- 19.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №36 (14 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Наил Габдуллин, Азнакайның 6нчы урта мәктәбе директоры, хезмәт ветераны:
– Җәй башында янгын инспекциясеннән килеп, бер мең сум күләмендә штраф салып киткәннәр иде үземә. Түләргә ашыкмадым, чөнки шул ук янгын инспекциясеннән бирелгән, бар да тәртиптә диелгән, кәгазьләрем бар иде. Инде килеп, яңа уку елы башлангач, янгын инспекциясе үземне җәмәгать судына биреп, теге бер урынына ике мең сум итеп штраф түләтергә дигән карар чыгартуга иреште. Безнең җәмгыять мәгариф җитәкчеләрен җәберләүдән тәм таба икән, аның киләчәге юк инде.
Малина Гыйләҗева, Азнакайның 4нче мәктәбе укытучысы, хезмәт ветераны:
– Беренче группа инвалид улымның Социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелгән иске «Ока» машинасын көпә-көндез ишек алдыннан урлап киткәннәр. Ишек алдындагы бала-чага җыелгач, карак югалып калмаган, аптырамагыз, бу хәзер минем машинам, үземә сатып алдым, ышанмасагыз, әйдәгез, сезне дә утыртып йөртәм, диеп, аларны шәһәр буйлап йөртеп килгән. Ышаныч казанган угрыны балалар кул болгап озатып, рәхмәт әйтеп төшеп калганнар. Полиция инде өч тәүлек эзли, әлегә нәтиҗәсе күренми.
Миләүшә Хаҗиева, Азнакай районы Балтач башлангыч мәктәбе озайтылган көн группасы тәрбиячесе, авыл җирлеге советы депутаты:
– Мин – Бөгелмә педучилищесын тәмамлаганнан бирле, туган авылым мәктәбендә 20 ел инде укыту-тәрбия эшендә. Урта мәктәптән башлангычка калдык, элек мәктәптә эшләгән күпләр, шул исәптән, хезмәт укыткан минем ирем дә, авылдан читтә эшләргә мәҗбүр. Балигъ булмаган өч улыбыз өч җирдә укый, биш кешелек гаиләбездә бишебез биш якка чыгып китә. Кай тарафтан яман хәбәр килер микән, диеп куркып яшим. Безнең әти-әниләрнең балалар үстерү чоры күпкә тыныч булган. Эше дә, ашы да булган. Ә мин ярты ставка тәрбияче хезмәтенә риза булып, үземне ярты кешедәй хис итеп, кимсенеп яшим. Үзем – «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы, ирем – «КПРФ», тату гына яшәп ятабыз.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ.
РФ журналистлар берлеге әгъзасы.
Комментарии