Домофоның булса

Күрше подъезддагы танышым керде дә: «Мин кичә бандит тоттым бит әле», – ди. Яше сиксәндәге, күбрәк ятып тора торган карчык үзе. Мин, гаҗәпләнеп: «Кайда, ничек тоттың аны?» – диюемә, сөйләп китте. «Теге икебез дә яратып карый торган сериалны карап утыра идем, домофоным шалтырады. Кем булыр, дим. Балаларда домофон ачкычы да, фатир ачкычы да бар. «Бу әби гел өйдә», – дип, ачкычын онытып калдырган күршеләрдер, дип, сорамый-нитми генә төймәсенә бастым домофонның. Сериалны тәмләп карарга комачаулаганы өчен, мырлап, зал ягына кире чыктым. 5 минут үткәндерме, юктырмы, тагын домофонга бастылар. «Бәрәч! Бая ачылмады микәнни?» – дип, кабат алгы якка чыктым. Бу юлы: «Кем бар анда?» – дип, урысча да, татарча да сорадым. Җавап бирүче булмады. Шулай да тагын төймәгә бастым. Кино беткәнче 5-6 тапкыр кабатланды. Соңгы тапкыр шалтыратуга, ишек катында торган плащны эләктердем дә (өстемдә халат кына иде), башыма «на ходу» гына башлык чәпәп, аякка ишек төбендә торучы дежур галошны киеп (аның берсе баскычтан төшкәндә төшеп калды), өченче каттан аска томырылдым. (И-и, сөйләгән була бит! Башка вакытта, мышный-мышный, көчкә ябышып менеп-төшеп йөри!) Подъезд ишеген ачып җибәрсәм, 2-3 классларда укучы ике малай домофон төймәләренә басып тора. Берсенең якасыннан эләктереп алдым да, подъезд эченә сөйрәдем, берсе качты. Куртка якасыннан тотып селким тегене, кем өйрәтте мондый начарлыкка, кем котыртты, дим. «Мин сине таныйм, кем малае икәнлегеңне дә беләм. Хәзер милиция чакыртам! Әти-әниеңә штраф салырлар», – дим. Үзем танымыйм инде, билгеле. Малай елый ук башлады. Бераз ачуландым да, чыгарып җибәрдем».

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии