«Аның яраткан эше – кешене камерадан күзәтү»

«Аның яраткан эше – кешене камерадан күзәтү»

Бигрәк «әдәпле» инде безнең татар халкы! Бүген кочак җәеп каршы ала, бер-ике көн кунак итә, аннары күчтәнәчләр тутырылган янчыкларны, синең киемнәреңне әкрен генә ишек төбенә тезә башлый. Ләкин йөзеңә күтәрелеп, бар чыгып кит, дип кычкырмый! Хәер, татарның «әдәплелеге» кунак булганда гына түгел, эш урынында да беленә икән. Әнә, Казанның Киров районы Пенсия Фондында Илүсә Газизова исемле ханымны сигез ай буе эшләткәннәр дә, бүген әкрен генә вазыйфасын кыскартып баралар, ди.

«СИН ХӘЗЕР ГАДИ РАБОЧИЙ»

Илүсә апа очрашу урыны итеп нәкъ Киров районы Пенсия Фондын билгеләгәч, үз эчемнән генә «эштән китеп өлгермәгән, ахры», дип уйлап куйган идем. Фондның эченә килеп кергәч, ишек төбендәге урындыкта утыручы апаның миңа ташлаган карашын күрдем. Баксаң, Илүсә апа үзе икән! Аның үз янына җыеп куйган кәгазьләре, дәфтәр битләреннән күренгәнчә, Илүсә апаны эш урыныннан азат итәләр…

– Минем 40 ел эш стажым бар. Шушы 40 ел эчендә кемнәр генә булып эшләмәдем: бухгалтер да булдым, сәркатип тә, тәгаен санап бетерә дә алмыйм. Ләкин пенсия фондындагы эш урынымны бик нык яраттым, – ди ул.

Казанда яшәүче Илүсә апа бүгенге көндә 63 яшен тутырып килә. Пенсиядә булуына карамастан, ул үзенә эш эзли башлый. Һәм, ниһаять, 2018нче елның 1нче маенда Казанның Киров районы Пенсия Фондына эшкә урнаша. Монда Илүсә апаны администратор итеп эшкә алалар, ләкин никтер эш килешүендә аның вазыйфасы «Сакчы» дип билгеләнә. Моңа да карамастан, ул һәрдаим пенсионерлар белән эшли, аларның сорауларын тыңлый, алларында туган проблемалардан чыгу юлын да тәкъдим итә. Шуңа да бу эш урыны турында яратып сөйли:

– Үз эшемне бик яраттым. Кешеләр белән эшләү, аларга аз гына булса да ярдәм итү күңелемә рәхәтлек бирә иде. Хезмәт хакым 10 мең сум гына булуга карамастан, һәр көн саен иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшләдем. Эше кыен, эше күп дип зарланмадым.

Илүсә апа барысын да якты хатирәләр сыман гына исенә төшерә. Хәер, хатирә генә булып калыр да. 13нче декабрь көнне Пенсия фонды директоры Гүзәл Сафина эшче пенсионерның яраткан эшенә «сез «рабочий» вазыйфасына күчәсез» дип, нокта куя. Сәбәбен «вазыйфаны дөрес башкармыйсың» дип аңлата ул.

– Белмим, һаман да аңламыйм һәм аңлый да алмыйм: сигез ай буе беркем дә син моны дөрес эшләмисең, менә монысы дөрес түгел дип, төртеп тә күрсәтмәде, бернинди начар сүз дә әйтмәде. Берни аңлатмыйча, минем гади эшче вазыйфасына күчүемне хәбәр итүне бөтенләй аңламыйм, – дип кычкырып сөйли башлаган иде Илүсә апа, яныбызга урта яшьләрдәге ике хатын килеп басты.

– Болар безнең сөйләшкәннәрне тыңлап, тәрҗемә итеп торалар инде «тегеңә», – ди, Илүсә ханым. – Өченче катта утыручы директорны «өстәге», «теге» дип тә атыйлар монда. Менә мине шулай түбән төшерүгә дә шул начальник апаның мине яратмавы сәбәпче булды инде. Аңардан әллә ничә тапкыр администратор вазыйфасына карата вазыйфаи инструкцияне сорадым, сәркатибенә дә мөрәҗәгать иттем, беркем берни бирмәде дә, күрсәтмәде дә, аңлатмады да. Миңа башка вазыйфага карата вазыйфаи инструкцияләр бирделәр, ләкин администратор буларак, миңа беркем дә кулыма берни тоттырмады!

Пенсиядәге хатын эшләгән сигез аеның берсендә дә «өстәгенең» кәгазьгә язылган шелтәсен дә, искәрмәсен дә кулына алмый. Аның өстенә, «Шикаять һәм тәкъдимнәр китабы»нда Илүсә апага карата язылган яхшы сүзләр дә бар икән. Ләкин начальникның аны укыйсы килми, күрәсең.

– Кичә перерасчет ясарга кирәк дип, администрациягә гариза керттем. Аңа да җавап биргән кеше юк. «Теге» өченче катта утыра, кешечә аңлашырга, сөйләшергә кирәк дим, ләкин аның янына менәргә ярамый. Аннары, монда бөтен җирдә камера. Аның яраткан эше – камерадан кешене күзләү, шуңа да янына менеп җитеп булмый шул.

«СЕЗНЕ ҖИНАЯТЬ ҖАВАПЛЫЛЫГЫНА ТАРТЫРГА МӨМКИН»

Ярый соң, бер пенсионер апаны гына тыңлап, эшне хәл итеп булмас дип, өченче катка күтәрелергә булдым. Илүсә апаның сөйләүләре буенча, ул мине куркытырга, хезмәткәре турында начар сүзләр яудырырга, кәефе шәптән булса, куып ук чыгарырга тиеш иде.

Өченче катка мине директорның «уң кулы» озатты. Шунда менгән арада, янымдагы ападан әкрен генә:

– Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? – дип сорадым.

Хатын бераз дәшми торганнан соң, тыныч кына:

– Үзегез күрәсез бит, нәрсә уйларга инде, – диде.

Өченче катка менеп җитү белән Киров районы Пенсия Фонды директоры Гүзәл Сафина бүлмәсенә уздык. Күзаллауларым буенча, өстәл артында усал бер хатын утырырга тиеш иде, ләкин Гүзәл ханым карап торышка усал кебек түгел, ә итагатьле һәм ягымлы тоелды. Мин авызымны ачып, сүз әйткәнче үк ул тиз-тиз генә сүзләрен тезеп китте:

– Без үзебез дә бик күп гәҗитләргә язылабыз. Пенсионерларның сораулары бик күп бит, шуңа күрә аларның барысын да безнең белән хезмәттәшлек итә торган гәҗитләрдә бастырып, җаваплар бирәбез, теләгегез булса, сезнең гәҗит белән дә шатланып хезмәттәшлек итәр идек. Реквизитларын калдырсагыз, язылыр да идек әле.

Илүсә апаның проблемасы турында сүз кузгатылгач кына, Гүзәл ханым:

– Беләсезме, ул хатын бик күп митингларда катнашкан кеше. Аның үз эшен җиренә җиткереп эшлисе килми. Кыскасы, ялгыштык без, – диде.

– Эшенең беренче аенда ук аның эшен төгәл эшләмәве күренмәдеме?

– Пенсия фондына бик күп пенсионерлар йөри. Беренче катта без аларны кабул итәбез, ә икенче катта пенсия күләмен, аларның кайчан пенсиягә чыгуларын билгелибез. Эш бик күп – бер генә кеше моңа өлгерми, менә шул пенсионерларны озатып йөрсен өчен без ул апаны эшкә билгеләдек тә инде. Кызганычка каршы, ул бик дөрес кеше булмады. Монда эшләгән кешеләрне дә митингларга чакырып йөрде әле ул, шулай бит, Ирина Вячеславовна?

– И такое может быть, – дип җавап кайтарды аның замы (Мондый хәлнең булмавы да мөмкин икән).

– Бүгенге көндә пенсионерларның пенсиясе күп түгел. Без аларның акчаларын арттыра алмыйбыз, билгеле, ләкин якты чырай белән булса да каршы алырга кирәк бит аларны. Ул яктан да уңмады. Әле бер ир-ат өченче катка менеп бара иде. «Нинди бешеный хатын утыра анда аста» ди. Кыскасы, килеп каптык без. Шул гына.

Директорның сөйләгәннәреннән күренгәнчә, монда «администратор» дигән вакансия бөтенләй дә юк, Илүсә апа «вахтер» буларак эшкә урнашкан. Ә 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан бу «вахтер» вазыйфасы да кыскартуга эләгә, шуңа күрә Илүсә апага буш вакансия – эшче вакансиясе генә кала.

– Ул бу эшче вазыйфасын башкарырга риза булды, ләкин хәзер эшен эшлисе килми. Безнең бөтен документлар да тәртиптә, барысы да бар. Ул үзе дә вазыйфаи инструкциягә кул куйды. Ул документ та тәртиптә. Бу ханым хәзер теләсә нәрсә сөйли ала, ләкин безнең барлык документлар да тәртиптә – дип сүзен тәмамлады директор. Аннары, көлеп:

– Мин профессиям буенча юрист. Моның өчен җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкин. Сезгә карап торам, шундый матур, яшь кыз… – дип өстәде.

Ахыргы җөмләдән аңлашылганча, Пенсия Фонды директоры бу язманың чыгуын теләми, ахрысы. Димәк, барысы да тәртиптә түгел, яки нәрсәнедер сөйләп бетермиләр.

«ХАК СӨЙЛӘМӘСЛӘР… КУРКАЛАР»

Директор яныннан төшкәч, башта туган сорауларны Илүсә апага бирергә кирәк дип таптым. Үзе дә минем нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлагандай:

– Дөрес, мин эшкә урнашканда, эш килешүендә «Сторож» булып кергәнемне күрдем, укыдым, ләкин беренче көнне үк мин администратор булып эшләдем. Сакчы булсам, мин бит, сакчы урынында утырыр идем, ә мин бит монда утырдым, – ди ул, коридор почмагына төртеп күрсәтеп. Моны дәлилләүче фотоларым бар. Бөтен җиргә урнаштырылган камералар да эшли, алардан да карарга мөмкин, ләкин монда хезмәт куючылар гына мине якламас шул, ялган сөйләрләр, «тегеннән» куркалар бит.

Үзе дә директор янына кереп, сөйләшергә тели Илүсә ханым, ләкин өченче катка менә генә алмый. Аннары аның белән сөйләшеп «толк» юк ди ул. Директорның гел дорфа һәм кычкырып сөйләшүләреннән дә туйган инде ул.

– Ул гел тавышын күтәрә һәм нәрсә сорасаң да, эшеңнән кит дип кенә җавап бирә. Аңа гариза да менгерергә ярамый миңа! Русия президенты В.В.Путин да гел кабатлый бит пенсионерларга хөрмәт кирәк, аларны ихтирам итәргә кирәк дип, ләкин кайда соң ул ихтирам белән хөрмәт? Нигә 63 яшенә җиткән пенсионерны берни аңлатмыйча эшче итеп билгелиләр!

Пенсия яшендә булса да үз дигәненә ирешергә тели әле Илүсә апа. Ул моның белән генә тукталырга җыенмый. Бу оешманы судка бирәчәген дә яшерми, барлык документларны да алдан әзерләп куйган. Инде эш урынында эшләмәсә дә, Пенсия Фондының алгы катындагы урындыкта үзенең бар документлары белән утыра бирә. «Миңа бернәрсә аңлатмаган килеш минем моннан китәсем килми. Китсәм, гомумән, эшемне югалтам», – ди ул.

Дөреслекнең башы кайсы якка килеп тоташканлыгын беребез дә ачык белми. Тик Пенсия фонды директорының ачык булып күренергә тырышуы һәм сүзне ерактан башлавы гына аны бераз арткы планга чыгара. Без капчыкта ятмый дигәндәй, барыбер бер тишеп чыгар әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии