Алма-Атада Шәймиев урамы бармы?

Алма-Атада Шәймиев урамы бармы?

Казан урамына Путин исеме бирергә кирәк, диләр. Бу фикергә кушылырга була, әйе, кирәк андый урам, тик Путин урамы ул туган шәһәрендә булсын. Аның исеме югалмас. Безнең аннан башка исемнәр дә тапталып калды. Урам исеме итәрлек исемнәр үзебездә дә күп.

Алма-Ата шәһәрендә Минтимер Шәймиев исемендәге урам бармы икән? Ә Патрис Лумумба туган илдә безнең Татарстаннан булган берәр кешенең исемен йөрткән урам бармы? 4 чакрымлы Рихард Зорге урамы да бар әле бездә. Әйдәгез, чагыштырыйк: Фатих Кәрим, Муса Җәлил исемнәрен чыбыркы сабы озынлыгындагы кыска гына урамнарга бирделәр. Ярый инде, һич югы шулай булса да, әлеге шәхесләребезнең исемнәрен йөрткән урам бар дип юанабыз. Ә бит Фатих Кәримнең дә батырлыгы Муса Җәлилнеке кебек. Бер гаепсезгә төрмәгә ябылып, аннан котылгач үз аягы белән сугышка китә.

Алексей Панфилов 1898нче елда Казанда туган. Разведчик-генерал, Советлар Союзы Герое, күп орденнар иясе. Ә аның исемендәге бер тыкрык та юк Казанда.

Әхмәтхан Солтан авиация генерал майоры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Кырым татары булса да, әнисе Казаннан, Фатих Әмирханга якын туганнар. Кырымда – үзенең туган шәһәре Алупкада аның исемендәге урам, капка төбендә таштан һәйкәл куелган. Кырым татары булгач, аңа шөһрәт булмады бездә. Аэропортка менә кемнең исемен бирәсе иде. Тукай исемен бирделәр бирүен, ләкин Тукайның авиациягә ни катнашы бар?

Шакирҗан Мөхәммәтҗанов без белгән Александр Матросов була. Аңа һәйкәл кайда? Туган иле бармы Александр Матросовның? Мостафа Әхмәтсафа да амбразураны гәүдәсе белән каплап исән кала. Ул – Шаһинур Мостафинның әтисе. Рудольф Нуриев, Таһир Якупов, Рәшит Ваһапов кебек талантлы егетләребез булган. Аларның исемнәрен ник кушмыйбыз урамнарга? Саный китсәң, андый исемнәр җитәрлек бит.

Хәнәфи ӘХМӘТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии