- 19.03.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хөрмәтле без сайлаган Рәисебез Рөстәм Нургали улы!
Респубикабызда төрле телдә сөйләшсәк тә, төрле диндә булсак та, һәрвакытта да бер-беребезне аңлап, ихтирам итеп яшәдек. Әлбәттә, төп халык буларак, берничә телдә, рус телендә дә аралаша алуыбыз уку-укыту системабызның ике дәүләт телендә булуына бәйле.
Шуңа да карамастан, 1876нчы елда ачылган һәм 135 ел эшләп килүче Гуманитар педагогика университетын 2011нче елда КФУга кушу мәгариф системасында югары белемле ике телле кадрларны юк итүгә китерде. КФУның филология һәм мәдәният-ара коммуникацияләр атамалы бүлеге, әйтик, математика һәм физика фәннәрен 5-7 миллион татар халкының яшь буынын укытырлык белгечләр әзерли алмый. Һәм дә булган педагогика колледжларының ел саен ябыла барулары аларның үзләрендә укытырлык кадрлар калмавына китерде. Шул ук вакытта күрше өлкәләребез Ульян, Мари-Эль республикасында Педагогика институтларын япмадылар, үзләренә кирәкле белгечләрне укыталар, алар йөкләнгән вазыйфаларын үти.
2012нче елдан ук башланган кадрлар җитмәү проблемасын Республикабыз мәгариф системасы былтыргы «А» сыман мәңгеләштермәс өчен, кадрларны Йошкар-Оладан, Ульян өлкәсеннән соранып йөрергә мәҗбүр.
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, бу хәлгә битараф булмасагыз иде, җәмәгатьчелебезгә ирештерсәгез иде. Халыкара форумнар үткәрер дәрәҗәдәге мәркәзебез Казан үзендә педагогика институты булуына, һичшиксез, лаеклы.
Сезгә олуг хөрмәт һәм ихтирам белән:
Татарстан республикасы Аксакаллар шурасы исеменнән
рәис Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии