- 23.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бер төркем рус спорт журналистлары Ауропа илләрендә дан-шөһрәт казанган Италиянең футбол тренеры Сполетти белән очрашкан. Журналистлар белән элек Мәскәүнең «Спартак» командасы өчен уйнаган СССРның 1972 елда иң яхшы спортчысы, дип табылган Е. Ловчев та булган. Сполеттига: «Русиянең иң көчле 3 спорт командасын атагыз әле», – дип мөрәҗәгать иткәннәр. «Зенит, ЦСКА, Спартак», – дип җавап биргән ул. «Русиянең иң иң яхшы тренеры сезнеңчә кем була?» – дип кызыксынганнар. «Ул – Казан «Рубин» клубының тренеры Корбан Бердиев. Клубта футбол йолдызлары юк, ләкин «Рубин» ике мәртәбә Русия чемпионы булды. Корбан Бердиевның тырышлыгы, осталыгы китерде бу җиңүгә», – дигән Сполетти.
Аның бу сүзләре күңелләрне күтәреп җибәрде. Беләләр безнең Корбан агайны Ауропа илләрендә. Русия газеталары язмый аның хакында. Ник язсыннар?.. «Рубин» ЦСКАны җиңеп, беренче тапкыр бронза медаль яулаган елны К. Бердиевның футбол кырына чыгып тезләнгәнен бөтен Русия күрде бит. Бу мизгел Бердиев өчен, «Хаклык мизгеле» иде. Бу – аның батырлыгы да иде.
60-70 еллар арасы. Советлар Союзы футбол кубогына финалда Киевның «Динамо», Мәскәүнең «Спартак» командалары уйнарга тиеш була. Бу командаларның уены һәрвакыт киеренке үтә. Уенчылар бөтен көчен, осталыкларын биреп уйный. Беренче уен Киев шәһәрендә уза. Ул елларда Мәскәүнең «Спартак» командасында бөек футболчы татар егете Галимҗан Хөсәенов та була. Галимҗан беренче уенда ук «Динамо» капкасына туп кертә. Икенче уен Мәскәүдә уза. Уен бик кискен. Ике як та бөтен тырышлыгын куя. Бу юлы да Г. Хөсәенов каршы як капкага туп кертә. «Спартак» командасы СССРның футбол кубогын яулый. Футболчылар киенү бүлмәсендә уенның барышы турында сөйләшеп утыралар. Шулвакыт бүлмәгә тренер Старостин килеп керә. Ул Галимҗанга мөрәҗәгать итеп: «Геля (Галимҗанның командадагы исеме), мин әле яңа гына аңладым, ничек итеп татарлар безне 300 ел үз кулларында тотканнар», – дигән. Бу сүзләр бөек тренерның футболының осталыгын яратып, аңа сокланып әйтелгән сүзләр.
Г. Хөсәенов инде мәрхүм. Мин хәзер дә татар данын йөрткән шундый футболчы булганына горурланам!
Р. ӘХМӘТШИН. Тукай районы, Казаклар авылы.
Сполетти фикере,
Комментарии