Һәркемне сыный заман…

Үткен каләмле, киң карашлы публицист Расих Җәләлнең (Расих Нигъмәтҗан улы Җәләлов) «Серле юлга сәфәр» дип исемләнгән шактый күләмле китабы дөнья күргән иде. Автор 1981-1983нче елларда Әфганстан илендә СССР башлаган рәхимсез, канлы сугыш хәрәкәтләрендә батальон командиры урынбасары вазифасында катнашкан. Андагы сугыш хәрәкәтләре матбугат чараларында һәрвакыт халыкка бер яклы гына күрсәтелде. Китапта искә алынган хәрбиләрнең исем-фамилияләре үзгәртелмәгән. Авторның бу алымы китапта сурәтләнгән вакыйгаларның чынбарлыгын тасвирлавына укучының ышанычын арттыра. Расих Җәләлнең «Серле юлга сәфәр» китабында Әфганстан һәм Урта Азиянең берничә шәһәрләренең кыскача тарихлары да китерелә. Күп еллар тынычлыкта яшәгән әфган халыкларының үз динен, телен, милләтен саклап, кырыс табигать шартларында яшәп тормыш итү вакыйгалары бик җиңел укыла.

Яңа гына табадан төшкән «Сындырып сыный заман» дип аталган икенче китабы – соңгы елларда мәгълүмат чараларында дөнья күргән чынбарлыкны чагылдырган ялкынлы мәкаләләр, язмалар җыентыгы. Автор бу китабында татар милләте тормышына кагылган кискен мәсьәләләрне тирәнтен яктырта. Җыентыкны укыганнан соң, вакыйгалар үрелмәсенә битараф калу мөмкин түгел!

Әти-әнисенең тормыш хатирәләренә багышланган бүлегендә аларның ягымлы, сабыр холыклы булулары, алар кичергән авыр тормыш тәҗрибәләре, шатлык-кайгыларын уртаклашып яшәүләре, балаларына әхлакый тәрбия бирүләре, балаларының әти-әнисен картлык көннәрендә күркәм тәрбияләүләре күңелдә соклану хисләре калдыра…

Җыентыкта Русия халыкларының туган телләре, диннәре мәсьәләсенә кагылышлы мәкаләләр бик эчтәлекле һәм актуаль. Китаптагы һәр язмасы бик урынлы һәм тирән мәгънәгә ия, чөнки бүгенге көндә Татарстанда татар теле дәүләт теле саналса да, чынлыкта исә актив кулланылмый. Бу мәсьәләне уңай хәл итү кирәклеге көн кебек ачык. Автор аны да үзенең китабында тиешле дәрәҗәдә яктырткан һәм Русиядә әле һаман Ислам диненә тискәре караш булуын искәртә.

Расих Җәләл Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташларының хатирәләрен дә читтә калдырмый. Үзенең озак еллар хәрби хезмәттә булуы, әтисенең Икенче Бөтендөнья сугышында катнашуы, аның хәрби хезмәттә җиде ел булуы белән бәйле вакыйгаларны оста тасвирлый.

Ул – милли җанлы татар. Аның Татарстаннан читтә – Русиянең төрле өлкәләрендә гомер итүче милләттәшләребезнең тормышлары, татар теленең гореф-гадәтләренең саклану мәсьәләләре белән даими кызыксынуы, борчылуы китапта урын алган. Укучыга тәкъдим ителә торган бу җыентыкта татар халкының үткәне, хәзергесе турында бай һәм кыйммәтле материаллар китерелгән.

Киләчәктә дә Расих Җәләл татар халкының тормышы, теле, дине, гореф-гадәтләре, тарихи вакыйгалар турында кыйммәтле язмалар туплап, китап сөючеләрне үзенең яңа әсәрләре белән шатландырыр, дип ышанасы килә.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Татарстан Республикасы Журналистлары берлеге әгъзасы

Комментарии