Табибның да була төрлесе

«Безнең гәҗит»нең 3нче санында (18 гыйнвар, 2017) Наилә Вилданованың Мисбах бабай Сәхабетдинов турындагы «Алай гына түгел, болай ул» дигән язмасын укыгач, үзем белән дә шундыйрак хәл булганы искә төште.

Табибларның да төрлесе була, гамьсезе, явызы да очрый. Берәү әйткән ди бит: «Әгәр дә табиб яныннан чыкканда авыру җиңеллек тоеп чыкмаса, ул табиб түгел». Хак сүзләр бу. Ул үзенең карашы, игътибары, җылы мөгамәләсе белән авыруда сәламәтләнәчәгенә өмет уятырга тиеш.

Бу хәл 1990нчы елда ук булган иде. Мин Казанның йортлар төзү комбинатында слесарь булып эшләп йөрим. Кышның бер көнендә югары температура белән, ютәлләп, чирләп киттем. 16нчы больницага киттем. Ул «Татстрой» карамагында иде, төзелештә эшләүчеләр шунда йөрде. Участок терапевты Естефеева дарулар язып, 5 көнгә больничный бирде. Биш көн өйдә дәваландым, температура төште, ютәл һаман бетми. Хәзер инде йөткергән саен кан да килә башлады. Терапевт мине тагын карады да: «Син әле савыкмаган, больничныеңны озайтсын», – дип, югарырак категорияле табиб һәм бүлек мөдире Рәисә Гәрәевага җибәрде. Чират торып, кердем мин моның янына. Исәнләштем, сәламемә җавап бирмәде. Карточкамны алды да, миннән берни сорашмый һәм карамый гына: «К труду» дип язып, больничныйны япты. «Иди работать, пусть другой зайдет», – ди. «Мин бит әле авырыйм. Кан төкереп йөрим», – дим. Ул, авызын ерып: «Неужели, иди ты, не может быть», – ди. Ни булса булыр, аңа аңлатып булмас, дип, чыгып киттем. Хәлем юк. Кан килә дә килә. Хатыным Хәсибә (мәрхүмә) кыю кеше иде. Шул больницаның баш табибы Мостафинга барган да: «Ирем авырый, аны бүлек мөдире Гәрәева эшкә чыгарган. Шулай ярый микән? Мин моны хәзер сәламәтлек саклау министрына барып әйтәм», – дигән. Мостафин исә: «Барып йөрмә, сеңлем, тикшерербез», – дигән. Шуннан соң минем эшкә больницаның ашыгыч ярдәм машинасы килеп, мине больницага алып киттеләр. Анда ике атна дәваладылар, кан килүе туктады. Алай да пульманолог карады да: «Туберкулез билгеләре юк, шулай да бер айга Каменкадагы туберкулез больницасына ятарга кирәк», – дип, шунда салдырды. Аннан кайткач, 24 көнгә Симферопольгә бушлай санаторийга җибәрделәр. Әле юлның бер ягын түләр өчен матди ярдәм дә күрсәттеләр. Ә теге Гәрәева дигән хатынга Мостафин кисәтү ясап, шәхси эшенә язып куйган.

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии