Каршылык чарасы – Кремль проекты

Каршылык чарасы – Кремль проекты

Түземлекнең дә чиге була икән шул. Соңгы вакытлардагы хәлләр – моңа ачык мисал. Сайлаулар узуга, аның гадел булмавына каршылык белдереп, халык мәйданга, митингка җыелды. Берәүләр моны гади кешеләрнең түрәләр башбаштаклыгына каршы оештырылган акциясе дип санаса, икенчеләр чараның төере Көнбатышта ята, дигән фикердә тора. Дөрес, Мәскәүдәге Болотная мәйданына гаделсезлеккә ике аягы белән каршы торучы халык җыелды, дип әйтергә булыр иде, тик, ни кызганыч, моның икенче ягы да бар шул. узуга, төрле дәрәҗәдәге түрәләр аның чит ил диссидентлары, ә төгәлрәге Америка Дәүләт департаменты тарафыннан түләнеп уздырылган, дигән фикерләрен җиткерә башлады. Өстәвенә, халык белән турыдан-туры аралашу барышында Владимир Путин да шуңа ишарәләде.

Үзенең ришвәтчелеккә каршы башкарылган эшләре белән дан яулаган Алексей Навальный, радикал милләтче Эдуард Лимонов, 90нчы еллар уртасында Русия милкен олигархларга таратып бетергән Борис Немцов, хәтта телевидение йолдызы Тина Канделаки белән Ксения Собчак та мәйданга чыкты. Тик, халыкны митингка чыгарга нәрсә этәрде икән соң? Хәтерләсәгез, былтыр декабрьдә, Мәскәүдәге Манеж мәйданында зур бәрелеш булып алган иде. Ул вакытта үзәк каналлардан моны милләтчеләр акциясе дип аңлатырга тырыштылар. Тик, чынлыкта исә, анда гаделсезлектән туйган гади кешеләр җыелган иде. Дөрес, аларның һәрберсенең үз кайгысы булды, әмма мәгънәсе бер үк – хакимиятнең халыкны санга сукмавы. Шуннан соң Русиядә экстремизм күренеше хакында актив рәвештә лаф ора башладылар. Монысы исә түрәләргә ярамаган, күп сөйләргә яратучыларны авызлыклау өчен кулай алым булды. Янәсе, гаделлек телисең икән, рәхим ит, без синнән экстремист ясыйбыз да, 282 маддә нигезендә төрмәгә атабыз. Шулай итеп, кешеләр тынычлана төште.

Хәзер инде Русия Дәүләт Думасы депутатларының сайлауларда булган ялганнарына ышанмыйча, кешеләр үз фикерен белдереп, мәйданга чыкты. Иң элек шуны әйтергә кирәк: анда төрле максатларны күздә тотучылар җыелды. «Яблоко», «КПРФ» партияләре, «Солидарность» хәрәкәте вәкилләре үзләрен рекламалап йөрсә, Алексей Навальный ишеләр илдәге ризасызлыкны үз мәнфәгатьләрендә кулланырга тырышты, булса кирәк. Әле шушы арада, ришвәтчелеккә каршы актив көрәшүче бу егетнең Бөекбританиядә яшәүче берәү белән алышып яткан хатларының эчтәлеге киң җәмәгатьчелеккә билгеле булды. Анда Навальный Русиядәге тотрыклылыкны какшату өчен нәрсәләр эшләнелгәне һәм алга таба ни булачагы турында чит илдәге иптәшенә хәбәр биргән. Хатлардан күренгәнчә, ул илебездәге ришвәтчелеккә каршы көрәш символы буларак оешып, соңыннан гаделсезлек белән килешмәүче кешеләрне туплап, урамга алып чыгарга тиеш. Болотная мәйданында исә әлеге аралашу нәтиҗәсен күрергә мөмкин иде. Җитмәсә, аның президентлыкка кандидат буласы килүе дә билгеле бит. Ул илбашы була калса, алга таба Русияне ни көтәсен чамалавы да куркыныч. Бер сүз белән әйткәндә, митингка җыелучыларны теләгән һәркем үз мәнфәгатендә куллана алды. Күренекле журналист Божена Рынска исә мәйданга агылган халыкның бернәрсәгә дә ирешмәячәге турында, нәтиҗә булу һәм күбрәк кешене тарту өчен әйдәп баручы итеп, «йолдыз»ларны куярга кирәклеген җиткерде. Бу рольгә Ксения Собчак бик туры килә икән. Аллам сакласын! Митингтан шоу ясап маташалар түгелме соң болар?

Шушы каршылык чарасының Кремль проекты булуы да ихтимал. Чөнки Владислав Сурков (Русия Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары) командасы «Бердәм Русия» партиясенең бу сайлаулардагы уңышсызлыгын аңлап, каршылык чараларын үз канаты астына алырга тырышты. Гомумән алганда, Болотная мәйданында узган митинг хакимият мөмкинлек биргән кысаларда гына барды. Әйе, каты сүзләр яңгырады, тик артык бернәрсә дә булмады. Каршылык кәефен төшерү өчен, Сурков телгә алган «йолкынган шәһәр җәмәгатьчелеге партиясе»н барлыкка китерү кирәк булды. Әлегә моның башлангычы булып, Русия Президенты кәнәфиенә дәгъва кылган олигарх Михаил Прохоровның амбицияләре тора. Сурков фикеренчә, җәмгыятьтәге хаосны кулга алу өчен, сәясәткә яңа уенчылар кертергә кирәк, ә халык арасындагы киеренкелекне, аларның уйларын «уртаклашучы» көч тудырып, суытырга була. Әле моңа өстәп, хәзерге оппозициядәге партияләрнең хакимият астында йөрүен дә әйтергә кирәк. Димәк, каршылык акциясе чираттагы уен булды, дияргә мөмкин.

Русия Кремленең баш идеологы Владислав Сурков алга таба Президент хакимиятен җитәкләргә мөмкин. Чөнки аның хәзерге башлыгы Сергей Нарышкин Дәүләт Думасына депутат итеп сайланды. Димәк, киләчәктә сәяси шоулар тагын да артачагын чамаларга була.

Митинг дигәннән, Татарстандагысына кеше алай ук күп чыкмаса да, ОМОН хезмәткәрләре бихисап иде. Казан федераль университеты студентларына исә, мәйданга килгән очракта, уку йортыннан куып чыгару белән янаганнар. Дөрес, соңыннан университет ректоры моның ялган икәнлеген әйтте. Ә бит яшь кызлар һәм егетләр ялган сөйләми, аларга шулай дип әйткәннәр. Хәер, нәрсә әле мин ректорга каршы киләм соң? Бездә түрәләр судан коры чыгарга ияләшкән бит инде, КФУ башлыгы осталыгы монда да сизелә.

Гомумән, Русиядә халык белән идарә итә беләләр һәм теләсә нинди чараны хакимият кул астына алып, үз эзенә бора ала. Болотная мәйданында узган каршылык чарасы моңа ачык мисал. Русия халкы әле урамга җыелырга әзер түгел, каршылык белдереп, «ак лента» бәйләп йөрү дә ярдәм итмәс.

Гафил КӘРИМОВ.


Комментарии