ХАКЫЙКАТЬ БЕР ГЕНӘ, ЯКИ БЕЗ ӘЛЕ КАЯ БАРАБЫЗ?

ХАКЫЙКАТЬ БЕР ГЕНӘ, ЯКИ БЕЗ ӘЛЕ КАЯ БАРАБЫЗ?

Быелгы өстәмә мәшәкатьләр, борчылулар тудырды. Йортымны түбәсенә кадәр басты, ишек-тәрәзәләрне каплады, түбәгә дә метрга якын ятты. Рәхмәт Күн урта мәктәбе укучыларына, шактый ара үтеп, юл ачып бирделәр. Моны оештырган мәктәп директоры Флорид Зариповка рәхмәт яусын!

Түбәдә балаларны йөртеп булмый. Күршем укытучы Фәнис Миңнуллин улы Дамир белән түбәдән карны төшерделәр. Буран март ахырына кадәр уйнады бит. Ишеккә тагын кар өелгән. Фәниснең хатыны Гөлфия көрәп бирде. Менә шундый изге күңелле минем күршеләрем. Аллаһыма шөкер!

Хәзер изгелек теләп ярдәм итүчеләрне инглиз сүзе белән «волонтер» диләр. Совет чорының күренекле балалар язучысы Аркадий Гайдар уйлап тапкан сүзен чыгарып аттылар, хәтта үзара ярдәмләшүне оныттыралар.

повестенда тимурчылар ялгыз әбинең күптән кисеп ярылган утынын кешегә күрсәтми генә өеп куялар, мичкәсен су белән тутыралар, югалган кәҗәне табып бирәләр, сугышка китеп баручы әнисе белән кызын очраштыралар. Бакчалар басып, дача бистәсен дер калтыратып торган Квакиннар хәзер чып-чын бандитка әйләнделәр, кеше талап һәм үтереп яшиләр. Ә Тимур һәм тимурчылар юк инде. Аның каравы ике миллионлап бала сукбайлыкта йөри, диләр.

Аркадий Гайдар – гражданнар сугышы герое, 16 яшендә полк командиры булган шәхес. Бүген исә 16 яшьлек егетләр трай тибә, төнге клубларга йөри, наркотик матдәләр куллана, аракы эчә, сексуаль азгынлыклар эшли…

А.П. Гайдарның үз улы да – Тимур исемле, контр-адмирал, әйбәт кеше иде. Оныгы Егор Гайдарның кем икәнлеген беләсез. Хөкүмәт җитәкчесе буларак, 90нчы еллар башында ул кылган гамәлләренең ачысын-төчесен үз җилкәбездә татыдык. Русия капитализмының бүгенге вариантын төзи башлаучы иде ул. «Аттан ала да туа, кола да туа» димичә, ни дисeң инде. Шуңа күрә, безнең тормыш та ала-кола булып чыкты. 20 ел үтте, бер дә агарырга уйламый. «Волонтер»ның мәгънәсе «доброволец» сүзенә якын. Аннан нигә урыс телен алынмалар белән тутырырга? Болай да, капитализм төзи башлагач, телебезгә әкәмәт сүзләр кереп тулды: (бусы эт өрүе кебек), ваучер, менеджер, , , , «Бон Бекон», «Бизнес ланч» һәм башкалар.

Урыс теле хисабына татар телен укыталар, татар телен укыту программасыннан алыгыз, чөнки балалар урыс телен начар беләләр дип, Казанда урыс шовинистлары һәм аларга ияргән кайбер татар әниләре дә пикетка чыкты, Д.Медведевка, В.Путинга хатлар юлладылар. Әнә шулай Русиядә урыс милләтен генә формалаштыру өчен тырышалар. Татар телен мәктәптән куарга телиләр.

һәркем үзен дөрес дип саный, әмма хакыйкать бер генә: безнең җәмгыятьтә әхлакый түбәнлек хөкем сөрә. Мәктәпләрдә кадет сыйныфлар гына ачу, патриотик тәрбияне торгызырга тырышу, динне укытырга керешү, Мәскәү һәм бөтен Русияне яңа төзеләчәк чиркәүләр белән тутыру – әхлакны яхшыртмый ул. Яшьләр арасында наркомания, эчүчелек, караклык, битарафлык, азгынлык, кешелексезлек таралганнан тарала бара. Мондый яшь кеше волонтер була алмый инде. Өстәл төеп, кычкырып кына моны хәл итеп булмый. Җәмгыять үзе башта чистарынырга тиеш, аннан тәрбияләргә. Совет чорында уңай нәтиҗәләр биргән гамәлләрне кире кайтарырга кирәк. Ни хикмәт: властьлар патша Русиясендәге флагларны да, ленталарны да, орден-медальләрне дә, гербын да, думаны да кире кайтарды. Хәер, авылдан шәһәр халкына түбән бәядән азык-төлек саттыруны, Владимир Ильич Ленин башлап җибәргән шимбә өмәләрен оештыруны, җәмәгать эше дип, бушка эшләтүне… социализмнан алдылар. Бездәге «тәҗрибәне» кушсакмы? Күптән Гани бай булыр идек?

Каләм ияләре еш кына: «Без әле кая барабыз?» – дигән сорау куя. Килеп җитмәсәк ярый инде. Кая барырга белмәбез чөнки…

.

, .

 

Комментарии