- 19.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Илдар әфәнде!
Хатымны яза башладым да икеләнеп калдым. Әйтергә теләгәннәрем сезнең өчен мәгълүм нәрсәләр. Бәлки, кайберләрен көчәйтеп җибәрү файдага булыр, сайлаучылар белән очрашуларыгызның башы гына, төп вазыйфаларыгызның берсе – халык фикерен өйрәнү бит.
Хәтерегездәдер, 14 июль көнне Байлар Сабасында «Өлкәннәр клубы» әгъзалары белән очрашу үткәргән идегез. Кызганычка каршы, соң килүегез сәбәпле, фикер алышу тиешле эзенә керә башлаганда гына аерылышу вакыты җитте. Чөнки очрашуларыгыз берничә урында билгеләнгән иде. Вакыт та дөрес файдаланылмады кебек. Безгә мәгълүм җирле хәлләргә мөрәҗәгать иттегез. Ә безне Русиянең бүгенгесе һәм киләчәге кызыксындыра. Татарстан нинди генә уңышларга ирешсә дә, ул бер төбәк кенә. Тасвирлап әйтсәк, зур корабның бер каютасы гына.
Быел барча халыкны тәшвишкә салган «Булгария» теплоходы хәлендә калмабызмы? Менә нәрсә борчый безне!
Сездән, «Бердәм Русия» партиясеннән Дума депутаты, Бөтенрусия татарлары мохтарияте җитәкчесе буларак, ил язмышына зур йогынты ясардай эш-гамәлләрегез, киләчәккә планнарыгыз турында ишетәсе килгән иде.
В.Путин оештырган Бөтенрусия халык фронты турында да сездән аңлатмалар ишетмәдек. Ә бит безгә алдан ук депутатыбыз шул хакта сөйләргә килә диелгән иде. Күпләребез күңеленә кереп оялаган шик-шөбһәләребезне тараткан булыр идегез.
Сөйләшү ихлас рәвешкә керә калса дип, мин дә, юморга төреп, тирән мәгънәгә ия дип санаган соравымны хәстәрләп килгән идем. Янәсе, бүгенге матавыкларыбыз картаю сәбәпле, үрчем бирми башлаган, сөтен нык киметкән сәвит сыерын «базар» үгезе белән каплатып, яңа токым чыгарырга азаплану түгелме? Гаепләмәгез! Һәркем дөньяга үз каланчасыннан карый, мин бит – мал табибы.
Минемчә, бүгенге Русиянең төп бәласе халыкның хакимияткә ышанычы җуела баруда. Совет менталитетында, гаделлек рухында һәм моральне алга сөреп тәрбияләнгән халык, яңа, адәм баласының тискәре сыйфатларына, аеруча комсызлыкка юл ачкан җәмгыятьне кабул итә алмый.
Беренче капитал туплау белән ерткычларча мавыккан яңа байларга, чиновникларга һәм депутатларга шикләнеп карый. Ә болары халык ихтыяҗларын санламый, иң арткы планга куя. «БердәмРусия» партиясе дә халыкның әлеге психологик халәтен аңлап эш итми кебек. Җәмгыятьнең интеллигенциясе белән дә үзен һавалы тота. Оппозицион партияләр һәм төркемнәр белән килешүне үзе өчен вак эшкә саный. Нәтиҗәдә, бу партия үзе Алексей Навальный таккан кушаматны җилкәсендә йөртә. Судка мөрәҗәгать итмәве вөҗдан һәм намус сыйфатлары хакимият партиясе өчен ят нәрсәләр, ахрысы, дигән фикергә этәрә. Русия халкының яртысы интернетта утыруын исәпкә алсак, анда тискәре энергия туплану ихтималы зур. Гарәп күтәрелешләреннән Алла сакласын!
Төп халыкның консерватив битарафлыгына, олигархлар капиталына һәм административ ресурска гына ышанып яшәү киләчәкле түгел. Шулай ук, нефть керемнәренә һәм атом коралына гына таянмаска иде. Алар ике аяк кебек, берсен чалсалар да, авып китәчәкбез. Икътисадны, бигрәк тә тиз нәтиҗә бирә торган тармакларны, таушалган инфраструктураны тизрәк аякка бастырсак иде.
Моның өчен, әлбәттә, акчаның чит илләргә качуын туктатырга, комсыз чиновниклардан арынырга, коррупциянең тамырын корытырга, икътисадта һәм сәясәттә конкуренцияне җайга салырга кирәк. Әмма төп хикмәт шунда, боларны кем эшләр? Моңарчы бу юнәлештә эшләмәгән яки үзе катнашкан адәмнәргә ышанып буламы? Капиталы гына түгел, рухы да Көнбатыш илләренә киткән, әмма һаман монда мая туплаучылар бармы икән?
Русия татарларының лидеры буларак, Илдар әфәнде, киләчәгебезне Сабантуйларга гына бәйләп калдыру, телебезне саклауны гаилә эше итеп каравыгыз, гомумән, аңлашылмый. Татарны саклау һәм яклау юнәлешендә ниләр эшләвегезне беләсе килгән иде. Губерналаштыру һәм урыслаштыруга каршы көрәшүегез дә ачыкланмады. Элекке депутатыбыз, сезнең өчен эталон булырдай Фәндәс ага Сафиуллин мирасыннан ничек файдаланасыз?
Шунысын дә онытмагыз, Дума сессияләренә килмәгән депутатлар өчен дә, чабыша-чабыша, төймәләргә басып Кануннар кабул итүегезне күреп торабыз. Ил җитәкчеләре әйткәнчә, «бронзалашмасагыз» иде.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ.
Комментарии