иде. 50 ел эчендә кеше аңында нинди үзгәрешләр булды бит. Минем уйлавымча, яхшы якка түгел. Нәрсә генә булса да, без шул чор кешеләре. Ул заманның яхшы яклары күп булды. Узган тормышны яманлап сүгеп утыру зур гөнаһ дияр идем. Шул вакыттагы тынычлыкны күреп, кыйблабыз, алдагы көннәребезгә ышанычыбыз бар дип яшәгән буын бит без

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии