«Бер җөмлә өчен прокуратурага чакырдылар»

«Бер җөмлә өчен прокуратурага чакырдылар»

«Азатлык» татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин соңгы елларда ныклап мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә башлады. Ул күптән түгел Казанда «Татар акчасы музее» ачты, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» китабын чыгарды. Татар шәхесләренә багышлаган шоколадлар эшләтеп, балаларга өләште, олпат язучыларыбызның, тарихи даталарыбызның берсен дә төшереп калдырмыйча, чаралар уздыра. Бу эшләреннән тыш, «Төрки караш» дигән гәҗит тә чыгара әле ул. Гәҗитнең чыга башлавына быел биш ел булды. Һәм әнә шул юбилейны Казан прокуратурасы үзенчә «котлаган».

Бу гәҗитнең төп максаты – төрки халыкларны берләштерү, аларның мәдәнияте, тарихы, сәнгате, ниндидер бәйрәмнәре һәм яңалыклары турында сөйләп бару. Биш мең тираж белән нәшер ителүче «Төрки караш» елга бер яки ике тапкыр чыгып килде. Аны нәшер итү өчен акчаны (ә ул аз сумма түгел) милли хәрәкәттәгеләр үзләре чаралар вакытында тиенләп җыя иде. Һәр нәрсә матди якка килеп терәлгәнгә күрә, ай саен чыгара алмадылар. 2015нче елның октябрендә беренче саны дөнья күрүен искә алып, Наил Нәбиуллин быелгы санын да шушы айда чыгарырга уйлаган. Шулай туры килде: бу вакытта Карабах өчен Әзәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында сугышның көчәйгән вакыты иде. Әлеге уңайдан, «Төрки караш»ның беренче битендә Наил бу темага кагылган: «Азәрбайҗан, кардәшләребез! Безнең йөрәкләр сезнең белән! Азербайджан, наши сердца с тобой!» – дигән язу һәм әлеге илнең байрагы рәсемен чыгарган. Казан прокуратурасы исә моны милләтләр арасында низаг чыгарырга мөмкин дип, кабул иткән.

– Төрки халыклар буларак, без аларның проблемаларыннан читләшә алмыйбыз. Ләкин бүгенге көндә илебездә сүз иреге шактый авыр хәлдә булу сәбәпле, гәҗитебездә турыдан-туры Карабах сугышына, андагы низагка кагылмадык. Шулай да, рухи яктан әзәрбайҗан кардәшләребезгә теләктәшлек белдерергә ниятләдек. Шуңа күрә беренче биткә бу сүзләр язылды да. Гәҗитне чыгардык, аны күреп әзәрбайҗаннар социаль челтәрләрдә татарларга бик күп рәхмәтләр әйттеләр, күңелләре сөенде. Шуның белән онытылды. Бер көнне исә телефоныма шалтыратып, мине прокуратурада эзләүләрен хәбәр иттеләр. «Төрки караш» гәҗите буенча сөйләшергә чакырдылар. Бардым. Прокурор урынбасары Ленар Вәлитов башта гәҗит турында шактый сораштырды. «Ник чыгарасыз, ни өчен?» – ди. Мин сөйләдем, аңлаттым. Соңыннан ачыкланды: мине прокуратурага «Азәрбайҗан, кардәшләребез! Безнең йөрәкләр сезнең белән!» дигән алты сүздән торган җөмлә өчен чакырганнар икән. Прокурор урынбасары кулыма кисәтү кәгазе тоттырды. Анда исә низаг барган вакытта бу сүзләр белән гәҗит бастыру милләтара низаг чыгарырга мөмкин, диелгән. Мондый әйбер көтмәгән идем мин. Чөнки милләтара низаг уяту беркайчан да башыма да килмәде, килмәс тә иде. Моның белән килешмим. Адвокат белән дә сөйләштек. Ул да шаккатты. Якын көннәрдә бу кисәтүне без район мәхкәмәсенә бирәчәкбез, әгәр анда безне якламасалар, Татарстанның Югары мәхкәмәсе, анда да якламасалар, Европа мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкбез. Мин монда беренче чиратта сүз иреге кысылуын күрәм. Сүз иреге исә безгә Русия Конституциясенең 29нчы маддәсе белән гарантияләнә. «Һәр кешегә сүз һәм фикер иреге гарантияләнә», – диелгән анда. Кайда монда гарантия? Мин монда хәзер кардәш саналган милләткә теләктәшлек тә күрсәтә алмыйммыни? Бу минем өчен акылга сыймаслык. Без демократик дәүләттә яшибез бит. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйсы килә. Минем туганым бар ди. Ул үзенең күршесе белән талашкан вакытта мин туганыма: «Йөрәгем синең белән», – дип әйтәм икән, «Ике кеше арасында син низаг тудыручы!» – дип, ул вакытта да кисәтү тоттырырлар иде микән? Бу бит сафсата. Прокуратура гәҗитне экспертизага тикшерүгә җибәргән. Алар экстремизм чаткылары эзли. Без үзебез дә гәҗитне бәйсез экспертизага бирәчәкбез. Бу – прокуратура тарафыннан аңлашылмый торган адым. «Төрки караш» гәҗите 5 мең тираж белән чыга, ул бушлай таратыла, аның бердәнбер максаты – белем бирү, мәгърифәтчелек. Ә әзәрбайҗаннарга килгәндә, без 2012нче елдан бирле һәр ел саен Ходжалы геноциды көнендә әзәрбайҗаннарның корбаннарын искә алабыз, урам чаралары уздырабыз. Ягъни, без аларга даими рәвештә теләктәшлек күрсәтәбез. Чөнки, минемчә, туганнар шундый булырга тиеш. Бу – мантыйклы. Татарлар, әзәрбайҗаннар – без бит туганнар. Безнең аларга теләктәшлек күрсәтүебез – табигый хәл! Миңа прокурор урынбасары әйтә: «Законда массакүләм мәгълүмат чаралары милләтара гармонияне сакларга тиеш», – диелгән. Әгәр газетада: «Әрмәнстан – начар, Әзәрбайҗан – молодцы», – дип язсак, ул низаг тудырачак. Ә сезнең гәҗитнең беренче битенә карауга ук нәкъ шундый фикер туа», – ди. Мин моның белән килешмим. Без, беренчедән, Әрманстанны бөтенләй телгә алмадык, икенчедән, ниндидер милләткә бәя бирмәдек. Мин дә прокурор урынбасарына әйттем: «Мин – дивана түгел, үзем дә юридик факультетны тәмамлаган кеше. Нинди дәүләттә яшәвебезне дә бик яхшы беләм. Ялгыш куелган өтер өчен дә җавап бирергә туры килүе бар бездә. Вконтактеда лайк куйган өчен кешеләрне хөкем итәләр. Мин беләм аны. Гәҗитемдә каршы якны телгә алмадым. Карабах сүзен кулланмадым. Мин аның әрмәннәрнеке яки әзәрбайҗаннарныкы булырга тиешлеген дә әйтмәдем. Теләк булса баганага да бәйләнеп була инде ул. Бу гаепләүләр уйлап чыгарылган дип саныйм», – дидем. Прокуратурага чакырып кисәтү кәгазен бирүләренең максаты нәрсә булуын сорадым. «Минем бурыч – кисәтү генә, мин берни дә хәл итмим. Югарыда торган җитәкчеләрем бар», – дип җавап бирде.

Әйткәнемчә, моңа күз йомып калдырмаячакбыз. Конституциядә гарантияләнгән хокукларыбызны яклаячакбыз. Бу хәлләрне сүз ирегенә кизәнү буларак кабул итәм. Мин бит үземнең сәяси позициямне яшермим. Татар буларак, кардәш халык саналган әзәрбайҗаннарны яратуым табигый хәл. Без бары тик теләктәшлек белдерергә генә теләдек, – ди Наил Нәбиуллин.

Айгөл ЗАКИРОВА

«Бер җөмлә өчен прокуратурага чакырдылар», 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии