Гаиләме, мәктәпме?

Матбугатта хәбәр ителгәнчә, шушы көннәрдә Дәүләт Советында Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия утырышында милли мәгариф хәлләре турында сөйләшү булган. Шунда әйтелгән кайбер фикерләргә үземнең карашымны газетаның могтәбәр укучылары белән уртаклашып алырга булдым. 
Беренчедән, Дәүләт Советында милли мәгариф турында сөйләшү бик кирәкле, күркәм күренеш. Бер теләк: андый әңгәмәләрдә берничә генә булса да татар теле, әдәбияты укытучыларын һәм галимнәрен катнаштыру мәгъкуль булыр иде. 
Бу утырышта мәктәпләрдә татарча укыту, татар теле, әдәбияты укытучылары әзерләү мәсьәләләре турында әңгәмә кору табигый: хәзерге дәвердә татар телен өйрәтү-укытудагы, аны белү-кулланудагы проблемалар күп ярым, буа буарлык. Алар инде бу комиссия утырышларында гына хәл итеп бетерерлек түгел. Шулай да монысының да аз гына булса да файдасы тими калмас дип фараз кылыйк. 
Республикабызның мәгариф министры Илсур Һадиуллин әлеге утырышта милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларны хәл итүнең бер юлы ике һәм аннан да күбрәк телдә укыта алырлык укытучылар әзерләү дип дөрес әйткән. Тик «аннан да күбрәк телдә укыта алырлык укытучылар әзерләү» дип, арттырыбрак җибәргән. Булмастай эш турында сөйләргә кирәкми, ә ике телдә укыта алырлык педагоглар әзерләү – булырлык һәм кирәкле гамәл. Министр фикерен куәтләп шуны әйтергә кирәк. 
Илсур әфәнде бу нәрсәне яхшы белеп сөйләгән, чөнки ул Казан педагогика университетында укыган кеше. Бу уку йортында исә барлык предмет (фән) укытучыларын да диярлек татар һәм рус телләрендә укыта алырлык итеп әзерлиләр иде. Хәзерге хакимият әһелләре өчен сабак булсын: республика җитәкчеләре (җитәкчесе дип әйтү дөресрәк тә булыр) заман таләпләренә җавап бирерлек, республика өчен бик кирәкле ике телдә эш итә торган, Русия вузлары арасында иң алдынгылардан саналган Казан педагогика университетын ныклап уйлап тормыйча бетереп ташлап, гафу ителмәслек хата ясадылар. Моның зур ялгыш булганлыгы ачыкланды инде. Хәзер хатаны төзәтергә – бу уку йортын торгызырга кирәк. Әмма моны никадәр тизрәк эшләсәң, шулкадәр яхшырак булачак: республиканың үзенең абруйлы югары педагогика уку йорты булырга тиеш. 
Утырышта күптән бара торган бәхәс кузгатылган: туган телне кем өйрәтергә тиеш – гаиләме, мәктәпме? Бу мәсьәләдә бердәм фикергә киленмәгән. «Туган телне сакларга ниндидер закон проектлары ярдәм итәчәгенә ышану – ахмаклык. Дәреслекләр алуга зур сумма тотылса да, мәктәпләрдә туган телләр укытылса да... Бала үз гаиләсендә туган телен ишетми икән, бу тырышлык бушка булачак», – дигән комиссия әгъзасы – урта педагогик уку йорты җитәкчесе. Шундый җитәкченең тупас ахмаклык сүзен урынсыз кулланып сөйләве ямьсез күренеш булса, закон проектлары да (ни өчен проектлары гына, законнарның үзләре түгел? – Р. Ю.), мәктәптә туган тел укыту да баланың туган телен өйрәнүе дә бушка булачак дип әйтүе – зур ялгыш. Гаиләдә бер сүзен дә өйрәнмәгән һәм белмәгән чит телләрне уку йортларында ничек итеп камил дәрәҗәдә өйрәнеп чыгалар икән соң?
Комиссиянең икенче бер әгъзасының: «Тел проблемасын гаилә дә хәл итә алмый», – дип кистереп әйтеп, балаларга туган телне өйрәтүдә гаиләнең ролен инкарь итү дә дөрес түгел. 
«Балага туган телен кем өйрәтергә тиеш, гаиләме яки мәктәпме?» дигән сорау кую гомумән дөрес түгел. Бу эш белән аларның икесе дә нәтиҗәле итеп, җиренә җиткереп шөгыльләнгәндә, туган телләрен камил белгән балалар һәм яшьләрне уңышлы рәвештә тәрбияләп үстереп була. 
Балага сабый чагыннан ук туган телен өйрәтү – ата-ананың, бигрәк тә ананың изге бурычы. Нарасый беренче чиратта телне әнисеннән өйрәнә. Беренче сүзләрне ул анасын имгәндә үк ишетә башлый, шуңа күрә татарлар туган телне, кадерләп, ана теле дип атаганнар, балага туган тел ана сөте белән керә, дип әйтәләр. Ата-анасы, әби-бабасы дөрес тәрбия бирә белгән гаиләдә балалар туган телләрендә дөрес, матур итеп сөйләргә-сөйләшергә өйрәнеп җитәләр, аның сөйләм формасын, ягъни туган телнең ныклы нигезен үзләштереп өлгерәләр. 
Әмма төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында һәр ата-ананың да, ягъни гаиләнең, балаларына туган телне камил итеп, аның әдәби формасында өйрәтергә мөмкинлекләре булмый. 
Туган телне, аның әдәби формасын камил итеп өйрәтүнең гасырлар буена сыналып килгән, ышанычлы урыны ул – мәктәп. Балалар туган телләреннән гаиләдә алган белемнәрен мәктәптә махсус белгечләр – укытучылар, дәреслекләр, уку әсбаплары, техник җиһазлар ярдәмендә ныгыталар, киңәйтәләр, баеталар, туган телнең фәнгә нигезләнгән әдәби нормаларын үзләштерәләр. 
Хәзерге цивилизация заманы кешеләренә хезмәт итә торган әдәби тел ул – халык күп гасырлар буена барлыкка китергән сәнгатьле (матур) әдәбият һәм фән-техника теле, нык үскән, катлаулы, камил тел. Шуңа күрә балалар аны бөтен үзенчәлекләре белән гаиләдә генә үзләштереп бетерә алмый (ата-анасы югары белемле, тәҗрибәле педагог булган сирәк очракларны исәпкә алмаганда). Шуның өчен дә цивилизацияле дөнья мәктәп дигән бик әһәмиятле оешма-учреждение уйлап чыгарган. 
Димәк, балаларны дөрес, матур, камил итеп туган телләренә өйрәтү өчен, гаилә дә, мәктәп тә кирәк. Бала ана телен гаиләдән өйрәнеп килсә, ул мәктәптә югары дәрәҗәдә яхшырак итеп, тизрәк, җиңелрәк үзләштерә. Бу – дәлилләп, шәрехләп торуны да таләп итми торган хакыйкать, аксиома. 
Балага тел өйрәтү гаилә эшеме, мәктәп бурычымы дип сүз көрәштерүчеләр алар – ялкауга ял принцибы белән эш итеп яшәүчеләр дип әйтергә була. Баласын намус белән өйрәтүдән котылырга теләгән ата-ана үз вазыйфасын мәктәпкә генә йөкләргә омтыла, үзләренең эшләрен, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарырга күнекмәгән укытучы-педагоглар балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә алмаулары өчен ата-аналарны гаепле итеп калдырырга тырышалар. 
Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, туган телләрен начар белгән яки бөтенләй белмәгән балалар өчен гаеп атта да, тәртәдә дә, ягъни ата-анада да, мәктәптә дә була дияргә мөмкин. Ләкин бу изге эшнең нәтиҗәлелеге өчен төп җаваплылык рәсми мәгариф учреждениесе уку йортына төшә. 
Югарыда әйтелгәнчә, хәзер милли мәгариф системасында балаларга туган телләрен өйрәтү-укытуда проблемалар, хәл итәсе бурычлар күп. Татар мәктәпләренең бүгенгечә эшләве, рус мәктәпләрендә татар теле укыту хәзергечә дәвам итсә, безнең туган телебезнең тормыштагы роле, әһәмияте, сыйфаты көннән-көн түбәнәя, әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең дә нигезе какшаячак, җимерелүгә таба барачак. 
Бәхәссез: хөкүмәт белән парламенттан, ягъни республиканың җитәкчеләреннән татар телен саклау, өйрәтү, куллану мәсьәләләре белән, проблемаларны ныклап тикшереп, махсус программа буенча җитди һәм нәтиҗәле шөгыльләнү таләп ителә. Чаң сугар чак җитте. Мәсьәләгә җиңел карау вакыты узды, бераздан соң булырга мөмкин. 
Академик Рүзәл ЮСУПОВ, 
Казан шәһәре

Комментарии