Юл тәртибе

«Безнең гәҗит»тә Илфат Фәйзрахмановның «Медведев көлкегә калды» (№48, 5 декабрь, 2012 ел) язмасын игътибар белән укып чыктым. Мин Илфат белән тулысына килешәм.

СССР вакытында да, хәзерге Русиядә дә халыкка «пешмәгән» законнар тәкъдим итәләр. Әле халык күңеленә «хуш килгәннәре» дә үтәлми. Җимерек яисә яңа төзәтелгән юллар турында язылды, сөйләнде. Бу хакта федераль программа да бар. Русия юлларында булган автоһәлакәтләр күп булу мине бик борчый. Юлларда безнең илдә якынча 32 мең кеше үлә икән. Күпме кеше тән җәрәхәтләре ала, инвалид булып кала. Ә кем гаепле? Әлбәттә, дәүләт! Кеше машина белән икенче берәүне бәрдереп үтерә икән, аның шунда ук машина йөртү таныклыгын тартып алырга һәм башка рульгә утыртмаска кирәк! Ләкин бездә демократия бит. Демократиягә исә барчабызны Ельцин китереп җиткерде. Юллардагы тәртипсезлек тә – демократия җимеше. Яшьләр бушлык дөньясында үсте, тәрбия алмадылар, яшьләр арасында җинаятьчеләрнең исәбе-хисабы юк. В. да яшьләргә игътибарны тиешенчә биреп җиткерми, дип саныйм һәм бу аның төп ялгышларының берсе. Спорт белән генә яшьләрне тәрбияләп булмый. Яңа тормышка аяк баскан яшьләр кырыс чынбарлык белән күзгә-күз очраша һәм аларга бу очракта дәүләттән дә ярдәм кирәк.

Мәкаләгә әйләнеп кайтсак, Д. Медведевның юл кагыйдәләрен бозучылардан 500 мең сум штраф түләтергә дигән тәкъдиме, миңа калса, бернинди кысаларга да сыймый. Ярый да, бай кеше ул штрафларны түләр. Ә безнең ише гади халыкка нәрсә эшләргә ди? Ил башы халык алдында сүзен үлчәп сөйләргә тиеш. Авторның: «Илебездә катламнар, титуллылар булырга тиеш түгел. Болай булган очракта, юлларда тәртипсезлекләр дә бетмәячәк. Кемнәргәдер салмыш килеш тә йөрергә ярый, чөнки аларны туктатмыйлар. Махсус номерлар, мигалкалар бетсә генә, бар да бертигез булыр, хокуклар тигезләнсә генә, юлларда да тәртип булачак», – дигән фикере белән килешәм.

хезмәткәрләренең дә санын арттырырга кирәк. Алар бер урында гына басып тормыйча, ә машиналар агымын тикшереп, һәрвакыт юлда тәртип булуын тәэмин итәргә тиеш. Совет чорында хезмәткәрләре нәкъ шулай эшли иде. Кайтарасы иде хәзер ул заманнарны!

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии