- 22.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Әй кызык та, кызганыч та, хөкүмәт башында утыручыларның сәер-мәер законнар уйлап чыгарулары. Экология кодексына (5 июль, 2011 ел) кертелгән законнарның гамәлгә ашыруларын гына да уйласаң, Әлмәндәр бабай җырындагыча, «Ала карга дигән, әй, асыл кош» ның Татарстан ау кошлары исемлегенә кертүләрен ишеткәннән соң, 2006 елны, кош гриппы дигән булып, җылы яктан кайтучы кошларыбызны мылтык белән каршы алырга өндәүләр белән тулы телевизор (әбиләребез әйтмешли, тиле вәзир) экраннары искә төште. Матбугат чаралары да, берсен-берсе уздыра-уздыра, каләм астыннан кошларга каршы «агу чәчте». Инде менә хәзер ала карга комачаулый башлаган. Имештер, шәһәр паркларында ял итеп йөрүчеләрнең башын чукый икән. Тикмәгә генә чукымый ул. Ала карга артыннан күп еллар күзәтәм. Ул – акыллы кош. Аның сабырлыгы җитәрлек, тикмәгә генә тузгымый ала карга. Ул бала чыгарганда, кошчыкларын очарга өйрәткәндә, адәм балаларына да аның хәленә керергә кирәк. Йөрмәгез аның тирәсендә. Аннан килеп, кышларын азыктан өлеш чыгаручыларны да онытмый ул. Быел да алар рәхәтләнеп агач башында утырды. Бәбиләре чыкканчы дип, болынның печәнен чабып алдык. Бернинди дә дошманлык күрмәдек. Ә яхшылыгын меңе белән кайтарды. Ике-өч ел җиләк-җимеш белән тукланучы кошлар бакчаның җелеген суырган иде, быел ала каргалар аларны куды. Иртә язда өлгерә торган зелпе җиләге дә үзебезгә насыйп булды, викторияне дә югалтуларсыз җыеп алдым, чияләр дә исән, алма чукучылар да юк. Бакча таптаучы, кош-кортка һөҗүм итүче кыргый этләрнең дә эзе суынды бакча башыннан. Ә файдалы сайрар кошлар, тукран белән ала карга арасында дуслык хөкем сөрә.
Бар күзәтүләремнән чыгып әйтәм, ала карга – файдалы кош. Аучылар, акылыгызга килегез, мылтык күтәрергә ашыкмагыз!
2006 елдан бирле гел генә дә кабатланып торган төрле афәтләр, җир тетрәүләр, су басулар, эссе климатлы илләрдә зәмһәрир суыклар күзәтелү– тикмәгә түгел. Аллаһы Тәгалә безгә кошларның сау-сәламәт, табигатьтә бар нәрсә үз урынында булырга тиешлеген күрсәтә. Ә без, инсаннарның, атарга да, ватарга гына яраклы булуы – безнең бәлабездер.
Табигатькә без хуҗа түгел. Шушы изге җиребезгә вакытлыча гына килгән кунак икәнлегебезне онытмыйк. Кунак булсаң, тыйнак бул!
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Ала карга, чыннан да, асыл кош...,
Комментарии