Бәләкәчләр татар түгелмени?

Күптән түгел Татарстанда, балалар бакчаларына чиратларны бетерү максатыннан, «Бәләкәч» программасы кабул ителгән иде. Шуның нигезендә, ноябрь аенда, Әгерҗе шәһәрендә дә 245 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Шулай ук «Бәләкәч» дип аталган бу бакчаның ачылыш тантанасына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Әле аңа хәтле, исеме үк татарча яңгырап торган бу программа Әгерҗедә ничек үтәлә икән, дип, шәһәрнең мәгариф бүлегенә барган идем. Шул яңа бакчага гариза кабул итә торган бүлмәне табып кердем. Анда мине компьютер янында мәш килүче ике хатын каршы алды. Мин аларга:

– Өч яшьлек улымны шушы яңа бакчага бирмәкче идем, анда төркеме булачакмы? – дигән сорау бирдем.

Болар миңа аптырап карап куйдылар… Шуннан берсе, кыяфәтенә караганда зур чиновникка охшаганы, телгә килде:

– Безнең иң максат – «Бәләкәч» программасы буенча бөтен балаларны бакчага урнаштырып бетерү, бүтәне турында уйлаган да юк әле!

Әлбәттә, татар чиновнигының мондый җавабы мине шул мизгелдә үк чыгырдан чыгара башлады. Әйтәселәрне әйтергә керештем. Күңелдә булганнарны әйттем-әйттем дә:

– Сезнең белән безнең бүгенге уртак максат – милләтне саклап калу булырга тиештер бит! – дип, борылып чыгып киттем.

Чиновник хатыннарның икенчесе минем арттан ук коридорга чыкты. Аның аклана-аклана сөйләвеннән мин Әгерҗедә җиде балалар бакчасы барын һәм бары тик 3нче санлы бер бакчаның гына «татар бакчасы» саналганын белдем. «Бәлки, анда хәлләр бик үк начар түгелдер?» – дигән уйга килеп, шунда юл тоттым.

Әгерҗе шәһәренең ул 3нче бакча урнашкан районында гел татарлар торуга карамастан, килеп керүгә, территориясендә үк, балаларның гел урысча гына сөйләшүенә игътибар иттем. Менә сиңа мә! Татар бакчасы, диген.

Шунда балаларны карап-күзәтеп торган тәрбияче ханым белән сөйләшә башладым:

– Өч яшьлек улымны шушында бирмәкче идем, ул урысча белми. Сездә татар төркеме бармы? Әйтүләре буенча, бу татар бакчасы санала бит? – дидем. (Мин журналист, татар теленең мондагы торышын тикшерергә килдем, дисәң, «барысы да алда гөл!» дип, алдап җибәрәчәкләр.)

– Татар бакчасы дип саналса да, монда хәтта татар теле укытучысы да юк. Ә өч яшьлекләрнең тәрбиячесе – марҗа, татарча белми, – дигән җавап ишеттем.

(Элегрәк бервакыт, Әгерҗедә яшәүче, саф татарча сөйләшүче ике балалы бер ханымга: «Нигә балаларың урысча сөйләшә?» дигән сорау биргәч, ул: «Балаңны урыс итәм дисәң, бакчага гына илтеп бир инде!» – дип әйткән иде. Чыннан да, мондый күренеш зур шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә шулай икән шул!)

Шуның белән чыгып киттем бакчадан. Тагын бераз вакыт узгач, тагын шунда барып, өч яшьлек сабыйларның тәрбиячесен махсус күреп, сөйләшеп алдым. Чөнки берничә ел элек мин Әгерҗе районындагы мәктәпләрнең милли торышы турында бер мәкалә язгач, аның буенча безнең бер депутат «запрос» ясап, шул «запрос»ка мәгариф бүлегеннән чеп-чи ялган җавап язып салганнар иде. Монда да шулай була күрмәсен, төгәллек булсын дип, үзем махсус килдем. Чыннан да, татар бакчасы булып саналган бу бакчада эшләүче теге марҗа хатын татарча белми икән. Әле аның кырыенда ак халат киеп утырган бер ханым: «Әйдә, китер монда малаеңны, урыс теллегә тиз әйләнер ул!» – дип, «котыртып» утыра.

– Рәхмәт инде, – дим эчтән генә, – үзеңнекеләрдән урыс яса!

Ноябрь аенда президент Миңнеханов катнашында ачылган яңа балалар бакчасына, тагын бер ай үткәч, мин дә барып килдем. 14 балалар төркеменең бары тик берсен татар төркеме иткәннәр икән. Исем өчендер инде, минем кебекләр тавыш куптарып йөрмәсен, дип. Ә бит бу Әгерҗедә генә түгел, барлык Татарстанда шулай! Исем өчен генә, яңа ачылган балалар бакчасында бер татар төркеме ясап куялар да, шуның белән вәссәлам! Шулай булгач, бу үтә дә мөһим «Бәләкәч» дигән программа, мәгариф чиновникларының туган телгә битарафлыгы аркасында, татарга каршы эшли булып чыга түгелме? Юкса, Әгерҗе халкының 70 проценты – татарлар! Шул ук вакытта, бөтен шәһәргә бер татар төркеме!

Дөрес, рухи юнәлештә районда бөтенләй берни дә эшләнми, дип әйтүе кыен. Әйтик, 2011 елда бертуган Бубыйларга багышланган фәнни-гамәли конференция гөрләп узды. Тарихны онытмаска тырышалар… Динне үстерүгә күпмедер көч куела… Ә менә туган телгә игътибар бөтенләй юк!

Әле ул өстә әйтелгән балалар бакчасындагы татар төркемнәрендә дә хәтта, балаларны тырышып-тырышып урысча өйрәтергә керешәләр: урыс теле дәресләре укытыла, математикадан башлангыч белемне урыс телендә бирәләр һәм башкалар. Бу Әгерҗедә генә түгел, республикадагы барлык балалар бакчаларында күзәтелә. Татар телендә сөйләшә торган бакчадан урыс теллегә әйләнеп кайта!

Ахыр нәтиҗә буларак, баламны теге «Бәләкәч»кә тәки бирми калдырдым.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Бәләкәчләр татар түгелмени? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии