Авылларның бүгенге хәле

Авылларның бүгенге хәле

Мин авыл хуҗалыгы белгече буларак, бөтен аңлы гомеремне авыл хуҗалыгына, авыл тормышына багышладым. Үземнең аңлавымча, бөтен җаным-тәнем белән, рухым белән авыл кешесе булганмын. Шулай булмыйча, аягыма басканнан алып, сугыш елларында, аннан соңгы чорларда авыл тормышы белән кайнадым. Авыл тормышының бөтен авырлыгын, ачлыгын, ялангачлыгын үз җилкәмдә татыдым, балачак, яшүсмерлек рәхәтлекләрен күрергә безгә насыйп булмады. Без һәрчак эш белән мәшгуль булдык. Ниятем бу хакта язу түгел иде әле, әмма күңел барыбер шуңа тарта.

Бервакыт телевидениедәге «Кара-каршы» тапшыруында авылларның бүгенге хәле турында сүз булды. Әйе, бүгенге көндә авылларның хәле бик мөшкел. Әле дә алар үзләренә югарыдан ярдәм һәм игътибар булмаса да, яшәргә тырышалар. Авыл – телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, милли рухыбызны әлегә кадәр саклап килде. Әмма югарыдан ярдәм, игътибар булмаганга, кешеләрнең дә мөмкинлекләре чикле.

Мин үзем Тәтеш районының Түбән Тархан (элек Олы Тархан иде) авылыннан. 1957нче елда урта мәктәпне тәмамлагач, үз авылыбызның «Корыч» дип аталган күмәк хуҗалыгында хисапчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Күмәк хуҗалыкларны берләштерү, ягъни эреләндерү башланган елар иде ул. Бу гамәлнең шул колхоз үзәге саналган авыллар өчен генә файдасы булгандыр, булса. Безнең авыл да тулы канлы тормыш белән яшәүче, 150 йортлы авыл иде. 1970-1980нче елларда колхозда 5-6 автомобиль, 6-7 комбайн, шактый гына трактор булды. Терлекчелек тә алга киткән: савым сыерлары һәм дуңгызлар асрыйлар иде. Җитешсезлекләр булса да, азык җитмәүдән генә булгандыр. Үзгәртеп кору еллары башлангач, искереп беткән техникага салым түләмәс өчендер инде, бөтен техниканы сатып бетерделәр. Бүгенге көндә авылда бер генә автомобиль дә юк. Бер комбайн бар, анда эшләүче Харис Сәгыйтов Олы Тарханга барып эшләп йөри. Урак тәмамлангач, К-700ка күчеп утыра. Бүгенге көндә авылда тормыш кайнап торган 62 йорт исәпләнә. 42 йортка йозак салынган. Әле ул 62 йортта да күбесенчә әбиләр яши. Хезмәткә яраклы 36 кешенең кайсы инде пенсиядә.

Авылда әткәйнең энесе Шакирҗан абый бар иде. Узган гасырның 90нчы еллар башында аңа инде 90 яшь иде. Авылга кайтсам, аның белән күрешми калмый торган идем. Шулай берсендә аннан гасыр башында авылыбызда ничә йорт булганын сорадым. Мәрхүмнең хәтере искитәрлек иде. Авылны бер башыннан тотынып, монда фәлән бабайлар яши иде, дип, аларның күршеләре фәлән бабайлар иде, дип, күңеленнән ул вакыттагы урамнарны, андагы йортларны барлап чыккан иде. Авылыбызда ул дәвердә 241 йорт булган булып чыкты. Димәк, шушы бер гасырга якын эчендә авылда 91 йорт юкка чыккан. Алар ник юкка чыкты соң, дигән сорауга, Шакирҗан абый болайрак дип җавап биргән иде: «Анда яшәүчеләрнең кайберләре 21нче елгы ачлык вакытында үлеп бетте. Аннан күмәк хуҗалык төзибез дигән булып, авылның җыен ялкау, эш сөймәүчеләре колхоз идарәсенә менеп алып, хәллерәк кешеләрнең йортларын үзләштерде. Ә кендеге белән җиргә береккән, үз җирен үзе сөреп, үзе чәчкән чын авыл хезмәтчәннәрен, халык дошманы, дип, үз өйләреннән сөреп чыгарганнар. Хәтта бишектәге балаларга кадәр бишеге-ние белән урамга чыгарып атканнар».

Мондый хәл нәкъ менә минем әткәй-әнкәйләр белән булган. Кар өстенә чыгарып ташланган Наҗия апам исән әле. Кемнәрнедер, халык дошманы, дип, Себергә сөргәннәр, кайсыларын аттылар да хәтта. Менә шулай Аллаһ язмаганны эшләп яттылар инде. Аннары сугышлар да авылдагы йортларны бик киметте. Үзгәртеп корабыз, дигән булып, җыен юк-бар кешеләр илне таркаттылар да, тәртип бөтенләй дә бетте. Эшләп торган фермалар юкка чыкты, авылда кешегә эшләрлек эш калмады. Эш булмагач, кешеләр нәрсә хисабына яшәргә тиеш? Моны, югыйсә, дәүләт үзе кайгыртырга тиеш бит. Нигә алайса анда менеп утыралар да кеше ышанмастай акчалар алып яшиләр? Алган ул акчаларын халыкка ни рәвешле кайтаралар соң алар?

Менә безнең Түбән Тархан авылыннан гына да югарыда күрсәтелгән сәбәпләр аркасында 10 яшь гаилә Тольяттига һәм Ульянга китәргә мәҗбүр булган. Ә ул 10 гаиләдә берәр генә бала булса да, бүген авылда ун бала булыр иде. Инде икешәр-өчәр бала дип исәпләсәк, авылда тагын ничә ел мәктәп эшләр иде әле. Ул балалар бакыйлыкка күчкәннәргә алмаш булыр, авылның киләчәген тәэмин итәр иде. Авылда ничә еллардан бирле буаны будыручы кеше юк. Алла сакласын, янгын чыкса, суны каян аласыдыр? «Татарстан» ОООның директоры элеккеге колхоз рәисе бит, ул нәрсә уйлый икән?

1959нчы елның азагында безнең Олы Тархан районын Тәтеш районына кушканнар иде. Әлбәттә, бу гамәл Олы Тархан районы халкын кайгыртып эшләнмәде. Шуның аркасында әллә никадәр авыл юкка чыкты. Хәзер инде Тәтеш каласындагы җитештерү оешмалары да калмады. «Без булдырабыз», – диеп кенә булмый шул ул.

Илгизәр ГАЛИ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии