«Кашык, халат һәм бер чынаяк кына калды»

«Кашык, халат һәм бер чынаяк кына калды»

Яңа елны ак биттән башлыйбыз, дип сөйләшәбез, яңа елдан үзгәрешләр көтәбез. Тик Лаеш районы Татар Янтыгы авылында яшәүче Рәхилә апа Бикмуллина гына бу елдан берни дә көтми. Могҗизаларга ышанса да, улын кире кайтарып булмаячагын яхшы аңлый ул.

2020нче елның 20нче декабрендә Татар Янтыгы авылында халыкны борчуга салган зур фаҗига була – 64 яшьлек Рәхилә апа Бикмуллинаның йорты көлгә әверелә. Янгын каралты-кураны гына түгел, Рәхилә апаның бердәнбер улы – Алмазны да үз эченә ала.

– Рәхилә апа малаен берүзе үстерде, ире дә күптән вафат булды. Картлык көнемдә терәк булыр дип үстергән малаеңны җирләү – ана өчен бик ачы хәсрәт инде, – дип сөйләде Рәхилә апаның авылдашы Заһир абый Мифтахов. – Янгын булган көнне Рәхилә апа «РКБ»да кардиология бүлегендә ята иде, операция ясаткан булган. Төзәлеп бетмәгән яра өстенә мәңге төзәлмәслек хәсрәт тә өстәлде.

Заһир абый Рәхилә апаны тырыш һәм көчле хатын-кыз итеп тасвирлый. Ире үлеменнән соң да көч табып, малаен үстерү өчен көнен-төнен дә, сәламәтлеген дә жәлләми эшләгән ул. Үзе кешедән ярдәм сорап, ялварып йөрүчеләрдән дә түгел икән. Хәер, Рәхилә апага авылдашлары ярдәм кулын үзләре суза. Бүген 65 яшенә аяк басып килүче Рәхилә апа Заһир абый Мифтаховның гаиләсенә сыенган, әлегә шунда яши.

– Заһир – безнең кияү ул, туганнан туган сеңлемнең ире. Алар бик нык ярдәм итәләр. Авылдашларым да, Кече Елга авылы мәчете дә, район халкы да – барысы да булдыра алганча булыша. Улымны җирләргә дә күпләп килделәр. Күмүчеләр генә дә 40лап ир-ат иде. Үземнең хәлләрне сөйләрлек көчем юк. Газиз баласын югалтканнар гына аңлар мине, – диде Рәхилә апа авыр сулап.

Рәхилә апа тумышы белән Татар Янтыгы авылыннан. Авыл мәктәбен тәмамлап, Лаеш техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, район бухгалтериясендә кассир булып эшләп ала. Анысы таралгач, авылга фермага кайта һәм сыер савучы булып эшли. Аннары хезмәт юлын кибетче булып дәвам итә. Шул арада кияүгә чыгып, Лаешта төпләнә. Озакламый ирен малай белән дә сөендерә. Тик бәхетле гаилә тормышы озакка сузылмый.

– Улыма сигез ай булганда ирем йөрәк чиреннән вафат булды. Шул кечкенә баланы тотып, әти-әни йортына, Татар Янтыгына кайтып киттем. Әти-әнине дә соңгы юлга озаттым инде, менә узган ел баламны да, – ди ана авырсынып.

Гомер буена җыела барган мондый ачы хәсрәтләр Рәхилә апаның сәламәтлеген нык какшаткан. Хатын-кызны көчле, диләр. Рәхилә апа да көчле, әмма һәр кайгы аның йөзенә җыерчык булып төшкән, һәрберсе йөрәк авыруын тудырган.

– Йөрәк тибешем 34кә генә калган иде, шуңа да кардиостимулятор куйдылар. Янгын көнне больницада булуым да шуңа бәйле иде. Фаҗига буласын белгән булсам… Юк бит, берни сизмәдем дә, начар төшләр дә күрмәдем, – ди Рәхилә апа сыкранып. – Улыма нибары 30 яшь иде.

Әле үзенең тормышын да корырга өлгермәгән Алмаз фаҗига булырга берничә көн кала гына Мәскәүдән эштән кайткан була. Больницада дәваланучы Рәхилә апага кемдер шалтыратып: «Йортыгыз яна», – дип хәбәр итә. Кем һәм кайдан шалтыратканын да белми ана. Улын да күрә алмый калуына үкенә.

– Больницага алып киткән бер халат, бер кашык һәм бер чынаяк белән япа-ялгыз калдым. Янгын бернәрсәне дә: йортны да, улымны да калдырмаган, – ди ул.

Ялкын тиз арада йорт һәм сарайны чолгап алган, аның мәйданы 57 квадрат метр тәшкил иткән. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, янгынны күрше участоктагы шәхси йортка күчү ихтималын чамалаган. Беркем дә ярдәм сорап кычкырмаганга, алар өйдә кеше юк дип уйлаган. Күршеләр дә йортта кеше барлыгы турында белми. Тик 21нче декабрь иртәсендә Рәхилә апаның улы Алмазның үле гәүдәсен табып алалар. Фаҗиганең сәбәпләренә әле һаман нокта куелмаган.

Лаеш районында Рәхилә апага акчалата ярдәм күрсәтергә һәм тулай торактан вакытлыча берәр бүлмә бирергә сүз биргәннәр. Авыл халкы исә тиз арада акча җыеп, зыян күргән авылдашына йорт сатып алырга өметләнә.

Тамчыдан күл җыела бит. Бәлки, «Безнең гәҗит»не укучылар арасында да Рәхилә апага ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. Рәхилә апаның «Сбербанк» картасы номеры: 2202 2007 4737 8147. Карта +7 (987) 185-46-85 номерына беркетелгән.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии