- 22.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бүген Интернетта тормыш кайный. Бу гына түгел, анда хәзер сәясәт исе сизелә башлады. Русия Президенты Дмитрий Медведевны алыйк. «Твиттер» белән «Фейсбук»та аралашуы җитмәгән иде, менә инде бөтен ил утырган «Вконтакте» социаль челтәрендә дә теркәлде. Дөрес, моңа сайтка нигез салучы Павел Дуровның илбашына белдергән үпкәсе дә йогынты ясамый калмагандыр. Ул Медведевка чит ил сайтларында язышып, Русия продукциясен онытып җибәрүе хакында әйткән булган икән.
Интернетта Президентка җирле түрәләрнең башбаштаклыгы турында зарланырга да була. Халык арасында: «Алайса Медведевка «Твиттер»да әйтәм бит» дигән сүзләр тарала башлады. Әле җитмәсә, Русия түрәләренең үзләре генә аралаша торган социаль челтәре бар икән. Тик анда аларга зарланып булмый шул. Сайтта теркәлү өчен җирле хакимияттәге бер эре җитәкче сиңа рөхсәт бирергә тиеш. Интернетта илебез түрәләренең утыруы, халык белән элемтәдә булу теләге бик күркәм күренеш инде анысы, әмма икенче яктан бөтенләй башка төрле сәясәт тә бар шул монда. Соңгы вакытта күп кенә блоггерлар һәм хәбәрдар кешеләр ил җитәкчеләренең социаль челтәрләрне авызлыкларга тырышуы хакында гәп куерта башлады. Имеш, террорчылык һәм экстремизмга каршы уңышлы көрәш алып бару өчен Интернетны контрольгә алырга кирәк. Югыйсә, анда теләсә кем үзенең законсыз һәм ил тотрыксызлыгына китерүче шигарьләрен алга сөрә. Гарәп илләрендәге канлы бәрелешләр дә мондый фикергә килүгә сәбәпче булгандыр. Чөнки, андагы халык «Фейсбук» сайты аша аралашып мәйданга җыелган. Русия түрәләре әнә шул хәлләрнең бездә дә кабатлануыннан курка.
Тик Интернетны моның аркасында гына контрольгә алырга җыенмыйлар. Дөньяви пәрәвез бүген илебездә гаделлекне ирештерүче һәм үз фикереңне әйтергә мөмкинлек бирүче бердәнбер мәйданчык булып калды. Аңлавыгызча, башкаларының файдасы юк. Прокуратура, судлар, полиция һәм җирле хакимият ришвәтчеләр кулында. Алар, үз дәрәҗәсенә тап төшерүче мәгълүматның киң җәмәгатьчелеккә ирешүен туктату өчен, барын да эшләргә әзер. Дөреслек эзләүче кешенең сүзе Русия президенты яки Премьер-министрына кадәр барып җиткән очракта да, аның буенча ниндидер гамәлләр кылыначагына ышанырга ярамый. Әйе, «тандем» вәкилләре телефоннан шалтыратып, ярдәм итәчәге хакында да әйтә, җирле түрәләргә шелтә дә белдерә. Тик, берничә атнадан соң бөтен нәрсә онытыла, үзәк матбугат чаралары шаулаудан туктый, бу вакытта исә гаделлек эзләүче йә эшеннән куылган була, йә зинданга ябыла. Чарасызлыктан Интернетка видеоязмалар элүчеләр дә күпләргә проблема тудыра. Бюджетны тыныч кына «кискәләгән» түрәләр көннәрдән бер көнне бөтен илгә таныла. Бу очракта нишләргә соң? Әлбәттә, социаль челтәрләрне контрольгә алу җитәкчеләр өчен бик үтемле гамәл. Моннан ары берәрсе дөреслек эзләп маташсын әле, ә дигәнче экстремистлар рәтенә керәчәк. Шулай итеп, халык авазы тагын да азрак ишетеләчәк, дип аңларга кирәк.
Мин еш кына Интернет сайтларны, блогларны караштыргалыйм. Шуңа игътибар итәм: бүген Русия халкы хөкүмәт эше һәм түрәләр белән канәгать түгел. Күп кешедә урындагыларга карата нәфрәт хисе сизелә. Әгәр мөмкинлек булса, илдәге халыкның яртысы каршылык акциясенә чыгып, барлык җитәкчеләрне отставкага җибәрер иде. Владимир Путинның сәясәтенә каршы булган кешеләр мәйданнарга җыела башлады инде. Дөрес, болар хакында дәүләт карамагындагы матбугат чаралары дәшми. Түрәләр сүз иреге булган Интернетны да кул астына алырга омтыла. Юкса, хак мәгълүмат түрәләрнең башына җитәргә мөмкин. Шулай ук дәүләт акчаларын бер-берсе арасында бүлешүчеләргә дә көн бетәчәк. Халык бездә бик сабыр сабырлыгын, тик бу озакка бармаска мөмкин.
Түрәләр дә йоклап ятмый анысы. Әнә, шау-гөр килеп милицияне полициягә әйләндерделәр, күптән түгел Медведев 2020 елга кадәр хәрби реформаларга 20 триллион сум акча тотылачагы турында әйтте. Әмма, нинди казанышлар өчен? Спутниклары төшә, ракеталары очмый, самолетлары шартлый, кораблары бата, солдатлары тыныч вакытта үлә… Халык чутыннан шулар өчен акча бирергәме? Икенче яктан караганда, моны аңлатып була. Кешеләрнең бүгенге хакимияткә каршы негатив кәефен күргән түрәләр, бәрелеш булган очракта хокук саклаучылар белән хәрбиләрнең үзләре ягында булуын тели. Шуны күздә тотып, аларга яхшы тормыш шартлары ясарга омтыла, күбрәк акча түләргә тырыша. Имеш, көч структуралары хезмәткәрләренең ләббәйкәлеген әлеге чара белән сатып ала.
Комментарии