Курганда күргәннәрем…

Курганда күргәннәрем…

Язачак китабыма материал туплар өчен, бу көннәрдә өлкәсендә булып кайттым. Әлбәттә, андагы авылларында, мәчет-мәктәпләрдә, музейларда, китапханәләрдә булдым, милләттәшләрем, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән очраштым. Әмма бу юлы сүзем алар турында түгел, күңелемә тынгылык бирмәгән Әлмән Сабантуе турында булыр. Әйе, район үзәге булган Әлмән авылында өлкә Сабантуе була икән, дигәч, мин дә, бүләк китапларымны төяп, татарлар белән шунда киттем. Әмма аннан бик күңелем төшеп, татарлар өчен хурланып кайтып киттем, «Мондый Сабантуйның булганнан булмаганы артык икән», – дигән фикергә килдем.

Әлмән Сабантуе Русия көне уңаеннан, «День России» шигаре-лозунгысы астында үткәрелде, сәхнә түренә дә шулай дип язып куелган иде. Һавада Русия байрагы аскан очкычлар очып йөрде, Сабантуй Русия гимны белән башланды һәм гел рус телендә алып барылды. Өлкә губернаторы Богомолов Сабантуйга җыелган халыкны урысларның «Родительское» һәм «Троица» бәйрәме белән котлады, аннан сәгать буе урысларга «Патриот России» һәм башка бүләк-атамалар таратты, алар арасында нибары берничә татар-башкорт һәм казах та бар иде. Нәрсә, бу бүләкләрне тапшырырга башка көн беткән идемени, нигә татар бәйрәмен урыс-марҗа туена әйләндерергә кирәк иде? Әлмән районы хакимият башлыгы татар-башкорт кешесе булса да, чыгышын урысча гына ясады, милләттәшләренә үз телләрендә бер җылы сүз тапмады.

Әлмән Сабантуена Татарстаннан зур делегация килгән иде, 60 кеше, диделәр. Делегация җитәкчесе итеп информатика һәм элемтә министры урынбасарын җибәргәннәр, фамилиясе урысныкы, ул урысча гына котлады. Баулы районы хакимият башлыгы чыгышын урысча башлады, 4-5 җөмлә татарча да әйтте, Татарстан Президентының котлавын урысча гына укып чыкты. Мине иң гаҗәпләндергәне – Татарстан делегациясенең Әлмәндә яшәүче катнаш гаиләгә сәхнәгә менгереп бүләк бирүе булды. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның болай да 70-80 проценты катнаш никахларда тора, бу, нигездә, шәһәрләрдә шулай, инде бүләкләр бирә-бирә, авылларда да шушы фаҗигагә фатыйха бирәбезмени?

Концерт номерларында да башта сәхнәгә чыгып җырлады, аннан – башкортлар, татарга чират иң соңыннан җитте. Дөрес, халык алдыннан сафларга тезелеп үтеп киткәндә, татар конгрессы – беренче, аннан – башкортлар, аннан казахлар барды, әмма татарларның өс-башлары тегеләр белән чагыштырганда бик фәкыйрь күренде, башкорт-казахта җир тетрәтеп милли киемле ирләр барса, татарда башларын иеп, алъяпкыч япкан авыл кызлары атлады… Анысы да Өчкүл авылыннан китерелгән булып чыкты, Әлмәннең үзендә милли йөзебезне күрсәтерлек татарлар да, өс-баш та табылмаган икән. Милли мәсьәләдә, идеологиядә вак нәрсәләр юк, башка милләтләр моны күптән аңлады инде, һәркем үзенекен иң матуры итеп күрсәтергә тырыша, татар гына дөнья сәхнәсенә чабата киеп тә, галош киеп тә чыгарга мөмкин…

Әмма күңелгә иң авыры – Татарстанның Баулы районы, Курган өлкәсенә алып килгән Сабантуй «күчтәнәче» булды. Мин аларны мәйданнан шактый читтә, урман буеннан эзләп таптым. Дөресрәге, Татарстан гербы – Aк барс сурәте төшкән автобустан гына танып бардым. Башта, ялгыш килдем, ахры, дип, кире борылдым, чөнки мине тәре-иконалар аскан, чиркәү рәсемнәре төшерелгән урыс өе каршы алды. Әмма ул Татарстан гербы янәшәсендә һәм бу урыс өенә « Культурный центр Крым-Сарай» дип язып куелган. Шул тирәдә кайнашучы бер хатыннан «Татарстаннар кайда соң монда?» – дип сорадым. «Менә без инде ул Татарстан» , дигән җавап ишеттем. «Нигә, монда хәтле Татарстан исеменнән иконалар күтәреп килмәсәгез, Курганның үзендә беткәнме әллә алар?» – дидем мин, җаным әрнеп. Марҗа мырлап калды, мин татарларны эзләп киттем.

Янәшәдә генә тагын бер «өй» әтмәлләп куйганнар, читәндә – иске чабаталар, казык башында – тишек киезката элеп куелган, аның янәшәсендә… Татарстан байрагы җилферди… Менә болары чын татарлар икән инде, менә болары без икән! Ул арада «өй» артыннан калфак кигән бер ханым атылып чыкты, мине күргәч, беразга телсез калды.

«Нигә Татарстан исеменнән мең чакрымга тишек чабата төяп килдегез, безнең милли йөзебез чабата түгел бит!» – дидем мин, йөрәгем әрнеп. «Ник, безгә борынгылыкны күрсәтергә куштылар бит», – диде калфаклы татар хатыны. «Алайса нигә чиккән читек алып килмәдегез, ул да борынгылык билгесе бит, – дидем мин. – Татар халкы чабатага илен урыс басып алгач кына калган, чабата кияргә мәҗбүр булган…»

Күңелем төште, мукшы «өе»н карап та тормадым. Шуның белән Татарстан күргәзмәсе бетте, ары таба башкортларныкы башланды. Башкорт конгрессы исә кара бәрхеттән тегеп, алтыннар белән чигеп, иң матур урынга тирмәсен куйган, аңа затлы тиреләр элгән, үзләре дә ялт-йолт килеп торган милли киемнәрдән, төлке бүрекләрдән… Башкортларның стаканы 25 сумнан буза сатып торулары гына ошамады, шуннан башка хәмер сатучыларны күрмәдем. Курган өлкәсеннән килгән башкорт авыллары «йортлары» да татарларныкыннан миллилекләре белән шактый аерыла иде. Гомумән, биредә татарлар бер читкә этеп куелган, кыерсытылган кебек тәэсир калды. Дөрес, Курган өлкәсендә нибары 22 мең татар яши, Әлмән районында исә биш кенә татар авылы бар, кайчандыр гөрләп торган татар авылы булган Әлмән үзе инде урыслашкан. Элек Әлмәндә зур татар мәктәбе булган, татарча газета чыгарылган, фольклор ансамбльләре эшләп торган, хәзер аларның берсе дә юк инде, хәтта Сабантуй мәйданына киеп чыгарга милли киемнәре дә юк булып чыкты. 2007 елның февралендә мин Әлмән авылында булып, мәктәптә татар балалары белән очрашырга теләдем, әмма алар бер авыз татарча белмиләр, чөнки укыту русча гына алып барыла икән.

Революциягә хәтле Әлмәндә ике мәчет һәм өч йөз шәкерт укыган зур мәдрәсә булган. Танылган дин галиме, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов та Себердән килеп, Әлмән мәдрәсәсендә дүрт ел белем алган, чөнки аның әнисе шушы авылныкы булган. Шулай ук бу авылда милләтебезнең танылган шәхесләре аталы-уллы Ибраһим һәм Фазыл Тынкачевлар яшәгән, алар татарларны яклап Мәскәүдә төрле чараларда катнашканнар, Төркия һәм Бохарада илчелек хезмәтләрен башкарганнар. 16 гасырда күчереп язылган иң борынгы кулъязма Коръәннең дә Әлмән авылыннан табылуы билгеле. 1750-1845 елларда биредә яшәгән шушы авыл кешесе Габделнасыйр әл-Әлмәни-әл-Эчкени үз гомерендә 223 том китап күчереп яза, аларның кайберләре бүген дә Әлмән музеенда саклана. Татар шагыйре Әхмәт Кормаши үзенең атаклы «Таһир-Зөһрә» кыйссасын шушы якларда язуы да билгеле.

Мин Курган татарларын, аларның борынгы тарихын һәм бүгенге көннәрен шактый өйрәнгән кеше, бу якларда күп булдым, алар турында зур-зур хезмәтләр язып бастырдым, китаплар да чыгардым, хәзер исә аерым китап өчен материал тупларга килгән идем. Шушылар турында сөйләү һәм алып килгән бүләкләремне тапшыру өчен, Өчкүл авылы татарлары җитәкчеләрдән миңа Әлмән Сабантуенда сүз бирүләрен сорадылар. Әмма программада вакыт юклыкны сәбәп итеп, миңа сүзне кичке якта, җыр-бию арасында гына биреп алырга булганнар. Ул вакытта миңа юлга чыгарга кирәк иде, чөнки төнлә поездга билетым алынган иде, ә мин туктаган Эчкен (Йолдыз) авылы әле йөздән артык чакрым ераклыкта урнашкан. Шулай итеп, Курганга хәтле килеп, мин халык алдында сүземне әйтә алмый кайтып киттем, чөнки татар Сабантуе урыс-марҗа туена әйләнгән, татар язучысына анда урын юк иде… Хәер, миңа гына түгел, Чиләбедән килгән мөфтигә дә мин барында сүз бирмәделәр, Сабантуй бисмилласыз, дин әһеленең фатыйхасыннан башка башланды һәм шулай дәвам итте. Мин исә, алып килгән бүләкләремне район музеена һәм редакциясенә тапшырып, кайтыр юлга кузгалдым…

Хәтеремдә, 2005 елның җәендә мин шушы ук Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылында өлкә Сабантуенда катнашкан идем. Анда барысы да башкачарак булды – дин әһелләре дә сөйләде, Сабантуй татарча барды, миллилек тә булды, бары тик Чирмешән районы гына аракы алып килеп сатып, эшне боза яздылар. Ә бу юлы өлкә Сабантуена Эчкен авылы татарларын бөтенләй чакырмаганнар булып чыкты, нигәдер, шуннан алда гына хакимият Эчкендә чәчәк бәйрәме үткәргән һәм иң милли рухлы татарларга Әлмәнгә килеп йөрмәскә киңәш иткән. Югыйсә, аралары йөз чакрымнан артык булса да, Эчкен һәм Әлмән авылы татарлары бер тамырдан – шушы Эчкеннән чыккан бит! Тарихтан билгеле булганча, 1586 елны Эчкеннән Әлмән-күл якларына 12 нәсел барып урнаша, шуңа күрә, Әлмән районының бүгенге гербында яшел кырга 12 алтын башак һәм чабып барган ат рәсеме төшерелгән.

Шушылардан чыгып, мин мондый нәтиҗәгә килдем. Татарстаннан читтә Сабантуйларны район үзәкләренә бирергә ярамый икән, чөнки алар инде урыслашкан, шәһәрләрдән дә артык кыланып патриотланалар. Әлмән районында Өчкүл (Шабай) дип аталган менә дигән татар авылы бар, анда милли рухлы, иманлы, гайрәтле милләттәшләребез яши, әгәр өлкә Сабантуе анда үткән булса, алар аны урыслаштырырга ирек бирмәсләр иде. (Шунысын да әйтергә кирәк, Курган өлкәсендә татар конгрессы бик йомшак эшли, аның Сафакүлдә яшәүче җитәкчесе татар янында – татар, башкорт янында башкорт булып йөри, түрәләр сүзеннән чыкмый.) Икенче нәтиҗә – читтә яшәүче татарлар янына Татарстан исеменнән делегацияләр төзеп барганда, милләтебезне түбәнәйтә торган гамәлләр кылмаска кирәк. Читкә Татарстан исеменнән тәре-иконалар, тишек чабаталар төяп барырга, урыска ярыйм, дип, урысча гына чыгышлар ясарга, хатын-кызларга ярымшәрә киенеп сәхнәгә чыгарга, урыс түрәләре белән аерым чатырларда кочаклашып аракы эчәргә ярамый! Ярамый, чөнки болай эшләп, сез татар милләтенең дәрәҗәсен төшерәсез, аны башкалар алдында түбәнәйтәсез. Сезгә карап, Татарстанга, татар милләтенә бәя бирәләр, шуннан чыгып, биредә яшәүче татарларга да шундый ук мөнәсәбәт булачак, моны беркайчан да онытмагыз!

Фәүзия Бәйрәмова,

язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Курганда күргәннәрем... , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии