Уйлар улавы

Уйлар улавы

Дәүләткә дә, һич килешми

Уңга – сулга сугылу,

Танылам дип, тигез җирдә

Кабат – кабат абыну.

Беркөнне чираттагы утырышка Өлкәннәр клубының актив әгъзасы керә керешкә:

– Сабантуй урыныннан ерак булмаган аланга җиләккә барган идем, андагы чүп-чарны күреп имәнеп киттем. Монда «ләчтит» сатып утырганчы, барыйк шунда җыештырырга! – диде. Тынлык озакка сузылмады. Арабыздан берәү:

– «Әйбәт тәкъдим бу, Байлар Сабасының урамнары гөлгә күмелгән, парклардагы матурлыкның иге-чиге юк, ә урманда «безобразие»икән, барыйк егетләр! – диде, аны хуплап.

Оештыручысы буларак, уникенче елын түгәрәкләүче, районның барлык җитәкчеләрен диярлек чакырып, тәнкыйть фикерләре аша аларның эшенә этәргеч биргән Өлкәннәр клубының «ләчтит» урыны дип бәһаләнүе касыкка тисә дә, мин дә:

– «Изге эш булачак бу, кушылам» – дидем. Арабызда, шактый еллар җитәкче урыннарда эшләп чаларган, юмор хисенә бай әгъзабыз:

– «Миңа да яшь чакта «яшерен дустым» белән шул тирәгә бару насыйп булды, бәлки, «гөнаһ кыйпылчыклары»да төшеп калгандыр, әбәзәтельно барам» – дигәч, шактый көлешеп утырдык. Һәркем, үзенең гаярь, мут вакытларын исенә төшергәндер дип фаразлыйк.

Хискә бирелеп, үзара фикер алышканда, ун меңнән артык пенсионерның экология юнәлешендәге күмәк эше, районыбызны җәннәт итәр иде диештек. СМИләр дә шау-гөр килер. Әгәр рухи күтәренкелегебез республика ветераннарын, Русия пенсионерларын да кузгата алса, башлангычыбыз ил өчен гаять файдалы булачак диючеләр күп булды. Бөек юморист Аркадий Райкинны да искә алдык. Телевизордан бер чыгышында, халыкның физзарядка ясаганда әрәм була торган энергиясен, файдалы эшкә – тирән котлованнар казуга сарыф итик дигән иде ул. Мөгаен, Сталин чорындагы ГУЛАГ хикмәтләренә ым каккандыр. Ә без, ул чакта асылын аңламыйча, ыржаеп көлгән булдык.

Кыскасы, өмәгә барырга карар кылып, күтәренке күңел белән таралыштык. Аңарчы, кем үз машинасында килеп, кемнәрне утыртып барасы да тәгаенләнде.

Татарның акылы төштән соң диләрме әле? Шул ук көнне әбәт вакыты узып барганда, Байлар Сабасыннан ун километр ераклыктагы Туктар авылыннан килеп йөрүче Фәһметдин абый Сабитов шалтырата.

– Чүп җыярга бару ветераннарның дәрәҗәсен төшермәс микән, неужели безнең гомер буена тупланган акылыбыз, тәҗрибәбез шуңа гына яраклы? – ди.

– Нишләп төшерсен, табигатьне саклау изге эш бит ул. Әнә Ауропа илләре тора-бара нефтьтән һәм газдан баш тартып киләчәктә чиста энергия хисабына гына яшәячәкбез дип хыяллана. Безнең хакта, гәҗитләрдә язсалар, телевизордан сөйләсәләр, абруебыз тагын да артыр, – дип сүземне кыска тотсам да, үземдә дә, бу чарага карата шикле мөнәсәбәт уянды. Өстәвенә, өйгә кайтып керешкә үк, урманга «экологик десант» төшерәбез дип мактанырга өлгергән идем хатынга.

– «Бар, бар, баш мал табибы булып эшләгәндә семинар оештырабыз дип, аннары колхозда терлекчеләр җитешми, өмә ясарга туры килә дип, тораклардан тизәк чыгарып йөрдең коллективың белән. Инде хәзер, сиксәнгә җитеп килгәндә, урманда уйнашчылардан калган резинкаларны җыеп йөрерсең, – дип күңелгә коткы салган иде.

Шулай итеп Фәһметдин абыйның сораулары саранчага, хатын коткысы кортка әверелеп кимерепме – кимерә башлады җанымны. Уйлар умарта күчедәй башымда гүләп бөтен вөҗүдемне биләде. Башта табигатьне чүпләп, аннары шуны җыеп кәпрәю егетлекме? Адәм көлкесенә калу бит бу. Проблеманы тудырып, аннары аны җиң сызганып җиңү дәрте, хөкүмәт әһелләреннән башлап һәрберебезнең геннарына кереп утырган ахрысы. Шунысы сәер, күп очракларда җиңү, гадел булмаса, тора-бара үзе зур проблемага әверелә кебек тоела миңа, тарихи фактларга анализ ясаганда. Бу Русия өчен дә характерлы фаразым.

Җир шарының «бөкресен» төзәтәбез дип башта революция ясадык, аннары беркайда булмаган колхозлар төзеп, каршы килгәннәрне йә куып, йә үтереп, йә ГУЛАГта эшләтеп коммунизм төзи башладык. Шундый «бәхетле» тормышка башка халыкларны да җәлеп итмәк булып ачлыктан интексәк тә, халыкара оешмалар төзүгә, безнең яклы чит ил партияләренә яшереп бихисап акча түктек. Канлы сугыш чорына, аннан соңгы вәзгыятькә тукталып тормыйм, күбегез белә. Әмма барыбер, дөньяның бөкресен төзәтә алмадык, СССРны таркатып үзебез тагын да бөкрәйдек. Инде ярыйсы гына хәлләндек дигәндә, каршылыклар килеп чыккач, яңабаштан «бөкре турайту» эшенә керешергә мәҗбүр булдык. Сүз Украина белән бәйле Дөнья вакыйгалары турында бара, аңлагансыздыр. Бу вәзгыятьтә, чарасызлыктан, дөньяның бөкресенә каршы көрәшеп, билебезне сындырмасак ярар иде дип Аллаһтан ярдәм сорыйсы гына кала.

Язмамның шушы урынына килеп җиткәч, хатын чабудан тартты:

– «Кая очынасың картлач, яшең сиксәнгә авышып бара бит, – ди. Соңгы җөмләләрне яшертен генә укыгандыр. Нәкъ шул секундта бер кино искә килеп төште. Патша тәхетендә утыра, яраннары кызып-кызып аннан ниндидер карар кабул итүне сорый. Артында торган «юродивый» патшаның колагына «о смерти думай, о смерти» дип гел кабатлый. Мөгаен, халыкка зыянлы карар кабул итмәсен диптер. Шаккатып, ул заманнарда оппозиция ролен акыллы булып та, җүләргә салышкан юродивыйлар үтәгән икән дип уйлаганым исемдә калган. Хатынын тиле белән тиңли дип уйлый күрмәгез! Аллаһ сакласын көфер уйлардан, аннан да даһи оппозиционер юк минем өчен. Ә оппозиция кирәк, бик кирәк, бигрәк тә ил башлыкларына, хаталы адымнардан кисәтеп торырга.

Төп фикеремә кайтыйм әле. Халыкның якынча өчтән берен тәшкил итүче пенсионерлар «армиясен» җәмәгать оешмалары ярдәмендә илебез үсешенә тулысынча җәлеп итү кирәклеген тәҗел проблемаларның берсе дип саныйм мин. Узган ел шуңа турылап язылган «Җәнихан балкышы»дип аталган повестым әдәби конкурста премиягә лаек булды. Кайберәүләр әйтергә мөмкин, әнә Бөтентатар конгрессының корылтае үтә Казанда, филиаллары гөрләп эшли Русия төбәкләрендә, Сабантуйлар беркайчан да булмаганча оештырыла, диярләр. Әлбәттә, өлешчә хаклы алар да. Республика дәрәҗәсендә оешкан җәмәгать оешмалары, профсоюзлар, ветераннар һәм башка оешмалар булуы турында да әйтергә була бер уңайдан. Шул тирәдә «җылынучы» кайбер иптәшләр районнарда да яхшы гына эшлиләр, диярләр. Әмма, ләкин диеп, Горбачев чорында халык арасында киң таралган анекдотны искә төшерик әле. Бер кешедән «Үзгәртеп кору» ничек бара дип сораганнар. Ә ул, тайгадагы кебек, агачларның очлары шаулый, ә урман эчендә тынлык дигән. Шушы ук халәт әле хәзер дә саклана кебек тоела. Әгәр авыл җирлекләрендә даими эшләп торучы башлангыч оешмалары булмаса, яки кәгазьдә генә булса, югары оешмалардан халыкка, илгә ни файда?! Ә зыяны бихисап, чөнки бюджет акчасын исраф итүгә юл ача, телевизор экраны аша халыкны мәрткә җибәреп, җәмәгать тормышында актив катнашудан читләштерә. Шулай итеп, халыктан битараф кулланучы ясала. Ә бит, актив пенсионерлар җитәкләгән башлангыч оешмалар ярдәмендә демографик проблемаларны уңайрак хәл итүгә, кешеләр арасында туып торган низагларны судка җибәрмичә урында кисәтүгә ирешеп булыр иде. Һ. б.

Кызганычка каршы, совет чорының уңай яклары күп булса да, партия тормышның барлык өлкәләрен колачларга тырышуы аркасында халыкны үзидарәдән тәмам читләштерде. Өстәвенә динне дә тыйды. Һич булмаса, патша чорындагы бу юнәлештәге эшчәнлекне тирәнтен өйрәнү дә начарга булмас иде. Татар халкын саклап калуга тел, дин белән беррәттән үзидарә дә ярдәм иткән. Авыл тарихлары турында язылган китапларда бераз чагыла алар. Күптән түгел бер дустым сөйләде. Аның әтисе тома ятим булып бер ярлы туганында үсә. Яшьтән бер авылга килеп авыл көтүен көтә башлый. Кыш көннәрендә ялланып шул авылда хезмәт куя, эш кушкан гаиләләрдә яшәп тамагын туйдыра. Берничә елдан тәртибе, намуслы хезмәте белән абруй казангач, авыл картлары җыелып киңәш итәләр дә, үзе кебек үк ятимә бер күзе сукыр кызга өйләндерәләр. Йорт та салып бирәләр җәмәгатьчелек хисабыннан. Бу узган гасырның егерменче елларында булган хәл. Нәтиҗәдә, яхшы гаилә барлыкка килеп дүрт бала үстерәләр. Һәрберсе укып белем ала, тормышта үз урыннарын табып яхшы гаилә кора.

Пенсионерлар арасында, үрнәк гаилә корып иманлы балалар үстереп, хөрмәттә коенып яшәүчеләр күп. Үз белгечлеге буенча югары биеклекләргә ирешкән укытучылар, табиблар, юристлар, агрономнар инженерлар, журналистлар һәм башка бик күп профессия кешеләре бар. Шундый белем һәм тәҗрибә туплаган шәхесләрдән файдалана белмәүче хөкүмәткә, Думада күпчелекне тәшкил итүче Бердәм Русия партиясе әгъзаларының ваемсызлыгына шаккатам. Иманым камил, аларның зур күпчелеге халыкка бушлай киңәш-табыш бирергә әзер. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә үз тормышлары турында сөйләп тә тәрбия эшендә катнаша ала бит алар. Сүз уңаеннан әйтим; бер очучыдан, аннары Татарстан Югары Советының элекке депутатыннан һәм тагын берничә күренекле шәхестән: «Мәктәпләргә, балалар белән очрашуга чакырганнары бармы?» – дип сораганым булды. Юк, диделәр. Югыйсә, яшьләр белән өлкәннәрнең даими аралашып яшәүләре буыннар чылбырын төзек тотуга ярдәм иткәне һәркемгә билгеле.

Дәүләтнең «алтын фонды»ның бер вәкиле булып озак еллар хезмәт иткән кешенең пенсиягә чыккач чүп-чар җыярга гына яраклы булып калуы бик кызганыч. Тупас булса да әйтим, «саварга» кирәк аларны җәмгыять файдасына, ил үсеше хакына, буыннар чылбыры нык булсын өчен. Халыкка хезмәт итүдән рухи азык алып, кирәкле шәхес булып яшәү өлкәннәргә ләззәт кенә биреп калмый, гомерләрен дә озайта. Дәүләт хезмәткәрләре, илебезне тагын да көчәйтү, халыкны хакимият тирәсенә ныграк туплау максатын күздә тотып, гражданнар җәмгыятен үстерүгә игътибарларын көчәйтсеннәр иде. В. В. Путинның да, бу хакта әйткәне бар үзенең чыгышларында.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Байлар Сабасы

Комментарии