Шәфкатьле талант иясе

Шәфкатьле талант иясе

Бу дөньяда яшәгәндә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Шулар арасында укымышлы, милли җанлы, үз тарихын белгән, сәясәтне аңлаган, кешелекле, гаделлек белән яши торган фикердәш шәхесләр булганда, күңел аларга тартылып, үзең дә шуларга охшаганрак кеше булып яшисе килә башлый. Милли хәрәкәттә катнашып йөрүчеләр арасында барысы диярлек югарыда әйтелгән сыйфатларга ия булган шәхесләр дип әйтер идем. Үзем дә шулар арасында катнашып йөрүче буларак, төрле очрашуларга, кичәләргә, чакырган урыннарга барганда, һәрвакытта диярлек профессиональ җырчы, артист Сафин Зөфәр Ядкәр улы белән очрашырга туры килә. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, аның исеме «җиңүче» дигән мәгънәгә туры килә икән. Шундый урыннарда булганда, ул мәгънәле матур җырларын җырлап, мөнәҗәтләр дә әйтеп тора.

Соңгы мәртәбә Мәрҗани урамындагы инвалидлар оешмасында ифтар ашына багышланган кичәдә очрашкан идек. Ул анда җыелган кунаклар алдында, барыбызның күңелләрне күтәреп, мөнәҗәтләрен матур итеп көйләп әйтте. Без ашап-эчеп бетереп чыгып барганда, ул икенче залда җыелган кунакларның күңелләрен күтәреп, моңлы итеп көйләп мөнәҗәтләрен әйтеп тора иде. Шуның ише дини мәҗлесләрдә Ильяс хәзрәт Халиков та мөнәҗәтләр әйтә икән.

Соңыннан Зөфәрнең үзе белән дә сөйләшеп тордык. Ул монда һәр атнаның җомга көнендә килә икән. «Башка урыннарга да чакырулар булып тора, чакырган җиргә бармый калганым юк», – ди ул. Мондагы очрашулар бу оешманың директоры Лилия Харисовна һәм Әдһәм ага Әгъзамович тырышлыгы белән үткәрелә икән. Әдһәм ага монда ясаган чыгышларны аңламаучыларга бармаклары ярдәмендә тәрҗемә ясап аңлатып тора. Бу инвалидлар оешмасына ярдәм күрсәтү нияте белән, «Гарант» фонды акчасыннан өлеш чыгаруы өчен, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре ишетелде. Әдһәм ага телсез-саңгырауларга, чит төбәкләрдән килгәннәренә дә, югары белем алырга булыша икән.

Сүзебез Зөфәр Сафин турында башланып киткән иде. 2009нчы елда җыр сәнгате буенча иганәчелек эше белән «эшмәкәр» булып теркәлеп, үзенең шәфкатьле гамәлләре белән аерылып тора ул. Лаеш район үзәгендәге мәдәният йортында, Чулпан һәм Пушкин исемендәге мәдәният йортларында, Имәнлек урамындагы картлар йортында, ветераннар һәм инвалидлар өчен иганә концертларында катнаша. Ул концертларда җырчылардан Айгөл Бариева, ИлСаф, Илсур Сафин, Рөстәм Насыйбуллиннар чыгыш ясый. Дөм күрмәүче I группа инвалид Альбина Абрамованың да шулар арасында булуы турында ишетеп, шаккаттым. Концертларга барганда аны әтисе озатып йөртә икән.

Зөфәр Сафин – Казан консерваториясендә, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында җыр буенча белем алган профессиональ җырчы, милли һәм дини җанлы, исемсез халык җырчысы ул. Филармониядә үзенең концерт бригадасы белән эстрада бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә, 2003нче елда эстрада бүлеге бетерелә. Шул елларда, аңа «Атказанган» исеме бирү буенча документлар әзерләнә башлаган була. Шул вакытлардан соң хатыны Наилә ханым белән мәктәптә балаларга җыр сәнгате буенча белем бирәләр. Зөфәр турында мәкаләләр дә чыккалап тора, радио-телевидениедә дә аны еш күргәлибез. Ул үзенең шәфкатьлелеге белән, язмыш тарафыннан кыерсытылган, кимсетелгән кешеләрнең күңелләрен күрә. Аңа карата хөрмәт тә акча өчен җырлап, төрле дәрәҗәле исемнәргә лаек булучылардан түбәнрәк дәрәҗәдә булырга тиеш түгелдер бит инде?

Быелның гыйнварында Зөфәрнең 55 яшьлек юбилее булган икән. Шушы елның ахырына кадәр аның юбилей елы булып санала. Шулай булгач, безнең хөрмәтле җитәкчеләребез дә Зөфәр Сафинны искә алып, бәлки, уйланып карарлар, дигән өмет белән язып карарга булган идем.

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии