- 18.08.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №33 (16 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Без, Казан шәһәреннән бер төркем өлкән яшьтәге апалар сезгә шундый әйбәт гәҗит чыгарганыгыз, яраткан Айгөлебезнең (Айгөл Закирова – ред. иск.) кыю, олы яшьтәгеләр өчен дә кирәкле, үзебезгә рухи азык, җан дәвасы ала торган мәкаләләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Айгөлгә алга таба да иҗади уңышлар телибез. Без һәр мәкаләне җентекләп, анализлап укыйбыз, үзебезгә файдалы нәтиҗәләр чыгарабыз.
«Безнең гәҗит»нең 26нчы санында басылган (28 июнь, 2017) «Себеркене дә Кытайдан сатып алмыйк инде!» дигән мәкаләне дә игътибар белән укып чыктык. Бу мәкаләдә Балтач районы, Норма авылында яшәүче аксакал Госман Хәсәншин, аның гаиләсе, аларның усак агачыннан дәвалау үзлекләренә ия булган кул эшләре турында язылган иде. Без, өлкәннәр – күбебез сугыш чоры балалары. Башыбыз да авырта, эчке авырулар да үзләрен сиздерә. Безгә дин сабаклары бирүче абыстаебызның Балтачта белгән кешеләре яши икән. Абыстай шул кеше аркылы безгә баш авыртуын баса торган амулет-тәкыялар да, эч авыртуларыннан файдалана торган башка әсбаплар да соратып алды. Алланың рәхмәте белән, берәр атнадан шуларның файдасын күрә башладык бит! Өстәвенә, бу әйберләр шул кадәр зәвык белән эшләнгән, Мәскәүдәге Халыкара ярминкәгә куйсаң, һичшиксез, алтын медальгә лаек булырлыклар. 70 яшенә якынлашып килүче Госман абыйның, аның гаиләсенең шушындый шедеврлар ясый алуына шаклар каттык. Рәхмәт аларга.
Шундый гаиләләрне табып, аларның тормышлары, кул эшләре турында язган өчен, Айгөлгә дә рәхмәт. Безнең буын кешеләренең аздан гына хәтере кала, аздан гына күңеле була.
Бер төркем апалар,
Казан шәһәре
Комментарии