- 19.08.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №32 (17 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Без, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, Казан телевидениесен даими карап барабыз. Безнең өчен Мәскәү һәм Уфа каналлары юк кебек инде. Хәзер «ТНВ Планета» һәм башка каналлардагы алып баручылар да үзебезнең кешеләргә әверелделәр. Илдар Кыямов, Ләйсәнә Садретдиновалар безнең гаилә әгъзалары булып тоела миңа. Татарстан җитәкчеләрен дә яхшы беләбез кебек, аларны көтеп алабыз. Марат Әхмәтовның җитәкчелектә күренүе зур өмет уятты. Чынлап та, ул безнең алда чын милли җитәкче, туган теле өчен чын-чынлап, бар күңеленнән көрәшүче кебек булды. Бу яктан караганда бер мәсьәлә безгә сәеррәк тоелды. Нилектән Татарстан җитәкчелегендә хатын-кызлар юк икән? Нинди генә югары вазифаны алма, анда ир заты. Югарыга үрләтерлек хатын-кызлар юк микән әллә?
Ниһаять, соңгы көннәрдә «Таяну ноктасы»нда андый ханым күренде. Ул – Гүзәл Садыйкова иде. Аңа берничә сорау бирделәр. Аның җаваплары шул кадәр тирәнтен, мәгънәле булды. Башкаларга караганда бер башка югарырак булып күренде ул миңа. Исеме дә нинди диген – Гүзәл! Исеменең җисеменә туры килүенең ачык мисалы бу. Гүзәл тек Гүзәл!
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,
Башкортстан, Бәләбәй шәһәре
Комментарии