Тел хәреф кенә танырлык булырга тиешме?

Тел хәреф кенә танырлык булырга тиешме?

Татар телендә чыга торган газета-журналларда: «Балагызны татар телендә укытсак, алар югары уку йортына керә алмаслар, Татарстанда татар теле дәүләт теле булса да, гамәлдә түгел, татар милли университеты юк, югары уку йортларында да татарча укытмыйлар», – дип очынып язылган мәкаләләр, хатлар еш басыла. Бу мәсьәләне кайчанга кадәр хәл итү мөмкин соң?

309нчы Федераль законга үзгәрешләр кертү, ягъни укыту стандартларына милли компонентны кире кайтару мәсьәләсендә республика җитәкчеләребез үзләренең катгый сүзләрен әйтә алмадылар. Шунысы аяныч: Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев: «Татар телен башлангыч мәктәп дәрәҗәсендә укыту җитә», – дигән фикерен җәмәгатьчелеккә җиткергән иде. Туган телне мәктәптән кысрыклап чыгару чыгарылыш имтиханнарын туган татар телендә тапшыруны тыюны аңлата түгелме соң? Мондый белем хәреф танырга гына җитә шул, аның белән әдәбиятны, тарихны тирәнтен өйрәнеп булмый.

Шуны да языйм: Президент Р. Миңнехановның телебезгә, милләтебезнең гореф-гадәтләренә мөнәсәбәте шактый уңай. Ул Русия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә булганда да, татар җәмәгатьчелеге белән һәрвакыт очраша. Губернаторлар һәм президентлар сөйләшкәндә дә милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртуы күркәм күренеш. М.Шәймиев 19 ел президент вазифасын башкарса да, татар җәмәгатьчелеге белән еш очрашмады.

Хәзерге вакытта татар теле дәресләре елдан-ел кими бара, хәтта татар гимназияләрендә дә күп фәннәрне рус телендә укыта башладылар. Татар мәктәпләрен бетерүгә баралар.

Татар теле сакланмаса, милләт сакланмаячак. Теле юкның – иле юк, моны исбат итү дә кирәк түгел. Телне белмәгән кеше гореф-гадәтләрне, динне, гомумән, үзе яшәгән мохитне чит күрә башлый.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

сугыш һәм хезмәт ветераны.

Апас районы.

Комментарии