Альберт улым, рәхмәт сиңа!

Альберт улым, рәхмәт сиңа!

«Безнең гәҗит»не чыга башлаган көненнән бирле алдыручы, инде 90ны үтеп киткән әби булам. «Ак Барс» хоккей командасы өчен җан атучы да әле мин. Үзем карыйм, үзем Аллаһы Тәгаләдән сорыйм: «Йа Раббым, «Ак Барс» командасы уенчыларына ярдәмеңне салсана, кеше араларында аларны ким-хур итмә, Раббым, көч-куәтләр бирсәнә! Алар арасында мөселманнар да бар бит».

Намаз укыйсы булса, уенның азагын күрми калсам, төнлә булса да танышларыма шалтыратып, уенның исәбен сорыйм. Бик нык хафалана башласам, башка каналга күчереп торам да, 2-3 минуттан кабат кайтам. Үзем өзлексез теләк телим: «Йа Раббым, араларында мөселманнар да бардыр…» Чынлап та белеп телим икән. Альберт Яруллин турында укыгач, бак куандым. Чын мөселман бәндәсе икән, рәхмәт төшкере. Рәхмәт, Альберт улым, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, гаилә бәхете бирсен Аллаһы Тәгаләбез.

З. АТНАГУЛОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии