Кайларда сез, классташлар?

Кайларда сез, классташлар?

...Гаилә альбомын карап утырганда моннан ун ел элек классташыбыз Гафурның 60 яшьлек юбилеенда 4 классташ бергә төшкән фотосурәткә тап булдым һәм бу яшьлек елларыбызга, үткән тормыш мизгелләренә кайтып килергә бер сәбәп булды...

...Безнең яшьлек елларыбыз 22 хуҗалыклы, балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе, хәтта клубы да булмаган Курмала дигән авылда үтте. Бу фактлар берничек тә туган авылыбызны хурлау булмасын: без авылыбызны бик яраттык һәм яратабыз. Бик матур табигать кочагында урнашкан безнең авыл, чишмәләре, болыннары, янәшәдә генә нарат урманы, искиткеч саф күңелле, тырыш кешеләре – мондый авылны яратмау гөнаһ булыр иде. Әмма яшьлегебез, балачагыбыз бу мөһим мәдәният учаклары булмаган авылда үтсә дә, бик матур хатирәләргә бай, мавыктыргыч булды. Шушы кечкенә генә авылдан 1959нчы елда беренче класска күрше Чапшар авылы сигезьеллык мәктәбенә 9 малай, 4 кыз укырга кердек. Бер авылдан 13 укучы, бу бит сенсация! Сугыштан соңгы елларда (1948-1970нче еллар) һәр гаиләдә 5-10 бала үстек, беребездән калган киемнәрне икенчеләребез кидек. Кимсенмәдек тә, хурланмадык та, чөнки заманасы шундый иде. Безгә тагын Чапшар авылыннан – 7 укучы, Пүскән авылыннан 2 укучы кушылып, классыбызда 22 укучы идек. Беренче класс җитәкчебез хөрмәткә лаек, тирән белемле, балаларны яратучы Мөнирә апабыз булды. Мәктәп сигезьеллык кына булса да, укытучылар үз эшләренә чын күңелдән бирелгәннәр иде. Аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Беренче хәрефләрне укырга, язарга өйрәткән Мөнирә апабыз үзе генә дөнья бәһасе кеше булды.

1967нче елда мәктәпне тәмамладык, күбебезнең аттестатында «4-5»ле билгеләре иде. Бу – укытучыларның зур, олы хезмәте булды. Классташлар арасында бик күп профессия ияләре бар. Инженер, зоотехник, киң профильле механизатор, терлекче, геодезист, сәүдә хезмәткәрләре һәм иң куандырганы – бер авылдан, бер класстан 4 егет укытучы һөнәрен сайладык. Монда беренче укытучыбыз Мөнирә апабызның хезмәте зур диеп уйлыйбыз. Рәхмәт Сезгә беренче, укытучыбыз.

Классташларыбыз арасында вафат булучылар да бар, алты ир-ат, өч хатын-кыз бакыйлыкка күчте (урыннары оҗмахта булсын). Күпләребез туган авылыбызда, район үзәгендә, күрше Норма авылында яшәп ятабыз. Бер-беребез белән аралашып, хәбәрләшеп торабыз. Фәрит, Фирсор, Госман – Нормада; Ринат, Розалия, Әнисә Җәүһәрия – район үзәге Балтачта; Рәҗәп Чаллыда; Гөлсинур –Аджимда; Гөлсөяр, Гафур – Казанда; Тәлгать –– Курмалада; Фәргать – Лаешта; Рүзилә Себердә гомер итәләр. Менә бу фотосурәттә дүрт классташ – Гафур, Фәрит, Тәлгать, Госман – Гафурның 60 яшьлек юбилеенда төшкән идек. Матур истәлек бит ул, әле дә аралашып торырга тырышабыз.

Чапшар мәктәбенең 1967нче елгы чыгарылыш укучысы Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии