- 19.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №28 (20 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Ямьле җәй»дигәнебезнең инде яртысы үткән икән. Сизмичә дә калдык. Үткән җәй корылык белән күңелгә хуш килмәсә, быелгысы, Аллага шөкер – шифалы яңгырлары явып үтә, кояшы да чамасын белеп кенә кыздыра. Ә мондый җәйләрдә Имәнкискә халкы Кама ярында су коена, комында кызына иде. Тик ни өчендер быел алай булмады ул!
Җәй башыннан ук ярларын яшел суүсем басты, болганчык сулы дулкыннар какты. Су коенырга төшүчеләр пычрак суга керергә теләмичә, борылып кайта торды, аннары бер белгәч, Камага төшмәс булдылар. Яр буйларында бушлык – кызынучылар да күренми…
Бу гадәти булмаган күренеш – ил белән бергә, безнең авылга киләсе зур кайгыга кадәр шулай иде. Ә инде хәзер, дөнья бәясе торырлык 2 авылдашыбызны су йоткач, Кама ярларына аяк та басасы килми – андагы ярга каккан дулкыннар йөрәккә шом сала. Атна булды инде шулай…
Һәлакәткә юлыккан теплоходта апалы-сеңелле 2 авылдашыбыз– Роза Хәсәнова һәм Фәния апа Миндубаева, алар янында тугандай булган киленнәре – Зөлфия апа Хәсәнова да бар иде. Алар арасыннан бары Фәния апага гына исән калу насыйп булган.
Дөньяда булган бар бәла-каза, төрле һәлакәтләрне яңалык тапшыруларыннан ишетеп, күреп торабыз. Шул көннәрдә, алар өчен кайгырабыз, фаҗигагә тарганнарны кызганабыз һәм… онытабыз. Ә монысы онытырлык түгел! Чөнки, үзебезнекеләр! Ә үзеңнеке – үзәктә! «И-и, Ходаем! – дим, – иң якыннары – тормыш иптәше, балалар, бертуганнар, ата-аналар ничек түзә?!» Халык ничә тәүлек инде, соңгы өмет – гәүдәләре табылуны тели. Ниһаять, 4 тәүлектән соң, изге күңелле авылдашыбыз – Зөлфия апаның, 5 тәүлектән соң, чибәрлеккә тиңнәр булмаган, роза чәчәгедәй матур Роза апаның табылуы, аларны йөзләгән кеше соңгы юлга озата килүе, аз гына булса да, хәлне җиңеләйтте.
…Бу тормышта бар нәрсәгә ирешергә тырышабыз. Яшәешебез авылдашлар күз алдында, ә язмышларны үзең дә белмисең! (Ярый әле, белмибез!) Нигә шундый язмышлар языла адәмгә?! Болай булырга тиеш түгел иде бит! Яшәешләре белән сокландырган, үлемнәре белән тетрәндергән язмышлар… Күңелләр һич тә риза түгел! Изге күңелле, яхшы кешеләр иде бит алар! Нигә яздың икән шундый язмышлар, Ходаем?!
… Роза апа яшь белгеч буларак, терлекчелектә хезмәт юлын башлап, яшьлегендә Казан каласына киткән. Лаеклы ялга чыккач, авылда өй салып яши башладылар. Шундый яшь күренгән, матур Роза апаны ипле-җайлы гына сөйләшүләре белән күз алдына китерәм…
… Зөлфия апа, Хәсәновлар гаиләсенең төпчек уллары Исхак абыйга кияүгә чыккан. Яшь буын аны күрше авылдан килен булып төшкәнен белми инде – 35 елга якын Имәнкискәдә ул! Шушы еллар эчендә ул тормыш маягы – күпләр өчен үрнәк була алды. Шәфкатьле, сабыр, акыллы, мөлаем – бу сыйфатлар буенча аңа тиңнәр аз!
Таркалган «Маяк» колхозында, авыл көнкүрешендә, гомумән, җәмгыятьтә тырышлык күрсәткән актив хезмәткәрләрнең берсе иде ул. Колхоз тулы көчендә булганда, өлкән хисапчы эшен тартты. Сәгате-минуты исәптәге хезмәттә, шуның өстенә, район киңәшмә-җыелышлары, отчетларыннан кайтып кермичә эшләгән бу елларында да соклана идем мин аңа. Бит ул елларда, шәхси хуҗалыкларда икешәр сыер, казы-үрдәге, дигәндәй. Шул кадәр хуҗалыктан тыш, олы яшьтәге авыру каенана, каенатаны кадер- хөрмәт итеп, ир хатыны, 2 бала анасы булуы; кунакчыл йортның уңган хуҗабикәсе, зур коллектив белән идарә итүдә дә – барысына да аныңча кешелекле, олы йөрәкле булып калу – һәр кеше булдырырдай эш түгел.
Каенана – каената да озын гомерле булдылар. Аларны да кадерләп мәңгелеккә озатты ул…
Колхозлар таралгач, Зөлфия апаның көчле булуы, җаваплылыктан курыкмавы зур эшләрне җиңеп чыгарга этәрде – хуҗалык товарлары кибете ачты… Һәлак булуына санаулы көннәр калганда, «Иркә» дип оныгы исемен элмә тактага – кибетенә куйдырды.
Күпме авылдашына авыл хуҗалыгы кредитларын юлларга булышты.
Уйлап куям: бигрәк өлгер кеше булган икән. Ә үзе һич ашыкмас кеше кебек – каударланмас, җай белән эшләр. Бар нәрсәне акыл белән хәл иткән, димәк! Имәнкискә сайлау участогы комиссиясен дә ул җитәкли иде бит! Сайлау – бик җаваплы, авыр хезмәт! Ул булганда, курыкмыйбыз! Чөнки Зөлфия апада белем, сабырлык, яхшы оештыручанлык хәттин ашкан. Без аның канаты астында үзебезне яхшы хис итәбез!
Хәер, аның янында һәрчак рәхәт иде. Кибетенә кергәч тә, нурлы йөзе тагын балкыр. Өендә кабул иткәндәй, «Әйдә, әйдә, уз!» – дияр. Шундый кибетчедән ничек товар алмыйсың!? Җылы карашын тоеп, аның да күңелен күрәсе, бүген үк, кирәк булмаса да, берәр нәрсә алып чыгасы итәсең. Сагынып сөйләргә калганын кем уйлаган!
Кайда гына булмасын, авылдашлары белән аралашуы да туганнарча аралашу кебек, бик самими, искиткеч матур иде. Ә бит тормыш катлаулы! Төрле хәлләр була. Ә ул һичкайчан берни белгертмәс – гел елмаер, итәгатьле сөйләшер иде. Сөйкемле булуы өстенә, эчке матурлыгы күңеленә сыя алмыйча, ташып чыга иде микән әллә аның!?
Матурлык дигәннән, 2003нче елда авыл мәдәният йортында «Матурлык турында матур кичә» дип исемләнгән зур кичә үткәрдем. Анда эчке матурлык белән үзләренә җәлеп иткән, хөрмәткә лаек авылдашларымны кунак итеп чакырган идем. Үтә дә тыйнак икәнен шул вакытта белдем. Чакырсам да, килмәде. Соңыннан сөйләшкәч, шул тыйнаклыгы комачаулаганын аңладым. Ул тыйнаклыгы аны шулкадәр бизи иде!
Ә үткән ел, авылыбызның җәмгыять тормышында күп көч салган, көчле ихтыярлы хатын-кызлар белән «Без көчлебез» дип исемләнгән кичә үткәргәндә, ничек итсәм иттем – тыйнаклыгын да тәнкыйтьләдем (ачулана, үпкәли белми иде!). Күп тапкырлар чакыргач: «Кеше сүзен аяк астына салмыйм», – диптер инде – килде. Сөенеп бетә алмыйм хәзер: сәхнә түренә утыртып хөрмәтләдем, кичә барышында башка кунаклар кебек, аны да бәяләдем, сораулар биреп, тамашачы каршында бар яхшы сыйфатларын ачтым. Ә тыйнаклыгы шул кадәр күзгә бәрелә – «көчсез зат», диярсең, әгәр тормыш рәвеше белән таныш булмасаң. Ә тамашачы риза иде, чөнки – чынбарлык! Күңеле булды: зур рәхмәтләрен белдерде. Кеше үзе исән чакта бәяли белсәк иде шул. Вафатыннан соң да яхшылыкларын сөйләп бетерә алмадык. Сокландыргыч кеше иде. Роза апа турында да бары матур хaтирәләр калды.
Күңелләрдә мәңге сакланырсыз сез, Матур апалар! Менә бүген дә Зөлфия апа урамнан үтеп китәр дә, мин исәнләшергә өлгергәнче үк: «Исәнме, Гүзәл?! « – дип кояш күк елмаер, көн тагын да ямьләнер төсле. Күңел әле шуны көтә!
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА.
Лаеш районы, Имәнкискә авылы.
«Булгария» фаҗигасе безнең авылга да җитте...,

Комментарии