- 19.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №2 (16 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Менә инде ничәнче ай Алабуга шәһәренең 4нче мәхәлләсендә почта эшләми. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, эшләргә кеше юк дигәннәр иде. Ләкин безнең үзебезнең почта таратучыларыбыз әле һаман да шул эшләрендә, үз хезмәтләрен тырышып башкара. Пенсия акчасын китергән вакытта өйдә булмаганнарга, барлы-юклы пенсиясен алыр өчен, автобус белән башка почта бүлекчәсенә барырга туры килә. Түләү кәгазьләре белән, посылка, заказлы хат җибәрәсе булса, барыбызга да башка почта бүлекчәсенә барасы. Кайчанга кадәр сузылыр икән бу хәл? Шул сорау белән үзәк почта бүлекчәсенә шалтыратсак та, алар башка номер биреп, үз өсләреннән җаваплылыкны бик тиз төшерә, ә тегеләре: «Ремонт бара, башка бинада булачак, көтегез», – диләр. Әйе, белгәнебезчә, бәләкәй генә «телефон станциясендә» ремонт башланганга инде ике айдан артык вакыт үтте. Балалар бакчасы итеп төзелгән бинаның бер ягында элек телефон станциясе булган булса, күпмедер вакыт буш торганнан соң, шуннан безгә почта бүлекчәсе ясамакчылар! Шул ук бинаның икенче ягында башлангыч мәктәп укучылары белем ала. Өченче ягында өстәмә эстетик белем бирү түгәрәкләре эшли. Менә нинди экономия!
Безнең мәхәлләбез – үзе бер шәһәрчек. Шулай булса да, мәхәлләбездә бер мәктәп, ике балалар бакчасы гына бар. Яшьләр өчен барыр урын юк. Күп катлы йортлар, зур кибетләр төзелеше бик әйбәт бара.
Безне почта мәсьәләсе бик борчый: киләсе елга газета-журналларсыз калмыйк дип борчылабыз. Чөнки почта ябылганнан бирле, газета-журналларыбызны вакытында ала алмыйбыз, яисә бөтенләй дә алмыйбыз. Ләкин минем әнием вакытында үзәк почтага шалтыратып, газеталарны таптырырга тырыша. Тик һәрвакыт алай эзләтү дә туйдыра бит!
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре.

Комментарии