Үзгәрешме бу, түнтәрешме?

Үзгәрешме бу, түнтәрешме?

«Үзгәреш җиле» җыр фестивален миңа опера һәм балет театрында карарга насыйп булмады. Ул узганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында аңа карата тискәре фикерләрне укып, әле дә ярый бармаганмын, дип шатланган идем. 1нче гыйнвар көнне шушы концертны ТНВ телеканалыннан күрсәттеләр. Аңарчы проектны оештыручы профессор Венера Ганиеваның журналистларга биргән интервьюсын укырга туры килгән иде. Ноябрь аенда «Безнең гәҗит»тә (№45, 9.11.2016) Байбулат Дәүләтнең «Җилгә очкан акчалар концерты» һәм Мәснәви Һадиуллинның «Кемгә ышанырга?» («БГ», №46, 16.11.2016) дигән язмалары да басылып чыкты. Безнең халыкта: «Йөз кат ишеткәнче, бер кат күр», дигән бик үтемле мәкаль бар.

Ниһаять, бик зур шау-шу кузгаткан концертны үзем дә күрдем. 2нче гыйнвар көнне бу язманы язарга утырганда мин әле һаман да шок хәленнән айнып җитмәгән идем. Башымда гел бер уй бөтерелә: «Бу нинди «Үзгәреш җиле» булды соң?» Без яшь чакта мәҗлесләрдә, төрле кичәләрдә яратып җырлап йөргән бик тә популяр җырларны яңа балкыган «йолдызлар» ботарладылар гына. «Дим-дим», «Утыр әле яннарыма», «Җомга», «Умырзая», «Мин килермен каршыңа» җырларын җырлаганда, йөрәгемне телеп-телеп алып, кара баганага чорнап баралардыр кебек тоелды миңа. Кан басымым күтәрелеп, йөрәк тибеше йөздән өскә сикерде. Янымда утырган хатыным гарьлегеннән елап ук җибәрде. Үзгәртергә һәм үзгәрергә кирәктер анысы, ләкин халкыбызның гасырлар буе җырланган үлмәс җырлары һәм мәшһүр композиторларыбыз белән күренекле шагыйрьләр иҗат иткән классик әсәрләребез хисабына түгел. Яшьлегебез хисләрендә уйнамагыз, томаламагыз яшьлегебез чишмәләрен! Беткәнмени сезгә иҗат итәр өчен мөмкинлек?! Языгыз, уйнагыз, җырлагыз, әгәр тыңлаучыгыз булса! Үзгәртеп яңача башкарган моңлы халык җырлары безне куандырмады шул. Хәер, тамаша залындагылар һәм югарыда утырган республика җитәкчеләре кул чабып утырды бугай. Әлбәттә, оркестр, сәхнә бизәлеше, кайбер җырчыларның зәвык белән башкаруларын инкарь итеп булмый. Алар бу кичәдә бик уңай тәэсир калдырды. Бәлки шуңадыр да, концерт ахырында залдагылар торып басып, артистларны алкышларга күмде. Ләкин залдагы мең кеше ул әле халык дигән сүз түгел. Дөресен генә әйткәндә, мин аларның нәрсә өчен кул чабуын, Минтимер Шәриповичның баш бармагын күрсәтеп: «Яхшы!» – диеп ымлавын аңламадым. Нәрсә, без шулай битараф кара халыкмы инде, куркакмы, әллә йоклаган гынамы? Бу хәлләргә әхлакый һәм хокукый яктан нинди бәя биреп була икән? Авторлар хокукы хакында әйтүем. Менә монда инде музыка белгечләребез, шагыйрьләребез, халык артистлары үз сүзләрен әйтергә тиешләр. Ләкин әйтмиләр шул, әйтмиләр. Чөнки куркалар, бу очракта бигрәк тә. Республика җитәкчелеге яхшы диеп утырганда, син тәнкыйть белән чыгып кара әле! Күрсәтерләр сиңа «кыслаларның кайда кышлаганын». Әнә «Ак мәчет» каршысында ярымшәрә калып биегән «йолдызыбызны» тәнкыйть утына тоткан хәзрәтебезне ни эшләттеләр соң? Эштән кудылар. Аттестация үтмәде, имеш. Ел саен үтеп килгән, ә быел юк. Нәрсә, безнең ислам динебезгә хәзрәт белмәслек яңа кануннар, яңа кагыйдәләр килеп кергәнме әллә? Аттестация ул – түрәләргә ошамаган, тәлинкә тотмаган намуслы кешеләрне эштән кууның 100% отышлы ысулы. Бернинди суд та, прокурор да ярдәм итмәячәк. Бу – утызынчы еллардагы «тройка»ның йомшартылган варианты.

Эстраданы чүп басты, диләр. Моны бит музыкантлар, халык артистлары, шагыйрьләр, депутатлар әйтә. Ә менә шул чүпне утап ату ысулын берсе дә тәкъдим итми. Барысы да яхшы булып калмакчы. Тел белгечләре, галимнәр 25 ел талашып ятып, латин алфавитына күчә алмадылар. Ул вакытта, мәскәүлеләр аңышканчы, республика өчен күп нәрсәләр эшләп калып була иде. Эшләмәделәр. Хәер, үзләре өчен барысы да булды. Ирек тә, милек тә, демократия дә… Бераз хисләргә бирелеп киттем, ахры. «Үзгәреш җиле» проектына килгәндә, анда 24 катнашучының 10сы Венера Ганиеваның шәкертләре булуы үзе үк сорау тудыра. Бюджеттан акча бирелмәде дигәнгә мин, гомумән, ышанмыйм. Ышанычлы чыганаклардан күренгәнчә, бюджеттан акча бүлеп бирелгән, һәм бик саллы гына сумма (фестивальнең бюджетын якынча 70 млн сум дип язалар). Бу сорауларны бирергә һәм кызыксынырга тулы хакыбыз бар, чөнки без – салым түләүчеләр. Венера ханымның: «Бюджеттан бер тиен акча бүленмәде», – дигән сүзе, үзе үк шик тудыра. Нигә моны яшерә ул? Димәк, сәбәбе бар. Ә барлык чыгымнарны иганәчеләр күтәрде, дигән җавап та дөреслеккә туры килми кебек. Ай-һай, бармы икән бездә 70 млн сумын шулай чыгарып салучы татар байлары? Мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли: «Едва ли».

Шушы урында Венера Ганиеваның журналистларга биргән интервьюсына күз салыйк әле. Шундый зыялы кешенең, профессор ханымның ачык нәфрәт, агрессия белән үз халкын юкка чыгаруы минем өчен зур тетрәнү булды. Чөнки мин Венера ханым зурлаган татар халкының бер баласы. Икенчедән, ул яратмаган өлкән буын вәкиле булам. Минем бу ханымга бер-ике киңәшем һәм соравым бар.

Венера ханым! Сез берәр нәрсә сөйли яки интервью бирә башлаганчы, нәрсә әйтергә теләгәнегезне уйлап, анализ ясарга өйрәнегез. Язганны укысагыз тагын да яхшырак була. Сезнең тулы бер татар халкын хурларга ни хакыгыз бар? Безнең өлкән буынны бөтенләй юкка чыгаргансыз. Сез бит үзегез дә шушы чорга якынлашып киләсез. Дөресрәге, сез анда басып торасыз инде. Сәхнәгә күкрәкләрне ачып, җиңсез күлмәкләр киеп чыгу бер дә килешә торган нәрсә түгел. Фестивальдә дә үзебезнең милли киемнәргә, милли бизәкләргә әз генә булса да игътибар бирергә ярамый идеме? «Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар», – ди безнең халык. Ә бу проектта анысы да, монысы да булмады.

Сезгә халык җырларын, классик җырларны ботарлап, бозып җырларга кем хокук бирде соң? Безнең халыкны тар күңеллелектә, тормоз халәтендә диеп яла ягуыгызны ничек аңларга була? Сез кем өчен эшлисез, кемгә хезмәт куясыз соң? Сезгә халык артисты исемен кем бирде? Алайса ул исемнән баш тартыгыз. «Бу проектны тикшереп, җыелышлар уздырырга нинди хаклары бар? Бу чын мәгънәсендә оятсызлык!» – ди хөрмәтле профессорыбыз. Менә шулай, җәмәгать. Белмәсәгез, белегез инде. Без – надан, тар күңелле, тормоз халәтендәге оятсыз татар халкы булабыз икән. Димәк, без аларның ярымшәрә килеш мәчетләребез каршында шоулар ясап, сәхнәләрдә милли мохитебезне юкка чыгаруларын күреп, түзеп торырга һәм дәшмәскә тиеш булабыз.

Бу мәкалә язылып яткан вакытта кулыма бер гәҗитнең ноябрьдә чыккан саны килеп керде. Анда бер татар язучысы-драматургның (кем, кайсы гәҗит икәнен язып тормыйм, реклама булмасын әле) интервьюсы урнаштырылган. Ул нәрсә ди: «Язучының 4-5 сөяркәсе булырга тиеш, юкса ул үсми, иҗат итә алмый». Үзе, спектакльләремне куймыйлар, дип елап утыра. Бу – татар язучысының сүзләре. Адәм көлкесе! Менә монысы чынлап та оятсызлык инде, Венера ханым. Һәр сүзнең үз урыны бар, дөрес кулланырга гына кирәк. Хәсән ага Туфан, Туфан ага Миңнуллин, Мөхәммәт ага Мәһдиевләр бу тамашаларга нинди бәя биргән булырлар иде икән?

Татар зыялылары дибез. Бу сүзләр хәзер инерция буенча гына әйтелә кебек. Кыска гына мәкаләмдә күренгәнчә, монда нинди зыялылык бар? Байлар, түрәләр халыктан аерылды, дибез. Инде килеп, татар зыялылары да кайдадыр югарыда үзләренә җылы куыш әзерләп маташа бугай.

Татар зыялысы баеды, ахры.

Чабатасын түргә элә бит!

Нәсел-ыруларын санга сукмый,

Үз халкыннан шулай көлә бит!

Сораулар, сораулар, сораулар… Ә җавап? Җавап бар! Ул – Коръәни Кәрим

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии