Шагыйрь рухы шатмы?

Шагыйрь рухы шатмы?

Исәннәр дәшмәсә дә

Туган телебезгә тупас басым

Булачагын белгән булсалар,

Үзе теләп дошман каршысына

Китәр иде микән Мусалар?!

Үз телеңне гаризалар язып

Өйрәт, имеш, (хурлык!) бүгеннән.

Ул тел безгә Ана сөте белән

Ходай тарафыннан бирелгән!

Тарих белми мондый ахмаклыкны,

Каһарманнар кайта хәтергә.

Ахыр чиктә шәһит киткәннәр дә

Үз сүзләрен тиеш әйтергә...

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ. Гыйнвар 2018 ел

Шагыйрьнең иң соңгы шигырьләренең берсе бу. Арабыздан китәренә ике айлап кына калганда да туган тел турында исәннәргә әйтеп калырга тиешле саный ул. Исәннәргә шагыйрь васыяте...

Азнакай районы мәктәпләрендә гомере буе татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Татарстанның атказанган укытучысы Флёра Миндубаева шагыйрьне болай дип искә ала:

– Ул да, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевләр кебек, җаны-тәне белән татар телен яратучы, аны якларга, сакларга тырышучы шагыйрьләрнең берсе иде. Райондашлары буларак, без аны һәрчак сагынып искә алабыз. Әмма бу гына аз, нидер эшләнеп җитмәгән кебек. Күңелдә шундый хисләр, шундый тойгылар.

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, җөмһүриятебез хөкүмәтенең элеккеге вице-премьеры һәм авыл хуҗалыгы министры булган Марат Әхмәтов та шагыйрь иҗатына битараф булмады. Бу хакта шагыйрьнең олы кызы, педагог-музыкант Резедә Гыйләҗева да бер горурлану белән әйтә, әтине бик хөрмәт итә иде, ди. 2020нче елда Казанда нәшер ителгән «Илдус Гыйләҗев: Яшәү – сөю!» дип аталган истәлекләр китабына кереш сүздә М. Әхмәтов болай дип яза: «Илдус Сабир улы гомер буе авылда, саф чишмә кебек челтерәгән үз теле мохитендә яшәде, халкына хезмәт итте. Шуңа да аның шигырьләреннән буразналар җылылыгы, яңа сауган сөт исе бөркелә. Азнакай ягы авылларының матурлыгын Илдус Сабир улы шигъри сурәтләр аша күңел кылларыбызны тибрәндерерлек, туң йөрәкләрне дә эретерлек, туган яклардан киткәннәрне үкенеп елатырлык итеп сурәтли.

Тормыш гел үзгәрештә. Бүген алдыбызда башкачарак проблемалар тора. Хуҗалык итү мәсьәләләре янына милләтебезне, туган телне, авылларны саклау ихтыяҗы килеп басты. Илдус Сабир улы исә иҗат корабын шул юнәлешкә борды, татар авыллары тарихын туплады, үзеннән соң бай хәзинә калдырды, – диелгән анда.

И. Гыйләҗевнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре югары бәяләнде – ул СССР Министрлар Советы премиясенә лаек булды. Ә шигърият өлкәсендә? Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың «Азатлык» радиосында* «Гаделлекне үзебездән башлыйк» темасына ясаган чыгышы (21.03.2019) гыйбрәтле. Ул анда болай ди: «Бигрәк тә Казаннан, Татарстаннан читтә яшәүчеләр Тукай бүләге турында хыяллана да алмый. Азнакайдан талантлы шагыйрь Илдус Гыйләҗев, Әлмәттән Разим Вәлиуллин, титаник хезмәт – «Миллият сүзлеген» язган Адлер Тимергалин, дөньялар гизеп, татарлар турында дөнья хәтле әсәрләр язып калдырган Тәүфыйк Әйди һәм тагын бик күпләр бу дан-дәрәҗәләрне күрмичә, милләттән һәм дәүләттән рәхмәт ишетмичә, бакыйлыкка күчтеләр. Бәлки аларның да күңелләрендә бу гаделсезлеккә карата рәнҗү калгандыр».

Илдус Гыйләҗевнең вакытсыз арабыздан китүен ишетү белән шул ук көнне, беренчеләрдән булып, каләмдәше, Лениногорск районында яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, Русия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Таһир Шәмсуаров аңа багышлап «Бәясен алмый китте» дигән шигырь иҗат итте:

Ул юк, дигән авыр хәбәр

Йөрәкне телеп үтте.

Бәхәссез талант иясе

Бәясен алмый китте...

Күптән түгел без Әлмәттә

Бергә җыелган идек.

Шигърият дигән дөньяга

Кабат сыенган идек.

Яңа язган шигырьләрен

Сабыр гына сөйләде.

Бәйрәм көн иде, елмаеп,

Күрешүләр теләде.

Дүрт юллык кыска шигырьдә

Тойдык дөнья гамен без.

Кемдер әйтте, Илдус туган –

Ул безнең Хәямебез!

Шагыйрьләр солтаны иде,

Үтә гади, ачык та.

Янәшәдә үлем йөри –

Булмый аннан качып та.

Кем икәнен мәркәздә дә

Әйбәт беләләр иде.

Киңәш-табыш итешергә

Аңа киләләр иде.

Күңелдә бер төер калды,

Югалту өнсез итте.

Халык шагыйре иде бит –

Бәясен алмый китте...

19 март 2018 ел.

Шагыйрь исән чакта, аның иҗатына йомгак ясап, фәнни югарылыкта җентекле анализ ясаучы һәм бәя бирүче Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров булды. Ул И. Гыйләҗевнең Татарстан китап нәшриятында чыккан «Ихлас тойгылар» (2016) китабында шагыйрь иҗаты турында 20 битлек язма чыгарды. Андагы кайбер юлларга күз салыйк:

«...аның шигырьләре бүтән беркемнеке белән дә буталмый, хәтта имзасыз чыгарылган очракта да, аларны кем язганын бик күпләр белеп алачак…

Уңышсызлыкларның башы

Бәхәсләшмим, җәмгыятьтә

Түрә булырга тиеш;

Ә ник андый дәрәҗәгә

Менәләр ахмак килеш?

...Үз җанында милләт гамен йөрткән Илдус Гыйләҗев шагыйрьлекне билгели торган кагыйдәне дә күрсәтеп үтә:

Өч шарты бар

Матур шигырь языйм дисәң,

Бармакларың сөйсен каләм.

Кешеләрне ярата бел,

Йөрәгеңә сыйсын галәм!»

2019нчы елның 22нче гыйнварында Туйкә авылында Илдус Гыйләҗев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында да Зиннур Мансуров тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

Шагыйрьнең вафатына да быел 5 ел. Матбугат битләрендә аның исемен мәңгеләштерү, музеен булдыру кирәклеге турында да кузгатылган иде. Халкы алдында шагыйрь бурычлы булып калмады, исән чакта аңа хезмәт итте. Без, исәннәр дә, аның рухы алдында бурычлы булып яшәмәсәк иде.

Билгеле булганча, Илдус Гыйләҗевнең Татарстан китап нәшриятына исән чакта үз кулы белән тапшырган «Хакыйкать чаткылары» исемле соңгы китабы басылмый ята. Татарстан язучылар берлеге дә моңа битараф булмасын иде дигән теләктә калабыз.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

Русия журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны, шагыйрь нәселенең бер вәкиле,

Азнакай шәһәре

*Юстиция министрлыгы тарафыннан ят агент буларак танылган оешма.

Комментарии