Әдәбият бакчасы, һәй агып тора акчасы...

Әдәбият бакчасы, һәй агып тора акчасы...

Күз алдына китерик: заводта, конвейерда килгән продуктка бәяләүче комиссия беренче әйләнештә брак тамгасы сала, шул ук продукт икенче тапкыр килгәч, өченче сортлы дип бәяли, ә өченче уралышта югары сортлы дип келәймә суга... Алай булмый, дияр мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре. Һәм ялгышачак. Мисал өчен, бәгъзе әдипләребезнең иҗади эшләнмәләре Тукай бүләгенә өчәр тапкыр тәкъдим ителә һәм номинант, ике тапкыр кире кагылганнан соң, өченчесендә лауреат дип табыла... Ягъни, бер кандидатны өчәр тапкыр күрсәтү «син – миңа, мин – сиңа» кагыйдәсеннән карыш та тайпылмыйча, бары тик үз кешеләрне лауреатлыкка уздыру әмәле... 
«Безнең гәҗит» кебек үз көнен үзе күрүче «Татарстан яшьләре» газетасының 2022нче елгы 20нче гыйнвар санында Марат Исхаковның тулы бер биттә басылган «Конкурс» атлы мәкаләсендә әдәби бәйге матавыкларына карата җитди һәм җентекле анализ бирелгән. Ошбу темага кагылышлы язмалар «Безнең гәҗит» битләрендә дә чагылыш тапты. Хәлбуки, «йөк» «Чуртан, аккош һәм кысла» мәсәлендәгечә – әлегә үз урынында...
Ирекле матбугат чараларыннан аермалы буларак, үз-үзен асрый алмау хәленә төшеп, дәүләт химаясында һәм китапханәләргә яздыру ярдәме аша тереклек итәргә сәләтле әдәби гәҗит-журнал хадимнәренә соңгы елларда тираж, укучыларын арттыру зарурлыгы инде кирәкми дә шикелле? Сер түгел, укучылар азайган саен, ни-нәрсәләр чыгарып ятуларын абайлаучы, аңышучылар кими бара һәм азлар хәбәрдарлыгыннан файдаланып, лаеклыраклар хакында бөтенләй «онытып», оядашларның «шедеврларына» гына юл ачу җае куәтләнүендә, солдат тормышына бәйле «үлмәсен дә, кайтмасын да, килеп торсын акчасы» дигән халык әйтеменең әдәбиятыбыз язмышына турылануында кемнең ни эше бар? «Кайтмасын» дигән әйтелештә 19 гасыр башында татар әдәбиятында туып, 20 гасыр азагында җуелган фантастика, фәнни фантастика жанрлары язмышы абайлана... «Интертат» газетасының 2020нче елның 4нче март һәм 24нче октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтова мәкаләләрендә бу хакта шактый тәэсирле һәм үтемле язылган. Әллә соң мәгълүм затларга әдәби конкурслар аша ниндидер бүтән төр хезмәтләр өчен дә түләнә түгелме, дип тә фаразлаучылар табылуына җирлек юк түгел сыман... Һәрхәлдә, аларны үзара бүлешү нияте рухландырадыр, дип гөманлап, гөнаһка керәсе килми. Социаль челтәрләрдә, 2019нчы елның 30нчы октябрендә соңрак чит ил агенты, дип танылган «Азатлык Радиосы»* сайтында: «Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014нче елда игълан иткән иде. Әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф), Ләис Зөлкарнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм Галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич), Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды. Ул чактагы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә, Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән...» дигән хәбәрне укыганым булды. Кайбер авыл сабантуйларында, тәкә ятларга китмәсен дип, башка авылдан яки төбәктән килгәннәрне көрәшкә кертмиләр иде. Шуның сыман, заказ белән акча алу кемнәр арасында гына баруы (әйтик, яхшымы-яманмы, Язучылар берлеге әгъзасы мин фәкыйрьгә андый форсат чыкканы булмады), заказны үтәмәгәннәреннән акча эзләп алынганмы, үтәлгәннәре укырлыкмы – түгелме – моны кемнәр хәл итә, ары таба ачыклау булмады.
Саба урта мәктәбендә математикадан укыткан, фронттан ике аяксыз кайткан, протез белән йөргән, кичәләрдә вальс биергә яраткан укытучыбыз Бари ага Ишалин үз фәненнән йомшак укучы кызларны – Мокытдисә, малайларны Мокытбай дип ирештерә иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Аның ул билгеләмәләре белән килешеп бетмәсәм дә, татар әдәбиятына техник белемле, фантастика һәм фәнни фантастика жанрын тергезерлек затлар да килүнең мөһимлеген бүген татар әдәбиятын, редакция урындыгы-кәнәфиен иярләгән, нигездә грамматика белгечлегенә ия затлар аңламаска, аңларга теләмәскә, аңлап җиткермәскә дә мөмкин дип санарга рөхсәт итегез...
Зарурсызлыклары сәбәпле, булыр-булмас тиражлары китапханәләргә яздыру ярдәме аша арттырылган басмаларда «конкурс» оештырып, җиңүче ясап, 500 мең сумлык премияләргә тиендерү, арзан хакка да сатылу перспективасы шәйләнмәве сәбәпле, кибет киштәләрен уратып уздырып, сукмаклары әллә ни тапталмаучы китапханәләргә урнаштырылган, тагылган дияргәдер бәлки, китапларга, китапханәчеләрдән алган белешмәләр нигезендә, (ә алар китап укымыйлар дип язсалар, бу үзләре утырган ботакны кисү булыр иде) «бәйге» корыштырып, саллы премияләр оештыруларны йөрәклелек, тапкырлык үрнәге, егетлек дип саныйсымы икән әллә? Сәхнәгә менү перспективасы гел юк сәхнә әсәрләренә, тиражы җилгәрелгән басмада «конкурс» уздырып, җиңүче ясап, премияләргә тиендерүне дә оятсызлыкның аргы ягына чыгу дип түгел, ә зирәклек галәмәте яисә ни чарадан бичара дип аңлыйсымы икән? Тагын кай төбәкләрдә, өлкәләрдә күзәтелә икән мондый елгырлык? Андый «ярыш»лар оештыру мантыйгы нигезендә нәрсә ята икән соң? Төп сәбәп математикадан, пропорциянең ни икәнлеген чамалаудан ерак тору булмагае? Янә килеп, иҗатына китап кибетләрендә дә, китапханәләрдә дә сорау зур Зифа Кадыйрованы, китабының тиражлары зурлыгы белән Форбс китабына кергән Гүзәл Яхинаны «конкурс»тан читтә калдыруны, җитмәсә, әлеге ике авторны матбугатка чыгып күмәкләшеп дөмбәсләргә маташу матавыгын кояш астында яшәргә урын даулау мәрәкәсе дип аңларгамы? Таш гасырыннан сакланып калган көтү булып яшәү истәлеге, дипме? Ничек кенә булмасын, «син – миңа, мин – сиңа» кагыйдәсе, янә килеп мәнфәгатьләр каршылыгы азу ярмасын дигән очракта, әсәрләрнең сыйфатын бәяләүне, бүләккә терсәк тырпайтып чират торучы каләмзатларга түгел, ә халык хуҗалыгында, төгәл фәннәрдә, медицинада, хокук сагында, хәрби хезмәттә һәм башка тармакларда үзләрен раслаган китап сөючеләргә тапшырасы иде... Янә килеп, беркем дә кызыксынмаслык әсәрләрне күрәләтә җиңүчегә чыгару ихтималыннан аралау хакына бәйгене зарурлыгы шикле тиражы ташка үлчим мәйданнарда түгел, ә интернет киңлекләрендә уздырасы иде... .Янә бер хыялым: исемле, титуллы премияпәрвәр авторларның әсәрләрен интернетка элеп, зарурлыкларын аныклау... Араларында язганнары гомумән укылмаслык авторлар табылыр да, исем-титул, премия өләшүчеләр кызганыч хәлдә калмагайлары дип шөлләмәсәләр, кем белә, бәгъзеләр өчен исән чакта ук андый имтиханга да чират җитүе бик ихтимал...
«Татарстан яшьләре»нең 2022нче елның 10нчы март санында (интернетта, «ТЯ» сайтында бар ) мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиевнең «Язучы һәм тәнкыйтьче» атлы язмасы дөнья күргәч, әдәбиятыбызда оядашлыктан калыккан «филологлар монополиясе» мәсьәләсенең яңа яклары ачылып куйды... Талантлы әдипнең оригиналь иҗатын «төзәтеп», уртак калыпка каулап, авторны өер белән төрлечә хәкарәтләп, мыскыллы тупас шәрехләмәләр кулланып, иҗатының индивидуаль йөзен боздырту укталышлары хакында сүз бара үз чорында басылмый калып, байтак еллар рәнҗү-сызланулар саркытып яткан, кызы Гәүһәр ханым дөньяга чыгарган әлеге мәкаләдә... Мөхәррирләрнең үз-үзләрен кашка тәкә, әдәби мәйдан түре хуҗалары, ә авторларны, синдәй-миндәй үгисетелгәннәрен генә түгел, әле үз ояларыннан булганнарны, хәтта остазларын, ихлас халык мәхәббәте казанганнарын да тупсада таптанучы хокуксыз гозерчегә санап, самавырчы малай дәрәҗәсенә куеп, тәкәллефсез кыланулары күптәнге «матур» гореф-гадәт икән ләбаса... Якташларым, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов үзенең ялкынлы мәкаләләре, язучы Рашат Низамиев документаль романнары аша музыкабызны Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллиннардан кемнәрнең ничек «коткару»лары турында белдергәннәре үрнәгендә әдәбиятыбызны хакыйки талантка ия каләм ияләреннән, шул исәптән Мөхәммәт ага Мәһдиевтән «тазартырга» маташучыларны, Нәкый Исәнбәттән арындырырга көчәнүчеләрне дә колакларыннан тотып, «бездән көнләшәләр», «татар башын татар ашый» кебек, күп кулланудан шәпи шикәре хәленә төшкән «дәлилләре» белән чәбәләнүләренә игътибар итмәстән, кояшка чыгару сәгате сукмадымы икән?.. 
«Интертат» сайтында Рузилә Мөхәммәтованың «Татар башын татар ашар». Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турындагы әсәренә бәя бирде» исемле кызыклы язмасы дөнья күрде. Гаделлек хакына әйтми булмый, исемле-титуллы әдипләребез өчен бердәм рәвештә кемнәрнедер гаепләү (Нәкый Исәнбәт, Гүзәл Яхина, Диас Вәлиев, Миңнәхмәт Сәфәров, һ.б.) генә түгел, ә кемнәрнедер аклау корылышы да хас. Рашат Низамиевның «Утта янган былбыл» әсәрендә бөек композиторыбыз Фәрит Яруллинга карата «игелек» кылучы хөкүмәт сөеклесе булган иҗатчы һәм вазифалы шәхес турында искәртеп узуга, «Казан утлары» журналы битләрендә исемле-титуллы әдип тарафыннан кискен ризасызлык белдерү күзгә чалынды. Нәкый ага Исәнбәт хакында үзе җитәкләгән журнал битләрендә тискәре бәяләмәле мәкалә бастырган Рафаэль Мостафин да Гурий Тавлинның «Афәт» атлы романы аша конкрет шәхескә (Аяз Гыйләҗевкә) белдергән әләкчелектә гаепләвен җиңеләйтергә тырышып, архивларда ниндидер материаллар булуын телгә алып, әмма аларның фотокүчермәләрен тәкъдим итми генә, яклаучы буларак мәкалә бастырды. Кемне аяу, кемне буяу ниндидер әмергә буйсыну аркасында түгелдер дип өметләник.
Арттырып җибәрү сәбәпләрен әллә кайлардан эзләргә, серле кыяфәт чыгарып, Мәскәү тарафларына ишарәләргә кирәкмәстер. Яшьләрне, яңаларны үстерү өчен булдырылган печтеки генә әдәби бүләкләрне дә тар даирә ялмап баруы, һәм башка шундый казанышлар бизи түгелме үз-үзләрен «зыялы» дип белдерүче әдәби өлкәдә «танылган»нарыбызның әхлакый портретларын? Айдар ага Хәлим 2014нче елны Чаллыда басылып чыккан «Кырык тартма» исемле китабында җөмһүриятебезнең иң югары бүләкләренә, мактаулы исемнәренә ия шундый бер мөхтәрәмебезнең «Гамил Афзал исемендәге» район дәрәҗәсендәге премияне дә эләктерүен шигъри юлларда көлә-көлә бәян итә. Иң кызыгы, ә бәлкем кызганычыдыр, премия хуҗасы үзе исән чагында әлеге лауреатны, автор раславына караганда, бөтенләй өнәмәгән... Мәрхүм Гамил ага Афзалның рухын рәнҗетүдән дә кыенсыну кичермәгән булып чыга премияпәрвәр әкәбез... «Кырык тартма» – гыйбрәтле китап, аерылып китеп булмый укыла. Аена ун мең сум түләү каралган «халык язучысы» исемен булдыру аша кемнәр кайгыртылуы да онытылып калмаган... Мин фәкыйрь иң әүвәле андый исемне татар фантастикасы жанрын тергезүче һәм яшәтүче Адлер ага Тимергалинга бирерләр диеп көткән идем дә, тот капчыгыңны!.. » Кырык тартма»да тәгаен исем-фамилияләр атала, нәкъ Тукайча – уклар кемнең кемлеген аяп тормый оча, очкыннар чәчрәтеп кадала.
Әдәби мәйдан бүлүдәге һәм әдәби бәйгеләрдәге тәртипкә карышып азаплану үзеңә генә кәкре суга дип кул селтәү, минемчә, ялгыш фикер. Мондый очрак өчен көрәшнең үтемле юлы атаклы совет диссиденты Владимир Буковскийның «И возвращается ветер» әсәрендә тәфсилле бәян ителгән. Иректән мәхрүм шартларда да мәхбүсләр төрле-төрле инстанцияләргә, хәл итә алу-алмавына карап тормастан, көненә ким дигәндә утызлап заказлы хатлар яудыралар... Аңлашылса кирәк, бер-ике омтылыш белән генә боз таулары бөялешен кузгату мөмкин түгел, чөнки мәсьәләне гадел хәл итәргә тиеш чиновникларны «валлаһи җавап» (отписка) язарга өйрәтәсе юк. Ә икенче әйләнештә хатларда мәсьәләне хәл итмәүчеләргә шикаятьләр яңгыры шәкелендә дәвам чираты җитә... Кем әйтмешли, тамчы ташны тама-тама тишә. 
Архимед, бирегез таяну ноктасы һәм мин дөньясын әйләндереп каплыйм, дигән. Ә андый таяну ноктабыз бар, ул – Конституциябезнең икенче маддәсе: анда илебезнең һәр гражданы иң югары кыйммәткә ия зат (высшая ценность), диелгән. Иң югары кыйммәткә ия зат мөрәҗәгатен бер чиновник та җавапсыз калдыра алмый... Ә әдәбиятыбызны яшәтәсе иде!
 

Рөстәм ЗАРИПОВ, 
Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Комментарии