Көймә фаҗигасе…

Көймә фаҗигасе…

Чыкты җилләр,
Купты дулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Дәрдмәнд.

Иделдә «» корабы баткан көннәрдә мин авылда идем, шунлыктан тулы мәгълүмат алып, үз фикеремне дә вакытында халыкка җиткерә алмадым. Чаллыга кайткач, бу хакта интернеттагы һәм матбугаттагы күпчелек язмалар белән танышып чыктым, әмма әйтелмичә калган нәрсәләрнең шактый булуын аңладым. Бу мәсьәләдә минем башта ук үз фикерем бар иде, фаҗигале вакыйгалар агышы белән таныша төшкәч, ул фикер тагы да ныгыды. Бу фикерем башкаларга охшамаска да мөмкин, әмма аны барыбер халыкка җиткерергә кирәк, чөнки әле мондый хәлләр күп булачак, һәм кешеләр моның сәбәпләрен белеп торырга тиеш.

«Булгария» корабының көпә-көндез Иделдә батуы һәм йөздән артык кешенең тончыгып үлүе – ул инде аянычлы нәтиҗә. Сәбәпләренең иң өстә ятканнарын, сукыр күзгә дә күренеп торганнарын инде санап чыктылар – көймә иске, ватык, кешесе артык күп булган, җил-давыл һәм башкалар… Болары да дөрес, әмма төп сәбәп, хакыйкатьнең үзе кебек, тирәндәрәк ята. Әле 1998 елның августында ук, шушы булачак фаҗигаларны йөрәгем белән сизенгәндәй, мин «Безнең бүгенге хәлебез» дип аталган мәкалә язган идем, анда батып баручы образы бетеп баручы ил-милләт дәрәҗәсендә тасвирланган иде:

«Безнең бүгенге хәлебез диңгездә әкрен генә батып баручы корабны хәтерләтә. Корабның батып баруын әле күпләр аңлап бетерми, шуңа күрә, артык ыгы-зыгы юк, корабның бер башында азан моңы яңгыраса, икенче башында чиркәү чаңы чыңгылдый, уртада исә шашынып җыр-биюләр, бәйрәм итүләр дәвам итә, корабның упкын төбенә китеп барганын әле бик азлар гына белә. Бу каргалган корабның кайчан да булса бер батасы, диңгез төбенә китәсе билгеле иде инде. Шуңа күрә чыгардайлар – чыгып, качардайлар – качып, бу корабтан төшеп калдылар, кайберәүләрне исә, китәм, дисәләр дә җибәрмәделәр, чөнки корабта кара эшне эшләргә дә кемнәрдер кирәк иде… Менә хәзер бергәләп төпкә китеп барабыз…» (Заман. Милләт. Кеше. – Казан, 2000, 148 бит.)

Әйе, шушы бер «Булгария» корабында бөтен илнең, милләтнең фаҗигасен күрергә була. Тыштан – ялтырап, эчтән калтырап яшәгән илнең һәм милләтнең төпкә китеп баруын шушы вакыйга бик ачык күрсәтә. Башыннан ахырына кадәр алдауга, талауга корылган, икейөзлелек, рия белән сугарылган, зина, фәхеш эшләр гадәти хәлгә әйләнгән, иманы качкан ил-милләтнең ахыры нәкъ шулай тәмамланырга тиеш иде. Бу кырыс бәя Русиягә карата гына түгел, Татарстанга карата да әйтелә, чөнки кораб фаҗигасе бездә булды, җәза безнең халыкка килде…

Бу кораб баткач, мин «Татарстан моделе батты…» – дидем. Чөнки күз буяуга, арттыруга һәм шыттыруга корылган, муеннан коррупциягә, ришвәтчелеккә кереп баткан, гади халыкның авыр хәленә төкереп тә бирмәгән, ә үзләре балда-майда йөзгән гаделсез, имансыз «модель» иде бу… Халыкның күпчелек өлеше эшсез, фатирсыз, акчасыз тилмергәндә яки тиеннәргә эшләп йөргәндә, алар үзләрен күрсәтү һәм дөньяны шаккатыру өчен халыкка һич кирәге булмаган зур-зур проектларга тотындылар, универсиада, олимпиадалар дип шашындылар, бертуктаусыз халыкара конференцияләр, фестивальләр, бәйрәмнәр уздырдылар, Болгар белән Зөяне торгызабыз, дип, миллионнар туздырырга керештеләр… Ә болар халыкка кирәк идеме соң? Болар халыкның хәлен җиңеләйттеме? Юк, Татарстан җитәкчелегенең бу проектлары халыкка берни бирмәде һәм бирмәячәк тә.

Мин Болгар белән Зөяне шул кадәр зур акчалар чыгарып торгызуларына башта ук каршы булдым, чөнки бу исрафка керә. Акчаны ташка түгел, башка бирергә кирәк, ягъни, кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен тотарга. Исраф өстенә, хәзер Болгарда ислам диненә каршы булган гамәлләр кылына башлады, мәҗүсилек башланып китте. Мәчет ташларын чапыр-чопыр үбүләр, ул ташлардан нидер сораулар, ярыкларына акча кыстырып китүләр, чүпрәк бәйләүләр – бу мәҗүсилек түгелмени? Авырлы хатыннарның бәхетле бала табу нияте белән Болгарга барулары – бу кыргыйлык түгелмени? Исламда мондый нәрсәләр бармы? Гомерне дә, бәхетне дә Аллаһы Тәгалә бирүче һәм алучы – көймә фаҗигасе шуны күрсәтте түгелме? Болгарга баруны хаҗ кылу белән тиңләү, анда баручыларны ТНВ дәүләт телевидениесенең «паломниклар» дип атавы очраклы хәлме яки исламны бетерү өчен алып барылган дәүләт сәясәтеме? «Ниятең нинди – нәтиҗәсе шундый» дигән хәдис бар, бу Болгарны торгызырга тотынучыларның да нияте ислам динен күтәрү түгел икәнлеге шушы нәтиҗәләрдән дә күренеп тора…

Ни кызганыч, Шәһри Болгар хәрәбәләре кемнәр өчендер акча эшләү урынына әйләнде…

Ни кызганыч, Шәһри Болгар күз алдында мәҗүсиләр мәйданына, кыргыйлар кырына, шайтан туена әйләнеп бара…

Ни кызганыч, Шәһри Болгар көймә фаҗигасенә сәбәпче булды, йөздән артык кешенең гомере өзелүгә китерде…

Шәһри Болгар мәҗүсилек баткагына әйләнеп барганда, Шәһри Казан, Такташ әйткәнчә, фәхеш калага әйләнде. Биредә адым саен төнге клублар, урам тулы шәрә кызлар, көпә-көндез зина кылучы исерек парлар… Матбугатны укып баручылар һәм интернетка керүчеләр белә булыр – быел Казан Сабан туе көнне, «Сотворение мира» фестивале барганда, Кол-Шәриф мәчетеннән ерак түгел, Кремль тавында, көпә-көндез зина кылганнар, аны видеога төшереп, интернетка куйганнар иде. Ул фестиваль үзе үк милләтебезне һәм динебезне мыскыллау булса, бу зиначылар исә дөньяны пычратты, халыкның битенә төкерде… Шул чакта, йөрәгемә түзә алмыйча, мин интернетта шушы сүзләрне язган идем:

«Заман ахыры менә шушы була инде ул… Казан күптән зина шәһәренә әйләнеп бара. Муллалар җыелалар да хакимияткә мәдхия укыйлар, ә борын төпләрендәге азгынлыкны күрмәмешкә салыналар! Бу «Сотворение мира» дип аталган азгынлыкны алар туктатырга тиеш иде бит! Анда эчеп, зина кылу өчен җыелалар! Хәзер урамда теләсә кем белән үбешеп йөрүне, бәйрәм, дип ТНВ күрсәтә. Нинди хурлык, нинди түбәнлек! Сез моны Чечняда күз алдына китерә аласызмы?! Нишләдек без, татарлар?! Нишлик?! Бу хәлләрдән соң Аллаһы Тәгалә Казанны әйләндереп капларга мөмкин бит! Азгын татар-урыслары һәм сатлык, куркак зыялылары, җитәкчеләре, муллалары белән бергә(Tatar zamani, 8 июль, 2011 ел.)

Әгәр игътибар итсәгез, бу хәлләрдән соң Казанны башта су басты, аннан йөзләгән кешесе белән көймә батты, һәм әле бу азгынлыкка төшкән кавемгә карата җәзаларның башы гына булырга мөмкин. Кайберәүләр, җиңел кулдан, батып үлүчеләрне шәһитләргә тиңләп, аларга җәннәт теләп утыралар. Үз-үзебезне һәм мәрхүмнәрнең якыннарын алдамыйк, җәмәгать, Аллаһның бу хөкеме бары тик мөселманнар өчен генә! Ягъни, мөселман хәлендә суга батып үлүчеләр шәһитләр өммәтендә булырлар. Әлбәттә, моңа гөнаһсыз сабыйлар керә, әмма намазсыз килеш батып үлүчеләрне шәһитләр дип әйтеп булмый. Без аларның бу корабта нишләгәннәрен белмибез, өстәлләрендә хәмер һәм хәрам ризык булганмы – әйтмиләр, Казаннан кичтән үк чыгып киткән «Булгария» корабы кайда төн кунган, бәйрәм иткәннәрме, ниндидер мәҗүси йолалар башкарганнармы – белмибез. Ни өчен үлгән балаларның күпчелеге 1999 елның 30 декабрендә туган, әллә аларны анда ниндидер ритуаллар үтәү өчен махсус җыйган булганнармы – анысын да без белмибез. Ә Аллаһ белә. Аллаһ күрә. Аллаһ җәзасын да бирә…

«Әгәр Без кешеләрне суга батырырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәм табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар. Мәгәр Аллаһыдан рәхмәт йөзеннән батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләре беткәнче яшәсеннәр өчен.» («Ясин» сүрәсе, 43-44 аятьләр.)

Һәм шуңа күрә без, исән калганнар да, догаларыбызны дөрес кылыйк, Аллаһтан бу бәндәләрнең гөнаһларын ярлыкавын сорыйк. Тәүбә итик, чөнки әле тәүбә ишекләре ябылмаган. Аллаһ кушканча яши башлыйк, чөнки бу дөньябыз өчен теге дөньяда җавап бирәсебез бар. Башта үзебез үзгәрик, аннан дөньябыз да үзгәрер, иншаллаһ! Чөнки:

«Аларга бу газап шул сәбәпледер: Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул кавем үзләрен үзгәрткәнгә чаклы.» («Табыш» сүрәсе, 53 аять.)

Фәүзия Бәйрәмова.

Язучы, Милли Мәҗлес рәисе.

  Көймә фаҗигасе... , 4.3 out of 5 based on 10 ratings

Комментарии