- 21.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №3 (22 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Татарстан Республикасында татар һәм урыс телләре – тигез хокуклы. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигездә кулланыла». Татарстан Республикасы Конституциясенең 8нче маддәсендә шулай әйтелә.
Әмма Конституциябез игълан ителү көненнән соң 21 ел үтсә дә, бүген дә дәүләт телләре бертигез нигездә кулланылмый. Иң аянычы, Татарстан Җөмһүриятендә эшләүче район һәм Югары мәхкәмә хөкемдарлары татар теленең урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә булуын һәм кулланылырга тиешлеген инкарь итә генә түгел, аңа каршы чыга. Мисалга, 17нче гыйнварда Вахитов районы мәхкәмәсендә «Азатлык» татар яшьләре берлегенең өч активистына карата кузгалтылган административ эш буенча тыңлаулар дәвам итте. Өч сәгатькә якын сузылган мәхкәмә утырышында «Азатлык» яшьләре бер-бер артлы хөкемдар Леденцовадан Татарстанда дәүләт телләренең берсе булган татар теленә карата хөрмәт һәм, дәүләт вәкиле буларак, аның кулланылышын тәэмин итүне, мәхкәмә эшенең тулы рәвештә татар телендә алып барылуын таләп итте. Нәтиҗәдә, хөкемдар Леденцова әлеге таләпләрне кире какты һәм мәхкәмә утырышын 27нче гыйнварга күчерергә мәҗбүр булды. Азатлыкчылар хәбәр итүенчә, алар Леденцованың әлеге канунга каршы эшләре турында Татарстанның Югары Мәхкәмәсе коллегиясенә шикаять язачак һәм Леденцованың эштән алынуын таләп итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2013нче елның 11нче октябрендә шул ук Вахитов районы мәхкәмәсе Наил Нәбиуллин, Айрат Шакиров һәм Эльдар Мустафаевны, үзләренең катнашыннан башка, һәркайсына 25әр мең сум күләмендә административ штраф җәзасына тартты. Ул чакта да аларны шул ук Леденцова хөкем итте. Моңа нигез булып, Азатлыкчыларның Татар милли йортын (Карл Маркс 41) яклаган вакытта, аның түбәсенә менеп фотога төшүләрен «Рөхсәтсез пикет» буларак бәяләүләре ята. Ул чакны йорт түбәсендә «Китмибез! Сәяси ачлык!» – дип язылган баннер элеп куелган булган һәм моны күреп алган тиешле органнар, милли хәрәкәт вәкилләренә авырлык китерү өчен, аны үз максатларында файдаланган.
Азатлыкчылар 11нче октябрьдә үзләренә карата ачылган административ эшнең кире тикшерелүен таләп итеп, Татарстанның Югары Мәхкәмәсенә шикаять яза, 20нче ноябрьдә Югары Мәхкәмәдә булган утырыш нәтиҗәләре штрафны гамәлдән чыгарып, эшне кире Вахитов районы мәхкәмәсенә кайтара. Шуннан соң, югарыда әйтелгән утырыш була. Тик бу әлегә Азатлыкчыларга штраф җәзасы булмаячак дигән сүз түгел. 27нче гыйнвар көнне кичке бишенче яртыда Вахитов районы мәхкәмәсендә кабат утырыш көтелә. Әмма Азатлыкчыларны әлеге штрафны түләү-түләмәүдән бигрәк, мәхкәмәнең нинди телдә алып барылачагы, милли хокукларыбызның югары хакимият даирәләре тарафыннан үз Башкалабызда ни дәрәҗәдә үтәлүе борчый.
– Хөкемдар ТР Конституциясендә язылган маддәләргә каршы чыга икән, ул ТР Конституциясенең гаранты булган Президентыбызга да каршы чыга дигән сүз түгелме? Татарстан җирендә яшәп, аның төп канунын инкарь итүче хөкемдарларның мәхкәмәләрдә эшләргә хокуклары бармы? Минемчә, дәүләт оешмаларында эшләп, ике телнең дә бертигез кулланылышын тәэмин итәргә теләмәгән хезмәткәрләр эшләреннән азат ителергә тиеш! – ди, «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.
Ирек АЗАТОВ.
Тел өчен көрәш мәхкәмәдә дәвам итә,

Комментарии